УРЫС ӨЧЕН КАЙГЫРАБЫЗ

«Туктагыз, уйланыгыз» (16 гыйнвар, 2013 ел) дигән мәкаләне укыгач, авторга үз уйларымны җиткерергә булдым. Хөрмәтле Вакыйф Кыямов! Татарстанда гомер буе урыслар өчен бар шартларны тудырып яшәдек һәм яшибез. Шуңа дәлил итеп үзем белгән һәм күргән фактларны китерәм.

Совет чоры гөрләп чәчәк аткан вакытларда безнең Лаеш районында барлык урыс авыллары совхоз иде, ә авыллары колхоз булды. Совхозларда яшәү шартлары бик күпкә уңайлы иде. Анда эшләүчеләр ай саен хезмәт хакы алды, ял көне ял иттеләр. Эшчеләргә – фатир, дип өйләр салып бирделәр. Паспорт алырга теләүчеләргә проблема булмады. Ал да, рәхәтләнеп теләгән җиреңә барып урнаш. Ә авылларында бу хыял гына иде.

Иң зур дуңгыз фермалары татар авылларында булды. Совхоз эшчеләре пенсиягә 45 сум белән чыктылар. Колхозчыларның хезмәт хакы турында сөйләп тә торасы юк. Шуңа күрә колхозда эшләгән еллар стажга да кермәде. Яшәр өчен башка чара булмаганнан, безнең авыл хатыннары 30ар литр сөтне Казанга күтәреп барып, сатып кайталар иде. Колхозчының пенсиясе 8 сум иде, аннан 12 сумга күтәрделәр. Колхоз булган авыл кибетләренә ипи дә кайтарылмады.

Ә укырга керүнең никадәр авыр булганын татар балалары үзләре генә белә.

Югарыда әйтелгәннәрнең нәтиҗәсе буларак, безнең Хәерби авылы тирәсендә совхоз булган урыс авыллары барысы да шәһәрләргә таралып бетте.

Колхозда эшләгәннәрнең пенсияләре әле дә чагыштырмача бик аз. Урысларга хөрмәт йөзеннән бер урыс булган җирдә 10 татар урысча сөйләшә.

Төртсәң күз, сөйләсәң сүз, дигәндәй калганын әйтеп тә тормыйм.

Совет чорында да урыслар белән дус булдык, әле дә дус яшибез. Шулай да безне дус итеп, бер урысның да татарча сөйләшкәне юк әле, һаман безне урысча сөйләштерәләр. Рәис Якуповның «Безнең гәҗит»тә басылган «Бетерү» (16 гыйнвар, 2013), Фәүзия Бәйрәмованың «Стратегиянең максаты – милләтләрне бетерү» (27 февраль, 2013) дигән мәкаләләрен укыгач, ирексездән уйга калам. Динебез, милләтебез, телебез өчен кайгыртасы урында күбрәк урыслар өчен кайгырабыз.

Вакыйф әфәнде, чагыштырып карасак, урыслар – диңгез, ә без – тары бөртеге. Урыс бетмәс, ә без бетәрбез дип куркам. Күрәсең, безнең уйлар һәм борчулар ике төрле. Бәлки кемдер я мине, я сезне төзәтер.

Галимҗан САЛИХҖАН улы ГАЙНЕТДИНОВ.

Лаеш районы, Хәерби авылы.

Комментарии