- 27.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №25 (25 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Районыбызның «Хезмәт даны» газетасын алып, андагы «Тәмле булса, тәлинкәдә башка калмый» дигән язмасын укыгач, рәсеменә карап бик озак уйланып утырдым. Мин – сугыш чоры баласы, кечкенә чакларны искә алып, шуларның берничә мизгелләрен язып җибәрергә булдым.
Әтием 1942нче елның февралендә сугышка киткәндә, миңа 40 көн булып, иң олы абыйга 9 яшь булган. Әтиебез сугыштан кайтмады. 4-5 яшьләр тирәсендә үзебезнең урамнан әниемнең итәгенә асылынып, өстерәлеп, мышный-мышный елап: «Әни, ипи бир әле, ашыйсым килә», – дигәннәрем хәзер дә хәтердә. Ә әни, башымнан сыйпый-сыйпый: «Хәзер кайткач берәр нәрсә табарбыз», – дип юата иде.
1949нчы елда иптәшләрем беренче сыйныфка укырга киттеләр. Кияргә киемем булмаганга, мине әни җибәрмәде. Беренче сыйныфларны укытучы Сара апа өйгә килеп, мине мәктәпкә алып китте, өйләренә алып кереп ашатты, киемнәр бирде. Без мәктәптән ерак тормый идек. Мәктәпкә якын торган балалар, өч дәрес тәмамлангач, озын тәнәфестә өйләренә кайтып, тамак ялгап киләләр. Беркөн мин дә кайтып карадым, тик берни тапмый кире киттем.
Шулай әкренләп еллар уза торды. Абыйлар бер-бер артлы эшкә урнаша башладылар. Мин үзем дә җәйләрен көтү көтеп, бераз үскәч, атлар җигеп эшкә китә идем. 1960нчы елны 10нчы сыйныфны тәмамлап, Казандагы 10нчы училищега укырга кердем. Анда бораулаучылар әзерлиләр иде. Училищеда өч тапкыр ашаталар. Өч малай, 10 сум түләп, фатирда яшәдек. Яшь вакытта кичләрен урамга да чыгасы, кинога да барасы килә – акча гына юк. Дәрестән соң вагоннар бушатырга барабыз. Кыш көннәрендә ул күмерләрне бушату бигрәк тә авыр иде. Бер вагон бушату 25 сум, шуны 5 кешегә бүләбез.
Бер кичне йоклап булмый – ашыйсы килә. Әллә урамда берәрсенең сәгатен салдырыйммы икән дип уйлап яттым. Аллага шөкер, шул дәрәҗәгә кадәр барып җитмәдем. Ходай саклады.
Бу яшьлекләр, ачлык вакытлары артта калдылар. Инде олыгайдык. Хәзерге балаларга безнең күргәннәрне күрмичә, сугышлар булмыйча, әти-әниләр белән бергә яшисе дә яшисе.
Марат ХИСМӘТОВ.
Кукмара районы.

Комментарии