«Зөләйха күзләрен ача» китабы авторына ачык хат

«Зөләйха күзләрен ача» китабы авторына ачык хат

Гүзәл ханым Яхина, мин Сездән аермалы буларак, әдәбият белгече дә, язучы да түгел. Шулай да үз фикерләремне җиткерергә хакым бар, дип уйлыйм. Татар әдәбиятын колачлап алып булмаса да, аның әхлакый нигезләрен – тирәнлеген ачу, минем хәлемнән килмәсә дә, шул диңгездән алган тамчы гыйлемне сезгә җиткерергә телим.

Габдерәхим Утыз Имәни болай дип яза:

– Кичә көндез ишем булган, хәтәр чакта дога кылган,

Шәехләрдән дога сораган Догачымнан аерылдым,

Тәнен-җанын фида кылган, дан-шөһрәтне фани күргән,

Кабахәтне кабих санаган зирәгемнән аерылдым.

Гүзәл ханым, халык хатынын кыерсытып яшәгән кешегә шулай мәдхия укый аламы?

Хатын-кызны кыерсытып яшәгән булса, Кол Гали «Кыйссаи Йосыф» әсәрен яза алыр идеме?!

Мөхәммәдьяр, «Кыз рәсеме» шигырен язып, хатын-кызга соклана алыр идеме? Җеп эрләп сатучы ир белән хатын мөнәсәбәтен тасвирлый алыр идеме?

Мәүлә Колый, мәхәббәт, гыйшык, әхлак турында нәсыйхәт бирә алыр идеме?

Габделҗәббар Кандалый Сәхибҗамалга: «Сиңа, җаным, дога иттем, дога илә сәләм иттем», «Сәхибҗамал чибәрем лә и матурым сем лә», – ди. Шулай яза аламы хатын-кызны хөрмәт итмәгән халык?!

Курмаши Таһир белән Зөһрә мәхәббәтен тасвирлый аламы?

Габдулла Тукай, мәхәббәтенә, аналарга, татар кызларына сокланып, горурланып, шигырь юллары багышлый алыр идеме?

«Җир яшәрмәс, гөл ачылмас,

Төшми яңгыр тамчысы,

Кайдан алсын шигъри шагыйрь,

Булмаса илһамчысы…» – дип олылый алыр идеме?

Гомумән, бөтен татар әдәбияты хатын-кызны сеңел буларак, балалар анасы буларак, ана буларак олылый, зурлый, соклана, баш ия.

Хәсән Туфанның хатыны тарихын гына карагыз:

«Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте.

Кайсыгызның кулы җылы?

Бәйлисе бар йөрәкне», – дип яза тормыш иптәшен югалткач. Ә «Мәк чәчәге»н көйгә сала алыр иделәрме, күңелләре каты булса ирләрнең?

Ә бит Сез шул Гулаг төрмәләрен үткән һәм ирләренә тугры булып, еллар буе көткән татар хатыннары битенә кара ягасыз түгелме? Язган икәнсез, нигә шул хатыннарның хәлен-бөеклеген, Анна Ахматова югарылыгында димим, якынлыгында булса да, хаклык, гаделлек нигезендә ачып бирмәдегез? Яза белү – вагоннарның тәгәрмәчләрен тасвирлау – академик осталык, ләкин татар эстетикасы нигезе икенче үлчәмдә. Сез инде җиде нота белән эш итсәгез, татарлар биш нотада моңланалар, бу – безнең язмыш.

Инде килеп, әгәр татар әдәбияты белән таныш булмасагыз, үткәннәргә күз салыйк. Болгар тарихында рус кенәзе татар кызына өйләнә, балалары була, үсеп җитәләр. Кенәз вәгъдәсен, туганлыгын онытып, татарларга каршы яу чаба. Яуда уллары һәлак була. Ире кайткач, балаларын югалткан хатын ирен һәлак итә. Бу – тарих, булган хәл. Ә җиде кыз тарихы? Әле дә Яңа Бистә зиратына барып, әбиләр, хатын-кызлар, алар кабере өстендә дога кыла. Явыз Иван Казанны алгач, бу җиде кыз качып китә. Дошман куып җитеп, мыскыл итмәкче була үзләрен. Шул җиде кыз хәнҗәрләрен башта дошман күкрәгенә, аннары үз йөрәкләренә кадыйлар. Актык сүзләре мондый була: «Татар кызлары каны дошман каны белән хәнҗәр очында гына кушыла». Ә Сез безнең кызларыбыз өстендә тәре чайкалуын хуш күрәсез. Көчләп чукындыру сәясәте булмаган, меңләгән гаилә чукынмас өчен илләрен ташлап китмәгән, бәкеләргә батырылмаган, утларда яндырылмаган, дигән уйдырманы алга сөрәсез. Фәүзия Бәйрәмова әсәрләре белән таныш булсагыз, Сезнең дә тарихка күзегез ачылыр иде. Татар халкы хатын-кызны кимсетеп яшәгән булса, каян килгән соң Сөембикәләр, Нурсолтаннар, мәгърифәтче Мөхлисә Бубилар?..

