Шатлыгым зур

Без – сугыш чоры балалары. Әле илнең бик хәерче вакытларында да олы яшьтәге кешеләрне язгы-көзге хөкүмәт бәйрәмнәрендә матди булмаса да, рухи яктан гына булса да тәбрикләргә онытмыйлар иде. Без шул вакытларны күреп үстек. Хәзер инде без дә елдан ел кимеп барабыз.

Кадерле «Безнең гәҗит» укучылары! Безнең турыда дәүләт башлыклары уйламый дисәк тә, уйлаучылар бар икән.

Тәрәзәләрне ел саен берәмләп пластиклысына алыштырып бетердек. Берничә елдан соң тәрәзәләрне бушлай тикшереп чыгарга кирәк, дип хәбәр иттеләр. Килегез, дидем. Вакытында-көнендә килеп тә җиттеләр. Икәү. Берсе сөйли, берсе – өйрәнчек. Менә шушы минутта тәрәзәләрне алтышар меңгә яңартып та бирәселәр икән. Өч тәрәзә нибары 18 меңгә чыга, ди. Мин чүттән генә риза булмый калдым. Хатыным Гөлнур гына тегеләрнең эшен бозды. Йөзләре зәңгәрләнеп чыгып киттеләр. Әле хәзер дә ара-тирә шалтыраткалап, хәлебезне белеп, килик инде, дип ялварып торалар. Тәрәзә рамнары агач булганда безне белүче дә юк иде.

Бервакыт ишек төбендә матур гына кыз басып тора. Аркасында дыңгычлап тутырылган рюкзак. Кулында фотосы ябыштырылган таныклык. «Мин Горгаздан. Газ приборларын тикшерергә килдем», – дигәч, керттем. Газ плитәсе тирәсендә әйләнде-әйләнде дә, аркасындагы капчыктан янгын сигнализаторы-анализаторы алып, шуны арзанга – берничә меңгә генә сатам, дип мактый башлады. «Сеңлем, бу прибор миндә бар. Арзан гына тора ул», – дип чыгарып җибәрдем. Бервакыт бу кызны үзе шикелле яшьләр арасында очраттым. Мин аны таныдым, ул мине танымады.

Берсендә галстуклы, костюм-чалбардан бер егет килеп керде. Вентиляция юлларын чистарта торган фирмадан, имеш. Кулга акча алмыйм, договор төзергә кирәк, ди. Мин бу юлы аның «лекциясен» тыңлап тормадым. Тимер чыбык башына чүпрәк бәйлим дә, туда-сюда йөртәм, дип өйрәтеп җибәрдем.

Җәмәгать, безне ел әйләнәсе искә алып торалар. Кайдан гына безнең олы яшьтә икәнлегебезне беләләр, диген. Машиналарыннан төшәләр дә, туп-туры безнең фатирның номерын җыялар. Без риза булмагач, күңелсезләнеп чыгып китәләр. Башка фатирларга тукталып та тормыйлар. Кызганып та куям үзләрен. Алар өчен мин борчылам.

Бу мошенниклар турында язып та бетерерлек түгел. Су, газ, электр счетчикларын тикшерергә кирәк дип, почта тартмаларына хатларын тутырып кына торалар. Су фильтрыгызның срогы чыккан, 1800 сумга хәзер алыштырабыз. Фильтр машинада, кибеттә ул 2500 сум тора, дип кайгырталар. Менә яңа гына газ приборыгызны тикшерәбез дип хат җибәрделәр. Договор ТО ВКГО, 890 сум түләсәгез, өч елсыз да килмибез, диләр. Казан шәһәренең М. Гафури урамы, 50 корпус, 1 подъезд, икенче кат, 26нчы офис икән урнашкан җирләре.

Безгә ел саен тикшертеп тора торганы кирәк. Озакламый алары да килеп җитте. Болары Гадел Кутуй урамыннан. Менә ничек тырышалар бит безнең өчен. Көне-төне Мәскәүдән шалтыратып торалар. Ахырда телефон номерын алыштырырга туры килде. Оныта язганмын: күзлегемне алыштырырга да бер чибәр генә егет килеп китте. Төрлеләрен кидереп карады. Укый-яза торганы аерым, ерактан карый торганы аерым. Чынлап та, күзлекләре бик уңайлы иде. Икесен бергә алсагыз, дүрт меңгә бирәм, болар кайдадыр 12 мең сум тора, дип ышандырырга тырышты. Менә хәзер кесә телефоныма «интернетны бушка бирәбез» дип тинтерәтәләр. Бик тыңларга тырышмыйм, телефонымны сүндереп куям.

Безне ил башлыклары, депутатлар онытты дип моңаеп утырмагыз. Онытмыйлар безне. Уяу булыгыз!

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии