Ләгънәт төшсен…

Ләгънәт төшсен…

1979нчы елда Әфганстан җиренә Совет Армиясе кертелде. Күпме вакыт үтсә дә, анда булып үткән сугыш вакыйгалары, үкенечле хәлләр, балаларын югалткан аналарның сагышлары һаман тынгы бирми. 1979нчы елның 25нче декабреннән 1989нчы елның 15нче февраленә кадәр Әфган җирендә булган сугышларда 40нчы армиянең 13833 хәрби хезмәткәрләре яралардан һәм төрле авырулардан һәлак булды, шул исәптән 1979 офицер һәм генерал. Хәрби бәрелешләрдә дәүләт куркынычсызлык комитетының 572 хәрби хезмәткәре, СССР эчке эшләр министрлыгының 28 хезмәткәре, шулай ук 190 хәрби киңәшче һәлак булды. 7 меңләп сугышчы инвалид булып калды. Шуларга өстәп, 115308 кеше гепатит белән, 31080 кеше малярия, тиф авыруы белән авырды. Шул исәптән үзем дә малярия, гепатит белән авырып, хәзер дә аларның афәтен сизәм. Әфган сугышларында улларын югалткан аналар яисә аларның туганнары, дуслары йөрәк әрнүләреннән бәетләр иҗат иттеләр. Бәетләр иҗат итү татар халкында борынгы заманнардан килгән күркәм эш. Бәетләрдә нигездә дәүләт түгел, ә халык булып үткән вакыйгаларга үзенең фикерен җиткерә.

Кулымда «Әфган илендә үлгән Илшат турында» дип аталучы бәет. Шул бәет турында фикеремне җиткерәсе идем. Илшат Татарстанның Сарман районы, Үрнәк авылында 1962нче елның 1нче гыйнварында туган, армиягә алынганчы «Дружба» колхозында эшләгән. 1980нче елның 23нче октябрендә армиягә алынган. 1980нче елның ноябрь аенда Әфганстанга хезмәт итәргә билгеләнгән. 1981нче елның 9нчы гыйнварында һәлак булган. Туган авылында җирләнгән. Менә аңа багышланган бәетнең бер өлеше:

Халык иминлеген саклыйм, дип, улым, киттең Әфган иленә,

Ак цинковый табутның эчендә гәүдәң кайтты туган җиреңә.

Автобуска менгәч, елмайдың да саубуллаштың киткән вакытта,

Чәчәк кебек гомерең өзгән өчен, ләгънәт төшсен басмач фашистка.

Бәетне Рәхимә Сафина һәм Зәйтүнә Кәлимуллиналар язган. Әфган җиренә Совет солдатлары СССР халкы иминлеген сакларга бардымы? Күрше дәүләт җиренә рөхсәтсез барып кереп, үз халкыңның иминлеген саклыйлармы? Үз җирләрен саклап сугышка күтәрелгән әфганлылар да БАСМАЧ, ФАШИСТ буламы? Басмач – татарча басып алучы була түгелме соң? Ныклабрак карасаң, басмач – дип чит җирне басып алучыга әйтәләр. Үз җирендә көрәшкә чыккан кеше ничек итеп басмач була алсын? Ә фашист – ул ни дигән мәгънәдә монда? Бу инде идеология, үз милләтен башка милләтләргә караганда бар яктан өстен итеп күрүчеләр һәм башка милләтләрне юк итәргә тырышучылар фашист була түгелме? Искәртеп үтәргә урынлы булыр: 1979-1989нчы еллар арасында Әфган җирендә булган сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә 1 миллион 700 мең әфганлы һәлак булды, 3 миллион кеше туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр ителде. Шуның өстенә исәпсез күп йорт-җирләр юкка чыгарылды. Бу сугышка тотылган СССР дәүләте чыгымнары астрономик суммада, һәм алар әле дә яшерен сер итеп саклана. Әфган дәүләтенә күрсәтелгән ярдәм генә дә 8 миллиард 50 миллион доллар. «Әфган илендә үлгән Илшат турында»гы бәет 2001нче елда «Раннур» нәшриятында басылып чыккан «Татар эпосы». «Бәетләр» дигән китапка кертелгән. Төзүчесе Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманчы.

Әфган илендә үлгән совет солдатлары өчен гаепне Әфган халкына ташлау – зур ялгышлык! Андый эчтәлекле әсәрләр язучылар һәм матбугатка чыгаручылар һәр сүзнең мәгънәсен уйлап язсыннар иде. Күкрәк сөтен имезеп, төн йокламый тәрбияләп, укытып, нужа күреп үстергән баласын югалткан әти-әни әйтеп бетергесез кызганыч. Шунысы хак, алар баланы армиягә үзенең туган җирен сакларга дип озаталар бит. Тик…

Әфган сугышы ветераны Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии