- 26.07.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №7 (июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Институтны тәмамлап, үзебезнең якка юллама алып кайттым. Әнекәйгә әйтеп куйдым: «Үзебезнең авыл мәктәбендә эшләмим, кая җибәрәләр, шунда барам», – дидем. Мәгариф бүлеге мөдире Болмазы мәктәбен тәкъдим итте дә, шул ук көнне директоры Людмила Камаловна алып та китте мине.
Юл-фәлән юк икән, катер белән Караидел елгасы буйлап барасы. Ике яклап урман арасыннан бара торгач, Болмазы авылына килеп тә җиттек. Яр буена яшел келәм җәеп каршы алды мине авыл, уртасыннан сукмак уза иде. Мин туктап, сокланып карап торам. Авыл бик зур түгел, әзрәк тауга таба урнашкан. Бәрәңге бакчалары артыннан ук кара урман белән капланган текә тау башлана, күк белән тоташкан диярсең. Анда калын-калын нарат, чыршы, имән, каен агачлары үсеп утыра. Авыл бөтен яклап урман эчендә иде, Иделнең аргы ягында да урман.
Авылга кергәч тә юан бүрәнәдән эшләнгән мәдәният йорты, аннан кибет, медпункт һәм юан-юан бүрәнәләрдән салынган зур яңа мәктәп. Директор мине бик әйбәт әбигә урнаштырды, мәктәпкә йөрергә дә якын. Шулай итеп, күрмәгән, белмәгән авылда эшли башладым. Укытучылар барысы да диярлек яшьләр, бик күңелле эшләдек. Ата-аналар леспромхозда эшли: кышын урманда агач кисәләр, язын аны елга буйлап агызалар. Авылда пилорама бар иде. Балалар белән экскурсиягә барган идек. Нинди генә агачтан нинди генә такта чыкмый иде анда, исем киткән иде минем. Баш әйләндергеч агач исе...
Дәресләр һәм бишенче сыйныфта класс җитәкчелегеннән тыш, директор мине өлкән пионервожатый итеп тә куйды. Ул заманда бу эшкә берәү дә атлыгып тормый иде, чөнки түләүсез эш иде ул. Ә мин вожатый эшен бик әйбәт белә идем, чөнки мәктәптә укыганда ук әнием мине үз сыйныфларына вожатый итеп куя иде. Ул эшнең иге-чиге юк, барысын да җиренә җиткереп эшләсәң. Авыл балалары бик тырыш, уңган, эчкерсез, шат күңелле, ярдәмчел иделәр. Ата-аналары да ягымлы. Бар отрядларда сборлар үткәрә башладык: барабан кагып, быргы кычкыртып. Кем яхшырак булдыра дип, бәйге үткәрергә туры килде, чөнки барысы да барабанчы яки быргычы булырга теләде.
Сборларга ветераннарны, алдынгы эшчеләрне дәшә идек. Җыр һәм строй смотры үткәрдек. Минем бишенче сыйныфтагы Сафин фамилияле малай бик матур итеп «День Победы» җырын башкара, ә инде «Три танкиста»ны җырларга.мәктәптә барысы да ярата иде. Ата-аналар, сугыш ветераннары һәм авыл яшьләре катнашында «Зарница» уены үткәрә идек. Кышын мәктәп балалары белән тауда чана, чаңгы шуып күңел ачтык. Балалар артымнан калмый: «Апа, әйдә бу эшне эшлик әле...» Сыйныфлар арасында ярышлар үткәрә идек: кем күбрәк кәгазь, тимер, сөяк җыя...
Кайчак иртән мәктәпкә барганда тиеннәр очрый, алар авыл уртасында үсеп утырган наратларда яши, без балалар белән аларны ашата идек. Аларның зурлыгы, матурлыгы! Андый тиеннәрне башка беркайчан да күргәнем булмады. Кайвакыт хәтта төлке яки куян күренеп китә: җил кебек чабышалар, кешеләрдән курыкмыйлар да.
Җәен Караиделгә күбрәк моторлы көймә белән йөриләр, чөнки катер иртән һәм кич кенә. Ә кыш көне юл боз өстеннән салына: җәяү дә, ат белән дә боз өстеннән йөри идек. Бервакыт дәресләр беткәч укучы балалар белән мәктәптән чыккан идек, авыл халкы: «Боз китә, боз китә!» – дип кычкырышып, барысы да ярга таба йөгерә. Без дә аларга иярдек. Боз киткәнен минем беренче тапкыр күрүем, шаккатып карап торам. Ерак тау башыннан килгән кебек, гөбердәп, яман тавыш белән боз катыш су акканын күрдем. Анда тамыры өскә калыккан агачлар, бүрәнәләр ага. Елга уртасында кара ат башы күренә дә югала, тагын килеп чыга, мескен хайван йөзгән кебек тоела. Аннан боз өстендә ике сыер күренде, ике-өч эт улый. Алары инде ничек эләккән анда? Балалар жәлләп елый башладылар. Шулай бер-ике сәгатьтән әйбәт кенә бозлы су ага башлады, гөбердәгән тавыш та бетте. Менә сиңа табигать...
Аннан субботниклар башланды: мәктәп ишегалдын, урамнарны тәртипкә китерәбез. Бозлар китеп беткәч, яр буена балыкчылар сибелде. Икешәр капчык алып кайтабыз, дип сөйли иде миңа балалар. Бер көнне төштән соң мине дә алып киттеләр. Кармакка ипи генә куясың да, эләгә дә чыга. Бер чиләк тулды балык белән, ул эләккән саен тотасы килә икән.
Көннәр ачылып, матураеп китте. Яр буенда сибеп чәчкәнмени, ямь яшел үлән шытып чыкты, авылга кадәр яшеллек. Ә тау битендә умырзая чәчәк ата башлады, тау бите тулы чәчәктә.
19нчы май – Пионерлар көне. Кояшлы җылы көн иде. Ата-аналар яр буена кичтән үк агачларны куыш формасында өеп, костёр ягарга әзерләп куйдылар. Ул көнне без укымадык. Укучылар кызыл пилотка, кызыл галстуктан. Кызларда ак блузка, зәңгәр йә кара юбка. Малайларда ак күлмәк, кара чалбар. Сәгать унбер. Директор, укытучылар, укучылар, ата-аналар җыелып, барабаннар кагып, быргы кычкыртып яр буена төштек. Костёрны сугыш ветераны яндырып җибәрде, ялт итеп тиз генә янып китте, бензин сибелгән булган икән, «Артек» костёры бер якта торсын. Күп сүзләр әйтелде, укучылар бик яратып «Взвейтесь кострами», «Пусть всегда будет солнце», «Катюша», «Вместе весело шагать» дигән җырларны җырладылар. Алдынгы укучыларга, мәктәпкә булышкан ата-аналарга грамоталар, бүләкләр бирелде. Бала-чага җырлап, биеп арып бетте. Ветераннарны мәктәпкә алып барып сыйлап, балалар белән өйләренә озатып куйдык.
Уку елының соңгы чарасы урман аланында узды, балаларны яклау көне иде бу. Уеннар, конкурслар әзерләгән идек. Призга төрледән-төрле кәнфит, ручка белән блокнотлар, һәм төп приз – шоколад иде. Әниләре, үлән өстенә ашъяулык җәеп, табын әзерләгәннәр. Балалар җырлап, уйнап туйгач, кичкә таба таралыштык һәм җәйге ялга киттек. Бу мизгелләр күз алдында, һаман да сагындыра...
Бу көннәрдән соң инде авылда җәйге тормыш башланды. Кичләрен яр буена авыл яшьләре җыелып, учак ягып, гармунда уйнап, биеп, җырлап күңел ача башладылар. Анысы инде бөтенләй башка тарих...
Резида ЯҺУДИНА,
Мәгариф отличнигы, Хезмәт ветераны.
Чаллы шәһәре
Комментарии