«Егетләр десант формасын кияргә кызыга, хәрби хезмәткә барырга түгел»

«Егетләр десант формасын кияргә кызыга, хәрби хезмәткә барырга түгел»

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу көнне ир-егетләргә «чын ирләр көне»н билгеләп үтәргә туры киләчәк. Аларга физик көчне, батырлыкны, кыюлыкны данлаган сурәт төшерелгән котлау открыткалары бүләк итәчәкләр. Тик барлык егетләр дә танкка утырмаган, хәрби бурычын үтәмәгән, дисциплинага төшенмәгән. Күпләре көнкүреш тормышны алып бару, ял итү, аралашу, кемнәрдер идән юу, тырнак ясау, матур киенү һәм хәтта бизәнүне дә кулайрак күрә. Кайберләренә карап, күп кызлар да көнләшеп куядыр хәтта. Егетләрнең шулай үзгәрүенең төп сәбәбе нидә? Ник алар хәрби хезмәттән курка? Нигә хатын-кыз һөнәрләрен үзләштерә? Бу сорауларга җавап эзләдек.

«ТЕЛӘКЛӘРЕ ЗУР, КӨЧЛӘРЕ ЮК»

«Солдатта булдым дип түгел, солдаттан калдым, дип мактаналар хәзер». Ватанны саклаучылар көне якынлашканда әлеге җөмлә ничә тапкыр кабатлана да, ничә тапкыр әйтелә икән?.. Сер түгел, хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Ләкин барысын да акча янчыгы белән үлчәп: «Мин бармый кала алдым», – дип мактанучылар да кимеми. Гомумән, хәзер ир-егетләребез армиягә үз теләкләре белән китәме, әллә әтисе каешы төшкәнгәме? Бу турыда ТР Хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссары Алмаз Борһанов белән сөйләшеп алдык.

– Үзебезнең район өчен җавап бирә алам: безнең егетләр үз теләкләре белән китә. Шулай булмаса контракт белән китүчеләр саны да елдан-ел артмас иде.

– Шулай да, качып калырга теләүчеләр табыладыр? Бигрәк тә ана кешенең баласын хәрби хезмәткә җибәрәсе килми. Сугыш-фәлән булса, дип курка.

– Без армиягә сугышу өчен җибәрмибез. Егетнең сәламәтлеге нык, акылы камил икән, без аны хәрби һөнәр алу өчен армия сафларына озатабыз. Бер ел хезмәт иткәннән соң, ул 50 яшенә кадәр запаста тора. Сугыш башлана калса, ул шул үзләштергән хәрби һөнәре буенча частькә юнәлдерәчәк.

– Ә егетләрнең Җиңү көне алдыннан: «Сугышны кабатлый алабыз», – дип кычкырып йөрүләренә карашыгыз нинди?

– Шалапайлар шулай кычкыра, егет кеше алай дип әйтми. Ул Җиңүне берәү дә кабатлый алмый. Сугышны кабатлар өчен иң элек турникта хет 10 мәртәбә тартылып күрсәтсен алар.

– Тартыла алмыйлармыни?

– Хәзер спорт белән шөгыльләнүче юк. Булачак солдатлар миңа киләләр дә: «Һава десанты гаскәрләренә китеп буламы?» – диләр. «Була. Турникта ничә мәртәбә тартыласың?» – дим. «Тартылганым юк». «Спортта ирешкән уңышларың бармы?». «Юк». Менә мондый егетләр күп. Десантлар матур форма кия, шуңа кызыгалар. Теләкләре бик зур, әмма көчләре юк. Ә көч нигә юк? Чөнки тәрбия дөрес түгел. Спорт һәм эш белән тәрбияләү юк.

 – Хәрби бурычын үтәмәгән егет – егет түгел, дигән фикер белән килешәсезме?

– Килешәм, әмма каршылыклы фикерләр дә туа. Мәктәпне тәмамлаган 18 яшьлек егетне алыйк. Аны тикшерү яссы-табанлылыктан башлана, баш авыртуы белән тәмамлана. Ә югары уку йортын бетергән 22 яшьлек ир-егеттә чирләр исемлеге күбрәк – анда гастрит та, язва да бар. Авырулар күп. Моңа әти-әни гаепле. Ул баланы компьютер алдына утыртып куя, тегесе ни генә карамый. Ата-ана өчен аның фәкать өйдә утыруы, теләсә кем белән урамда йөрмәве, тәмәке тартмавы, аракы эчмәве мөһим, ә калганын уйламыйлар.

– Хәрби билетны акча түләп алучылар да бар. Сезгә дә тәкъдим иткәннәре булмадымы?

– Юк, әмма тормышта төрле хәлләр була. Менә быел ике егетнең чакырылышын кичектереп тордык, чөнки берсенең баласы туды, икенчесенең әтисе яман шештән авырый. Гаиләләре килеп аңлатса, уртак фикергә киләбез һәм кешенең хәленә керәбез. Закон ягыннан бик үк дөрес булмаса да, кешелеклелек ягыннан дөрес гамәл кылабыз дип уйлыйм.

