Табибның җылы сүзе дә дәва

Бабамның үлеме сәбәпче булдымы, әллә башка нәрсәме, үземә төрле максатлар куеп, шуларның чынга ашасына хыялланып йөргән бер мәлдә, авырып китеп, урын өстенә егылдым. Нәкъ менә шул чакта ак халатлы фәрештәләр (табибларны мин шулай дип әйтергә яратам) ярдәм кулы сузды.

Мине үземнең участок табибы Илфат Миркадәм улы Шәймарданов караганнан соң, уролог кабинетына җибәрде. Элегрәк Фәрит Фатыйх улына мөрәҗәгать иткәнем булды, бу юлы аның ялга киткәнлеге ачыкланды. Шунлыктан анда башка табиб – Руслан Павел улы Дмитриев кабул итә иде. «Минем авыруымны ачыклый алырмы икән, ничек кабул итәр» дигән борчулы уйлар миңа тынгылык бирмәде. Табибның җылы каршы алуы, даруларны ничек эчәргә кирәклеген аңлатуы аның яхшы күңелле, авыруларны бер караштан ниләр борчыганын белә алырлык табиб икәнлегенә ышандырды. «Бөерләрегезгә зыян килгән, хирургия бүлегендә ятып дәваланмыйча булдыра алмассыз», – дигән сүзләренә каршы килмәдем – әйтелгән палатама юнәлдем. Хирургия бүлегендә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары күзәтүе астында, үземә тиешле дәваны алдым. Аларның авыруларга карата сабыр, ачык йөзле булулары мине сокландырды. Табиб хезмәте – зур сабырлык сорый торган эш. Монда ятып дәваланганда да, табиб Руслан Павлович көн дә кереп авыруларның хәлен белеште, аз гына борчылып торганны күрсә дә, үз туганыдай якын итеп кайгырды, төпле киңәшләрен бирде, УЗИ, рентген кабинетларына төшәргә кирәк булган чакта, ялгызыбызны гына җибәрмичә, безнең белән бергә керә иде.

Яшь уролог Руслан Павел улы табиб һөнәренең ни дәрәҗәдә җаваплы булганлыгын аңлап эшли. «Ак канатлы фәрештә» исеменә лаек булыр өчен, медицина өлкәсендә кулланыла торган терминнарны яхшы белү генә түгел, ә нәкъ менә табигать биргән мөмкинчелекләреңне дә тиешенчә куллана белергә кирәктер. Руслан Павлович кебек табиблар, шәфкать туташлары күбрәк булса иде.

Илзия ХАРИСОВА,

Кукмара районы

Комментарии