Шатлык белән кушылган күз яшьләре

Мин 1941нче елның 1нче сентябрендә дөньяга килгәнмен. Абыем өч яшендә булган. Әнием 30 яшеннән тол калды, фермада сыер савучы булып эшләде. Барлык ферма эшләре алар кулында булды, бушлай, эш көне таягына эшләделәр. Мин әниемне күрмәдем дә, төнлә китте, төнлә кайтты. 30 ел буена сыер савып, 8 сум пенсия алды. Абыем 30 ел тракторда эшләп, пенсиягә чыкты, тик шул аз пенсиясенең дә рәхәтен күрмичә үлеп китте.

Безнең бала вакытыбыз бик кыен вакытка туры килде, ашарга юк, ягарга юк, кияргә кием юк. Безнең якта урманнар юк, шуңа күрә утын әзерләп булмый. Кыш җиткәч, өч гаилә бер булып, бер өйдә кыш чыга идек. Салам ташып, мич ягалар иде.

Без – балалар, бала чакны күрмәдек тә, белмәдек тә, мәктәптә укыганда, кыш көне йорт саен кереп көл, тавык тизәге җыеп, кырга илтеп бушата идек. Эш эшләгәндә көчебез җитми, елыйбыз. Җиде класстан соң бөтенләй укырга мөмкинлек булмады. Шуннан «Дизел» тракторына сабан кыручы булып эшкә чыктым. Кичке 8дән иртәнге 8гә кадәр эшли идек. 14 яшьлек ике кыз бала яз-көз тракторда, җәй көне грузчик булып иген ташый идек. Кыш көне тегермәндә ферма хайваннарына 80шәр капчык фураж тарттыра идек. Үзебез капчык буе юк. Башта үлчәүгә, аннары чанага, аннан соң тегермәнгә ташыйбыз. Шул рәвешле ике кыш эшләгәч, районга чакырып, яхшы эшләдегез дип, 4әр метр штампель материал биреп, ашханәдә ашатып, бик мактап җибәрделәр.

1960нчы елны колхоз совхозга әйләнде. Эшләгәнебезгә абый белән акча алып кайттык. Шунда әни: «Кая бирегез әле, тотып карыйм әле, акча нинди була?» – диде. «Әнием, мә, үзеңә кирәк әйбереңне ал», – дигәч, әниебез елап җибәрде. Бу күз яшьләрендә ачыну да, шатлану да күренә иде.

Н.ӘЮПОВА,

Зеленодол шәһәре

Комментарии