– Яшерен-батырын түгел хәзер егетләр арасында хатын-кыз һөнәрен үзләштерүчеләр дә бар. Әйтик, кемдер тырнак ясый, керфек үстерә. Өстәвенә, кайберләре үзләренең тырнакларын һәм кашларын да буяп йөри. Моның сәбәбе нидә?

– Телевизор, интернет балага бик нык йогынты ясый хәзер. Бала кечкенәдән үк үзенә заманча артистларны үрнәк итеп куя. Ә кемнәр соң ул? Наркоман, эчкече реперлар. Аларның җыр сүзләреннән дә хушың китәр. Патриотик тәрбия җитми. Балалар «Звезда» һәм «Победа» каналларын бар дип тә белми, башкасын карый. Ә башкасында нәрсә? Берсендә – ике егет үбешә, тегесендә – чәчен зәңгәргә буяган егетләр тырнак ясый. Хәзерге көндә укытучының, әти-әнинең бөтен эшен интернет башкара. Конфуций: «Дошманны җиңәсең килсә, аның балаларын тәрбиялә», – дигән. Безнең балаларны без түгел, интернет тәрбияли. Интернетка чикләү куярга кирәк. Теләсә нинди сайтларны бетерергә һәм патриотик тәрбияне үстерергә кирәк. Ул як бик какшый.

Хәзер җәмгыятьнең хәрби куәтен арттыруга юнәлдерелгән дәүләт идеологиясе көчле. Балаларны һәм яшүсмерләрне «Юнармия» кебек хәрби-патриотик оешмаларга җәлеп итү дә моның ачык мисалы. Бер яктан, бу – бик яхшы күренеш, чөнки бала кече яшьтән үзендә ватанпәрвәрлек хисен үстерә. Икенче яктан, кече яшьтән үк кулыңа мылтык тоттырып куйсыннар әле! Парадларда яшүсмерләр матур форма киеп, кулына корал тотып атлый. Асылда, балачактан ук армия культурасы сеңдерелә һәм ул чын хәрби хезмәттән курка башлый.

Илшат Фазылҗанов – Арча егете. Ул 2018нче елда армия сафларына үз теләге белән киткән һәм Сарытау өлкәсенең спорт ротасында хезмәт иткән.

– Без районнан биш егет киттек, шуңа күрә гел бер-беребезгә ярдәм итәргә ашкындык. Кемнеңдер миннән акча таләп иткәне булмады, ләкин андыйлар барлыгын тәгаен әйтә алам. Акча таләп итү бар һәм булачак та, чөнки егетләр ике төркемгә бүленә. Беренчесе – көчле, үзен кыерсытырга юл куймый торган һәм икенчесе – йомшаграк, башын иеп торучылар. Беренче төркем икенчесен баса инде. Шулай «бабайлык» та чәчәк ата.

2018-2019нчы елда Түбән Новгород өлкәсендә хезмәт иткән Альмир Гатауллин да хәрби хезмәткә үзе теләп киткән. Беренче атна кыенлыкларын исәпкә алмаганда, хәрби хезмәтне бары тик якты хатирәләр белән генә бәйли ул.

– Казармага килеп керү белән, бөтенебезне тезеп бастырдылар һәм сумкаларны тикшереп кирәкмәгән әйберләрне алып куйдылар. Һәр кешегә урын-җир бүлеп бирделәр. Беренче көн урнашу, танышу белән үтеп китте, икенче көннән чын хәрби хезмәт башланды. Башта кыен иде, билгеле. Кая эләккәнне белмичә, күз-баш акаеп йөрдек, туган як, туганнар сагындыра иде. 2-3 атна үткәч, солдат булуымны аңладым һәм бер ел монда булачагым белән килешергә туры килде. «Бабайлык» юк инде ул хәзерге армиядә, акча да таламадылар. Дөрес, йомшак, җебек егетләрне яратып бетермиләр иде, әмма кул күтәрү, сугышу очраклары булды дип хәтерләмим.

Һәр егет тә армиягә барырга ашкына икән дип уйлый күрмәгез. Мондый бәхетлеләр арасында «бәхетсезләре», хәрби бурычын үтәмәгәннәре күбрәк. Алар күп, әмма аларны табуы кыен. Берәү дә борынын күтәреп, мин хәрби билетны сатып алдым, дип атылып каршыңа чыкмас шул. Рәсми мәгълүматларга күз салсак, 2019нчы елда Русия буенча хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөргән 164 мең егет исәпләнгән. 2021нче елга бу сан 3,4 тапкырга кимегән, әмма тулысынча бетмәгән.

Танылган артистларыбыз арасында да хәрби бурычын үтәүчеләр шактый. Алар хәзер бу турыда горурланып искә ала. Әйтик, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов ике ел һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән. Хәрби хезмәткә техникумны тәмамлагач та киткән.

