Кичерешләрне сатмыйк!

Кичерешләрне сатмыйк!

Тормыштагы күп нәрсә матди кыйммәтләргә бәйле. Икенче төрле әйтсәк, акчага барып төртелә. Сәламәтлек тә, белем алу да, йомыш белән берәр югарырак дәрәҗәдәге кеше янына керү дә, чираттан алга узу да… Беренче карашка бушлай булырга тиешле әйберләргә акчасыз, ришвәтсез генә ирешеп булмый шул!

Берсе йөкле, икенчесе декрет ялындагы ике ханым сөйләшкәннән бала тудыру йортындагы табибның кесәсенә салына торган “күчтәнәчнең” бәясе нарасыйның җенесенә бәйле булуын белдем һәм шаккаттым. Моннан ерак тагын кая китәсең инде!

Шушыларны азмы-күпме үз акылым кушканча аңлап, белеп торам. Шуңадыр да телевизорда яңалыклар чыгарылышы хәбәренә артык зур игътибар итмәдем: “подруга на заказ” дип сөйлиләр иде анда. Тик шулай да тирәнрәк итеп уйлап карасаң, монысына инде акыл җитеп бетми икән!

Ярар, акчага алына торган нәрсәләр бихисап та булсын, ди. Тик ничек инде рухи кыйммәтләр, вөҗдан, хис, уй-кичерешләр сатыла алсын? Намусын сатканнарны ишетеп, күреп торабыз. Тик биредә сүз җан сердәше, күңелеңне бушатучы кеше турында бит. Әгәр синдә күңел төшенкелеге булса, яки син берәр авыр вакыйга корбаны ди, сиңа күңелеңне бушатырлык, чын йөрәктән гәпләшерлек кешене “заказать” итеп була икән ләбаса! Акчаңны түлисең дә берничә сөйкемле зат сиңа ярдәмгә әзер тора!

Миңа калса, бу кешеләрнең бер-берсенә карата ышанычы, хөрмәте һәм ихтирамы бетүдән киләдер. Югыйсә үзеңнең иң якын иптәше итеп ул акчага эшләп йөрүчене түгел, ә иң ерак булса да туганын, бер кешесе дә булмаса күршесен, хезмәттәшен таныр иде.

Сюжет герое – төшенкелеккә бирелгән ханым янына ике хатын килгән. Үзләренең әлеге эшкә алынуларын аралашучан булуларыннан һәм эчкерсез сөйләшүләр яратуларыннан дип аңлаттылар. Әмма мин аларда хезмәт күрсәтелүче ханымны тынычландырырга, аңларга, киңәш бирергә омтылыш тоймадым, ә түләнәсе акча өчен генә йөрүләре сизелде. Ни өчен дигәндә, һәр кешенең үз тормышы, үз язмышы, гаиләсе, көнкүреше – шуңа бәйле рәвештә проблемалары. Якыныңның авырлыкларын, туганнарыңның газапларын бүлешеп, уртаклашып була, дустыңа киңәш бирергә мөмкин. Әмма бөтенләй чит кешегә? Хәер, акча өчен анысы да мөмкин хәл…

Чын йөрәге белән изгелектә, шәфкатьтә яшәгән, ярдәмгә омтылып торган кеше чит кешенең газап-сагышларын бушка да тыңлый, минемчә.

Әйдәгез, күңел кичерешләрен, ихлас шатлык, йөрәк өзгеч кайгы-хәсрәтләребезне дә сатмыйк инде! Алар гына булса да ихлас, чын, бәясез булып үзебездә калсын!

Кадрия ХӘСӘНОВА.

КФУ студенты.

Комментарии