Ислам дине ягыннан карасак, Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә хатын-кыз сүрәсе иңдерә. «Мәрьям Сүрәсе» аркылы хатын-кызның олылыгын аңлата. Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясына мөрәҗәгать иткәндә, һәрвакыт: «Әй, ирләр һәм хатыннар», – дип эндәшә. Ислам динендә иң беренче ислам кабул итүче Хәдичә (р.г.), иң беренче шаһид – Сумайй. Ислам дәүләтендә хатын-кыз Фатима Фихри VIII гасырда университет ача. Ислам дөньясында мәшһүр хатын-кыз табибәләр, галимәләр бар икәнен беләбез. Пәйгәмбәребез (с.г.с.) әйтә: «Җәннәт – әниләрнең аяк астында, – ди. – Хатын-кызны яратыгыз, чөнки алар хатыныгыз буларак, иманыгызның яртысы, кызыгыз буларак, җәннәт ишеген ачучы, ә әни буларак, җәннәт – алар аяк астында», – ди.

Ислам дине буенча һәрбер бөек ир артында – бөек хатын-кыз тора. Һәм мондый нәсыйхәтләр бик күп һәм үтемле, алар татар халкының көнкүрешенә үтеп кергән. Империалистик-шовинистик, шулай ук актык еллардагы аракы шаукымына төрелгән ялган коммунистик сәясәт тә, нигездә, анага, хатын-кызга булган хөрмәтне җимерә алмады. Бете булды, шул бетне нигә фил дәрәҗәсенә күтәрергә?! Инде Ислам динен кабул итеп, нинди генә авырлыклар булуга карамастан, иманын югалтмаган халык, бу кануннардан тайпылган, дип әйтергә нинди дәлилләр һәм хакыгыз бар?

Сезнең бу китабыгыз – татар халкына кимсетеп карау түгел, анысына без ияләшкән. Иң аянычы: бу «әсәрегез» белән Сез рус халкы белән татарлар арасында мәкерле, астыртын рәвештә дошманлык уты кабызырга маташасыз түгелме? Кабартып күрсәтелгән булса да, кемнең кемгә кияүгә чыгуы – шәхси мәсьәлә. Ләкин кемнәр тарафыннан мәчетне мыскыл итү, халыкны җәберләү, төпкә яшерелгән булса да, шытып чыга торган орлык. Шунысы куркыныч, итәк астындагы ут ул. Ә бәлки кемнәрнең максатыдыр.

Әдәбияттан башлаган идек. Дәвам итеп, Сезгә Гулаг төрмәләрен үтеп, истәлекләрен үз язмышында булган вакыйгаларны әсәр итеп язган Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре» әсәрен укып чыгарга кирәк иде. Шулай ук Шамил Усманов, Галимҗан Ибраһимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башка бик күп шәхесләр тарихын өстән-өстән булса да, карап чыксагыз, вагон тәгәрмәчләре, метр-сантиметрларын язуга караганда, файдалырак булыр иде. Инде бер дә булмаса, Сабан туенда ат чабышын тамаша кылу зыян итмәс иде. Иң олы бүләкләрен кемнәр һәм кемгә бирә? Соңгы килгән атка! Чөнки тол хатыннар яу кырында калган ирләрен әле дә көтәләр. Аны көтеп, соңга калып килде бу ат, дип яшь түгә инде ничә еллар ТУГРЫ ТАТАР ХАТЫННАРЫ.

Сез язган әйбер, әлбәттә, әдәбиятта бар. Сез, мөгаен, «Татар хатыны ниләр күрми» (Галимҗан Ибраһимов) әсәренә нигезләнеп язгансыздыр. Әлбәттә, андый вакыйгалар да булган. Ләкин, бу бөтен татар халкына хас әйбер түгел. Ә шәхси вакыйга һәм бу әсәрнең язылу тарихы да социаль заказга охшап тора. Шуңа күрә дә бу әсәрегез өчен фильм төшерергә дә акча табылган. Бәлки, еллар буе ябылып торып, кинәт әһәмиятле әсәр буларак балкып чыккан Гаяз Исхакыйның «Зөләйха»сы күмелеп калыр, дип уйлаучылар бардыр. Ләкин, киресенчә, татар халкының, әлхәмдулилләһ, күзе ачылды. Ул айнып китеп, ак белән караны аера башлады. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сез хәйләкәр, ләкин мин хәйләкәррәк», – ди.

Гүзәл ханым, татар халкы тарихлы халык, дәүләтле халык, үзаңлы халык. Аллаһы Тәгалә аны дәүләтләр төзүче халык буларак нигъмәтләде. Инде бүген дә татар халкы үз юлын, максатын, динен, телен саклап килә. Сынала халык, бу да – нигъмәт. Инде Сезгә дә шул халыкның мәдәниятен белеп, лаеклы әсәрләр язарга насыйп булсын. Халыкка былчырак атарга кирәк түгел, чөнки ул халыкка барып җитми, ә кулда кала.

Әлбәттә, халык тарихына кагылганда, саф күңел, ачык күз белән карарга кирәк, чөнки каләм карага түгел, халык каны, моң-зары, күз яшенә маныла. Яраларны тирәнәйтергә кирәк түгел!

Ихтирам белән,

Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛА,

Киров өлкәсе мөфтие

Комментарии