- 27.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сугышка әтиебез, аның абыйсы, энесе бер-бер артлы чакырыла. Әниебез өч бала белән кала. Ике ел ярымнан соң, әти сугышта алган яраларыннан, инвалид булып кайта. Култык таягы белән йөрсә дә, өйдә ир-ат, әти булу зур бәхет иде. Әти олы абыебыз Мөбәрәкҗан белән колхоз атларын карыйлар, төнлә каравыл торалар, мал-туарга кышлык печән әзерлиләр, вакытлары булганда, авылдашларга кышлык утын, печән әзерләргә булышалар, хуҗалыктагы сыерларны җигәргә өйрәтәләр, колхоз фермасындагы үгезләрне җигеп, җир сукаларга алып чыгалар. Әти янында абый бөтен эшкә өйрәнә. 12 яшьлек баланың малайлар белән уйныйсы да, су да керәсе килгәндер. Ләкин аңлату гаиләдә шул кадәр оста куелган: әти башкаларга һәрвакыт булышырга кирәклекне искә төшереп тора. Син эш рәтен беләсең, дип мактап та куя. Әгәр абый әнигә, арыдым, дип зарлана башласа, әни: «И улым, син әтиең янында рәхәтләнеп йөрисең, башкалар сине олыга саный», – дип үсендерә иде.
Бервакыт урманда утынны күп итеп әзерлиләр. Таулы җиргә җиткәч, сыер йөкне тартып менә алмыйча бик азапланган, ахырда хәлдән таеп егылган. Абый сыерны кочаклап елый башлаган, әти йөктән төшеп сыерны туарган, җилкәсе белән этеп сыерны бастырган. Шул вакыт малкайның да күз яшьләре тамганын күрәләр. Авырлык килсә, мал да елый икән. Шуннан соң әти белән абый йөкне сүтеп, бау белән бәйләп, әкренләп тау өстенә менгереп бетергәннәр. Ә сыер ул арада юл кырыендагы үләннәрне ашап, көч җыйган. Бу юлы утынны алар каравыл өен җылытыр өчен алып кайтканнар.
Бер кышны абый белән әти сыер җигеп, шактый ерактагы Гришкино авылына мәктәп директорына печәнгә китәләр. Барсалар, печән сатучы юк. Буш кайталар, туңып-күшегеп, куллары кызарып торган баланы кызганыпмы (күңеле яхшылыкта булгандыр дип уйлыйм), Варвара Федоровна аларны өйгә чакыра. Өстәлдә аш та, чәй дә, бал да бар икән. Баланың бал күргәне бармыни, кашык очына гына элеп, бер-ике тапкыр капкан. Өченчесендә әти тамак кырып куюга, абый кулын ялт итеп кире алган. Хәлне аңлаган укытучы, балны кашык тутырып алып, кыстый-кыстый ашаткан. «Әтинең карашын тоеп ашаганда тәмен белмәдем, әмма үзем алып капкан балның тәме хәзер дә авызымда тора», – дип сөйли иде абый.
Әтиебез, череп бара торган аягын сөйрәп булса да, авылыбызда бик күп ятимнәргә утын, печән белән ярдәм итте. Ул чор кешеләре аны хәзер дә рәхмәт хисләре белән искә ала. Әтиебез без алты баланы хезмәт белән тәрбияләде, кешеләргә игелек кылып яшәргә өйрәтте. Эшләгәнегез кеше өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен, дигән сүзләре безгә яшәү девизы булды.
Сугыш чоры балаларына, аларның хезмәтенә хөкүмәтебез Бөек Җиңүнең 50 еллыгына әзерлек вакытында игътибар итте. 1928-32нче елларда туган балаларның тылда эшләгәннәре исәпкә алынып, аларга «Тыл ветераны» таныклыгы бирелде. Күрше Сәлимова Сәгыйдә апа белән безнең Мөбәрәкҗан абыебызга тәтемәде ул таныклык. Алар 1932нче елның сентябрь, октябрь айларында туган. Таныклык июль аена кадәр туганнарга гына бирелә икән. Моңа абыебызның исе китмәде, җитәкче эшләрдә эшләгәнлектән, ул хәлне аңлады. Ә Сәгыйдә апаның: «Басуда бабайлар белән саз ерып, яланаяк чәчү чәчкәндә, яшебезне сорамаганнар иде, ветеран исеме бирә башлагач, туган көнем дә билгеле булган», – дип елаганы һаман да күз алдымда. Аны үземчә, аңлатып, юатып тынычландырдым, ул бер ноктага карап торды-торды да: «Безнең әти сугышка киткәндә, дүрт бала утырып калдык, Җиңүдә безнең әтиебезнең дә өлеше бар, тылдагы хезмәтебезне онытканнар дип үпкәләп утырмыйм әле. Алданрак туа белмәгәч… Үзем гаепле», – дип көлеп куйды. Шулай итеп ул үз күңелен үзе юатты. Бу хәлне Мөбәрәкҗан абыема сөйләгәч, алданрак туа белмәгәч, дигән сүзләрнең дөреслеген раслап, озак кына кеткелдәде. Шул хәлдән соң, авылга кайткан саен, кордашына атап, күчтәнәч алып кайта торган булды.
Сугыш чоры балалары булган Сәгыйдә апа да, үземнең дүрт абыем да, һәм башка бик күп ятимнәр, тормышның ачысын-төчесен күргән фидакарь тыл ветераннары, әкренләп, дөньялыктан бакыйлыкка күчеп баралар. Аларның әйтелмәгән сүзләре, җан әрнешләре дә мәңгелеккә китә. Исәннәргә вакытында тиешле ихтирам һәм игътибар күрсәтергә соңламыйк.
Земфира ГИЛАЕВА,
Мамадыш районы, Түбән Шүләнгер авылы
Комментарии