– Һава десанты гаскәрләренә эләгү зур хыялым иде. 3нче класста укыганда кулымны сындырган идем, моны яшердем, алмаслар дип курыктым. Эшләп үстем, физик һәм рухи яктан да чыныктым. Спорт белән бик дус идем. Армия турында сүз чыккач, мин гел беренче тапкыр парашют белән сикерүем турында сөйлим. Анда сорап тормыйлар, тибеп төшерәләр. Сикердем һәм һавада асылынып калгандай булдым. Шулчак «Кәркәле таулары»н җырлый башладым. Хәзер армиядә хезмәт итү озак түгел, 1 генә ел. Мөмкинлеге булган кешегә барып кайту – ул чыныгу гына, – ди җырчы.

ҺӨНӘРНЕҢ ОЯТЫ ЮК, ӘММА...

Хәзер илебездә эш бүленеше юк. Тели икән, ир-ат тәрбияче булып та эшли, тели икән тырнак та ясый, каш та. Һөнәрнең җенесе юк дисәк тә, матурлык салонында егетләр саны арту җәмгыятьтә ямьсез стереотиплар тудыра. Бәйрәм алдыннан бу бигрәк тә нык сизелә. Хезмәт итмәгәнсең, димәк, син ир-егет түгел. Пешекче булып эшлисең икән, синең бәйрәмең – 8нче мартта. Һөнәрнең ояты юк, әмма ир-атларга тагылган шушы ярлык аларга яшәргә комачау итмиме икән?

Тумышы белән Кукмара районы Туембаш авылыннан булган тегүче егет Рәмзил Камалиев турында бер язган идек инде. Ул теккән киемнәр исемлегендә костюм, чалбар, итәк, күлмәк, футболка да бар. Инде үз коллекциясен булдырырга өлгергән Рәмзил күптән кеше фикеренә колак салмый.

– Электән үк рәсем ясарга яраттым, тегү белән кызыксындым, әмма 15 яшьтән генә тегә башладым. Иң башта иптәш кызга итәк, үземә чалбар тектем. 2014нче елда Казан технология һәм дизайн көллиятенә укырга кердем. Уйлап карасак, Совет чорында ир-ат тегүчеләр күбрәк булган бит. Көлеп караучылар табыла инде ул. Авылда әле дә әнигә килеп әйткәлиләр. Имеш, улың егетләр һөнәрен үзләштермәгән. Башта бу сүзләрне ишеткәч, авырсына идем, хәзер көлеп карыйм. Һәркем дә авыл хуҗалыгы институтына кереп, КАМАЗ йөртүче булу турында хыялланмый бит. Кем нәрсә эшли ала, кемнең кулыннан нәрсә килә. Гомумән, эштә генә түгел, тормышта да ниндидер кысалар куярга кирәкми. Сөйләүчеләр табыла ул, алар сөйләгәндә алдыңа карап эшли белергә кирәк.

Тумышы белән Аксубай районыннан булган Сәет Локманов та ир-атларга хас булмаган һөнәр үзләштергән. Ул Казанның бер ашханәсендә камыр ризыклары пешерүче булып эшли. Ир-атлар хатын-кызга караганда тәмлерәк тә пешерә әле, дисәләр дә, «чын» ир-атлар үзенең эш урыны итеп аш-су бүлмәсен сайламый. Ә менә 52 яшьлек Сәет абый үзенең һәр өчпочмагын җанын биреп бөгә.

– Бу урында эшләвемә алты елдан артты. Ә пешерү белән күптәннән кызыксынам. Бертуган апамның матур итеп өчпочмак бөккәнен гел күзәтеп тора идем. Аннары, әнкәй һәрчак эштә булды, ашарга пешерү апам белән икебезгә эләгә иде. Соңрак пешерү курсларына йөреп алдым. Хатын-кыз эше дип әйтүчеләр юк, бармак төртеп көлмиләр дә. Һөнәрнең җенесе дә юк, ояты да, – ди әңгәмәдәшем.

Сәет абый хәрби хезмәттә булмаган. Сәламәтлеге буенча алмаганнар аны. Армия сафларына бару бәхетен әле дә татыйсы килеп яши аның. «Шуңадыр да, пешекче булдым. Солдатлар арасында тәмле пешерүче поварлар да булган», – ди ул көлеп.

Ватанны саклаучылар көнендә бөтен ир-атларны бәйрәм белән котларга гадәтләнгән без. Чөнки әлеге бәйрәм исемендәге «саклаучы» сүзен беренче планга чыгарабыз. Ир-егетләр – көчле зат, алар Ватанны сакларга тиеш. Ватанны саклый алмый икән, һичьюгы гаиләсен, якыннарын сакласын, дибез. Шул рәвешле, үзебез үк аларны чын ир-егет булудан азат итәбез. Ә бит алар үзләренең көчле зат булуларын онытмаска һәм ирлек сыйфатларын юкка чыгармаска тиештер...

БЕЛЕП ТОР!

Җәзасы бар

Армия хезмәтеннән качып йөрү дәлилләнсә, шактый кырыс җәза көтә. Русия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 328нче маддәсе нигезендә, хәрби хезмәткә барудан читләшкән кешеләргә түбәндәге санкцияләр каралган:

– 200 мең сумга кадәр штраф яки 18 ай хезмәт хакы күләмендә штраф;

– 3 айдан 6 айга кадәр тоткарлау;

– 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии