Безгә булмады андый бәхетләр, яки ничек итеп мин Сабан туена бардым

Районда якшәмбе көнне Сабан туе була. Районда туганнары булганнар үткән көнне үк барып куналар. Минем, 10-11 яшьлек баланың да барасы килә. Әни бара алмый, ә мине алып барырга кеше юк.

Әби Әхмәт авылы кызы иде. Әхмәт авылында бертуган энесе бар, аның бер кызы авылда, берсе районда яши. Мин елагач, әни: «Алар белән барырсың», – диде. Мин кырлар аша гына чыгып киттем. 4 километр җәяү барып җиттем. Җиңәчи белән капка төбендә очраштык. «Безнекеләр китеп беттеләр, авылда баручы калмагандыр. Менә соңгы ат фәлән абыеңнар хәзер генә минем янымнан узып киттеләр, алар безгә туган тиешле түгелләр, шулай да утыртып бармаслармы икән, чап әле. Әнә Кужак ягына чыгып баралар», – диде ул.

Мин чабып барып, арба артына тотындым. Бик яхшы ат җиккәннәр. Арбада әти-әнисе янында ике кечкенә бала да бар. «Сине дә утыртып бармаслармы икән дип, сезнең арттан әби җибәрде», – дидем. Гаҗәп инде, хуҗа атка сугып җибәрде. Мин барыбер алар артыннан калмаска тырыштым. Ат чапса, мин дә чабам, туктаса, мин дә туктыйм. Шулай авылны чыктык. Кырда алар ераклашты, мине курку алды. Элеккеге Казан – Ульяновск юлына чыккач, таныш түгел юллар башланды. Мин хәзер адашам, ничек тә булса аттан ерак калмаска кирәк, дип уйлап, бар көчемә чабып барып, арбага тотындым. Кулымдагы йодрык кадәрле төенчекне, кыюлыгым җитеп, арбага куйдым. Ничек булса да болардан калмаска дигән уй белән тагын күпме вакыт чапканнан соң гына, теге абый кемнәргә баруым турында сорады. Зәйнәп апаларга, дим. Кайда торалар, ди. Иң кырый йорт, озын баскыч сөяп куйганнар, дип әни юлны өйрәтеп җибәрде, дидем. Юл өстендә берничә генә йортлы иске авыл бар иде, шунда җиткәндә туктатып утыртты. Аягымны салындырып, артка карап утырдым. Районга кергәч, шуннан ерак түгел, дип төшереп калдырды. Баскыч белән кырый йортны эзләдем дә соң. Баскычны алганнар да йорт янына ике йорт төзегәннәр икән.

Менә мин ничек итеп Сабан туена бардым. Әти, бабай, әни туганнары сугыштан кайткан булсалар, мин дә ишегалдыннан ук атка утырып чыккан булыр идем. Без күрмәдек шул андый бәхетләрне…

С.ӘХМӘТОВА,

Буа районы

Комментарии