Кеше бите кирәкми

«Безнең гәҗит»нең 3нче санында (25 гыйнвар, 2023 ел) «Айдар Фәйзрахманов: Минем көндәлегем – башымда. Хәзер менә китапта да» дигән басманың ахырында: «Татарча солянка» дигән концертлар ешайды. Нишләп «солянка» сүзен тәрҗемә итмиләр икән? Тәрҗемә иткәндә ничек була соң ул? Боткасыман ашмы? Солянка – чыннан да концертмы ул, боткасыман бер нәрсәме?» – дигән сорау бирелә.

Әйе, безнең саф татар телебезгә хәзер инде урыс, чит ил телләрендә куллана торган сүзләрне кушып сөйләшүебез гадәткә кереп китте. Кермәс иде, шәһәр урамы буйлап барганда башыңны күтәреп карасаң, сату нокталары, вак-төяк көнкүреш оешмаларының атамалары чит ил телләрендә язылган. Яңа бистәләр төзелә, аларның да урамнарын бер генә дә лаеклы татар шәхесләренең исемнәре белән атамыйлар. Кибет яныннан узып барышлый бер бабай башын күтәреп карады да: «Шайтан суын сата торган кибеткә генә «Арыш мае» дип татарча язып куйганнар. Аңа гына чит тел сүзен таба алмаганнар, күрәсең», – дип әйтеп куйган иде. Телевизордан да рекламада ике сүзнең берендә чит ил сүзләрен кыстырып «купи кэшбек, купи кэшбек», дип кабатлап торалар.

Бер әбигә оныгы: «Әбием, син кибеткә акча белән йөрисең, әйдә, сиңа да, бабайга да карта ясатып бирәм, акчаларыгызны картага гына салырсыз. Әле кибеттән сатып алган әйберләрең өчен «кэшбек» та бирәләр», – дигән. Әби аңа каршы: «И-и кызым, «кеше» бите дисеңме? Миңа кеше бите кирәкми, мин болай да матур, бабаң, син бик матур әле, дип әйтеп тора бит. Юк инде, кызым, пенсиябезне өйгә китереп биреп торалар, безгә карта да, кеше бите дә кирәкми», – дип шаяртып куйды.

Инде укучы балалар да, мәктәпләрдә татар телен кыскартып укыта башлагач, күбесе урыс телендә генә сөйләшәләр. Ата-аналары да балаларын урыс телендә укытырга тырышалар, имтиханнарны урыс телендә биргәч. Балалары татар телендә белем алсалар, имтиханнарын бирә алмаслар дип куркалар. Безгә, олыларга, ата-аналарга, балаларыбыз, оныкларыбыз белән үз телебездә сөйләшергә, аралашырга кирәк. Мәктәпләр генә аларны татар телендә сөйләшергә өйрәтә алмый. Заманасы шундый дип әйтү дөрес түгел, барысы да үзебездән, үзебезне-үзебез ничек хөрмәт итсәк, шулай булачак.

Киләчәктә чын-чынлап ата-аналар балаларын үзебезнең саф татар телендә укыта башласалар иде дигән теләктә калам. Үзебезнең милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, битебезне саклап, буыннан буынга тапшырсак иде.

 Вакыйф КЫЯМОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии