- 27.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Минем әнием Рәхимә элеккеге Кузнечиха районы, Төгәлбай авылында Кәлимә әби белән Билдан бабай Ганиевләр гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Барысы биш кыз, бер малай туа. Хәзер берсе дә бу дөньяда юк инде. Ул елларда Куйбышев районы, Ямбакты авылында Төгәлбай авылыннан булган Кәримә исемле апа кызы Сания белән яшәгән. Минем әни шул Сания белән бик дус була. 1939нчы елда Сания минем әнине аларда буласы Сабан туена чакыра. Менә шунда язмыш әниемне әтием Хәнифулла белән очраштыра. Әтием зифа буйлы, матур кыяфәтле була, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Куйбышевта милициядә эшли. 1940нчы елда алар Ямбакты авылында никахлаша. Аннары Казанга күченеп, бер бүлмәдә яшиләр. 1941нче елны мин туганмын, ә 42нең июлендә миңа тугыз ай булганда, әтием сугышка китә. Сугышка киткәндә, әти белән фотога төшкәнбез. Безнең белән әнинең туганнан туганы Әсма апа да була. Бу – сакланган бердәнбер фотосы.
Әтиебез Көнбатыш фронтка эләгә, аннан берничә хаты килә. Бер хатында, авылга кайтыгыз, шәһәрдә яшәү куркыныч, дигән була. Әни Ямбактыга кайта. 1942нче елның декабрендә әти турында «хәбәрсез югалды» дигән хат килә. Гаилә ишле булганлыктан, әни Ямбактыда озак тора алмый, мине Төгәлбайга дәүәниләргә кайтара да үзе Казанга китә. Берничә ел буе мин авыл мәктәбендә укыдым. Казанда Ак ком асты урамында безнең авылдан Низамов Шәвәли абыйлар яши иде. Ул үзе Гафури урамындагы мамык фабрикасында эшләде. Ул урам янында зур гына күл бар иде. Аның тирәли шәхси йортлар. Аларның бөтен пычрагы шул күлгә агып төшә иде. 1953нче елларда Самарада ГЭС төзелде. Идел киңәйде, яңа елга порты төзелде, аның комын торбалар белән агызып, шул күлне күмдерделәр. Казанда беренче өч тугыз катлы йортлар да шул тирәгә салынды бит. Әни Шәвәли абыйларда берничә ел яши, аннан эшеннән бер бүлмә бирәләр. Шәвәли абыйның да өч кызы, бер улы бар иде. Миннән дүрт яшькә олы кече кызы Минзифа белән бик дус булдык. Әгәр Минзифа апа исән булып, бу язманы укыса, миңа хәбәр бирсен иде. Аңа хәзер 80 яшьләр инде.
Минем дә әти дип әйтәсем килгән чакларым күп булды. Урамда балаларын җитәкләп барган әтиләрне күреп, бик кимсенә идем. Әнием пенсиягә чыккач, 20 ел буе урын өстендә ятты. Ул исән чакта Казан, Мәскәү хәрби министрлыкларына язып, әтиебез турында эзләтеп карадык. Әни үлгәч, 2006нчы елны Мәскәүдән, Великие Луки өлкәсе Подберезье авылында туганнар каберлегенә җирләнгән, дигән хәбәр килде.
Флера КАВИЕВА,
Казан шәһәре

Комментарии