- 26.07.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Без, сугыш чоры балалары, бишектән төшүгә үзебезчә шыңшып, җырларга тырыша идек. Берәр җыр да өйрәтеп куялар иде. Беренче отып алган җырымны апамның дусты Равилә апа өйрәтте. Мине җылы мич янына иске бишмәткә төреп утыртып куялар да, шунда җырлап утырам:
Кара урманга кереп булмый
Шомырт чәчәк атмыйча...
Шушы җыр белән күршеләргә дә, авылдагы башка кешеләргә дә «танылдым». Берәр куплет җыр җырласам, берәр тәмле әйбер дә бирәләр. Бернәрсә бирмәгән вакытлар да була.
Мәктәптә укый башладык. Җыр дәресләре керә. Дәрес башлангач, иң беренче Ленин белән Сталинны мактап җырлыйбыз. Дәресләр шулай башлана. Бабайларны мактап бетергәч, укытучы апа аерым-аерым җырлата башлый. Алфавит буенча төзелгән исемлектә Бәйрәмов фамилиясе беренчеләрдән. Укытучы апа җырларга куша, «бишле» куям, ди. Бастым да, урамда ишеткән җырны җырлый башладым: «Китәм дисең, бәгырькәем, китәм дисең кайларга...» «Урам җырлары җырларга кирәкми», – дип, апа шунда ук туктатты. «Китәм дисең, бә-ә...» дип тукталып калдым. Классташлар «бә-ә» дип котыртты. Башка беркайчан да мәктәптә җырламаска сүз бирдем.
Бер якын дустым сөйләгән иде, исемен язып тормыйм: «Күлле-Киме авылындагы 10 еллык мәктәпнең җиденче классында укыган вакыт. Һәр класс аерым-аерым концерт куярга әзерләнәбез. Класс җитәкчебез Вәли абый бик сорагач, сәхнәгә чыгып җырладым. Икенче көнне мине «җырчы малай» дип котырта башладылар. Куанырга кирәк булган, ә без ояла идек...» – ди дустым. Ул беркайчан да сәхнәгә чыгып җырламаска булган.
Ә шулай да без яз көне инеш буенда учак якканда авылга ишетелерлек итеп җырлый идек. Хайван, каз көтүләре көткәндә дә кычкырып җырлыйбыз. Хайваннар да, ашауларыннан туктап, тыңлап тора. Яшьтәшләр белән сәхнәдә хорда җырладык. Парлы биюләрдә дә катнаштым. Үзем генә аерым да биергә уйладым берсендә. Элементларын да өйрәндем. Музыкасыз гына, кешеләрдән качып кабат-кабат сикерәм. Ул вакытларда елга бер мәртәбә районга барып, һәрбер авыл клубы үзләренең еллык эшләрен күрсәтә иде.
Авылыбызның клуб мөдире Фәрдия Җиһаншина. Яңа гына урта мәктәпне тәмамлаган белгеч. Үз эшен яратып башкара. Авыл яшьләрен дә үз янына җыя белә. Отчет концерты белән Күәм авылы клубына җыелдык. Һәрбер авыл аерым чыгыш ясый. Комиссия рәисе үзебезнең күрше, авыл советы җитәкчесе Сәгыев М. абый. Ул нинди бәя бирсә, шул була. Бөтен концертка биюче кеше берәү генә – мин. Бик тырышып биедем, чүгеп-чүгеп тә алдым. М. Сәгыев мин биегәндә, аягы тездән бөгелә, дип йомгак ясаган. Тырышлыкларым барыбер бушка китмәде, гомерем эчендә барыбер кирәк булды. Бик күп еллардан бирле биючеләрне күзәтәм: аларның да аяклары тездән бөгелә. Тездән аякны бөкмичә чүгеп-чүгеп биеп кара! «Белгеч»ләр белән күп сөйләшеп булмый, хуҗа нәрсә әйтсә, шулай була. Артистларның күпчелеге Башкортстаннан булганга гаҗәпләнәсе юк, шундыйрак «белгеч»ләр бездә булганга ул.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии