Барысы да туган ил өчен!

1941нче елның 30нчы июле. Авыр сугышлардан исән калган Коломийск чик сакчылары отряды сугышчылары чигенергә мәҗбүр. Алар арасында Львов шәһәрендәге «Хезмәт этләре инструкторлары» мәктәбенең 150 курсанты да бар. Украинаның Легедзино авылы янында чик сакчылары үзләренең этләре белән бергә дошманга каршы көрәшәләр. Бу бәрелеш тарихка этләрнең кешеләргә каршы бердәнбер сугышы буларак кереп кала.

Курсантлар фашистларга каршы кул сугышына күтәрелә, чөнки бу вакытта аларның патроннары калмый. Көчләр дә тигез түгел – фашистлар сан ягыннан өч тапкыр күбрәк. Кызылармиячеләр белән бергә аларның этләре дә сугышка ташлана. Этләр алга ыргыла, куркудан катып калган фашистларны бәреп егалар, талыйлар. Һөҗүм барып чыкмый, гитлерчылар чигенә.

Көннең икенче яртысы. Немецларның чираттагы һөҗүме. Кул сугышыннан исән калган чик сакчыларына каршы дошманның җәяүле гаскәрләре ташлана. Бу юлы аларны берничә танк саклап бара. Үзләренең тимер чылбырлары белән алар яралы солдатларны һәм этләрне таптыйлар, автоматчылар алар артыннан калган яралыларны атып баралар. Бу бәрелештә бер генә сугышчы да тоткынлыкка бирелми.

2003нче елның 9нчы маенда Легедзино авылы янында сугыш булган урында һәйкәл куела. Анда язылган сүзләрне тыныч кына укып булмый: «Тукта һәм башыңны и! Монда, 1941нче елның июлендә, Коломийск аерым чик буе комендатурасының сугышчылары соңгы бәрелешкә күтәрелде. Бу сугышта 500 чик сакчысы һәм аларның 150 хезмәт эте батырларча һәлак булдылар. Алар үзләренең туган җирләренә, биргән антларына мәңге тугры калдылар!»

Гүзәл МОРТАЗИНА,

Казан шәһәренең 16нчы татар-инглиз

гимназиясе 11нче сыйныфы укучысы

Комментарии