- 26.07.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №29 (22 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Туганнарым барысы да армиядә өчәр ел хезмәт итеп кайтты. Элек армиядә тәртип булган, ахрысы. Аларның берсе дә, кимсеттеләр, дип зарланмады. Минем кебек 1936нчы елгылар элеккеге Кузнечиха районы Төгәлбай авылында 18 егет иде. Шуның ундүрте өч ел хезмәт итеп кайтты. Без дүртәү генә бара алмадык. Элек яшьләр күп булгач, бик сайлап кына алалар иде. Җиденче классны тәмамлагач, мине механизаторлар әзерли торган курсларга җибәрделәр. Ике ай укыгач, мин чирләп киттем һәм 2 ай больницада яттым. Аннан чыкканда миңа 2нче группа инвалидлык бирделәр. 2 ел укырга да, эшләргә дә ярамый дип, хәрби комиссия «ак билет» бирде. 3 ел төрле больница, санаторийларда дәвалангач, савыктым, аннары группаны алдылар. Әмма армиягә барыбер алмадылар. Казанда электротехника буенча 6 айлык курс тәмамладым һәм йортлар төзү комбинатына компрессор машинисты булып эшкә урнаштым.
Узган ел армиядә милләттәшебез Рамил белән булган хәл халыкны бик тетрәндерде. Шуңа да егетләрнең армиягә бик барасылары килми шул. Казарманы солдатлар чираттан үзләре юа, дип әйтә иде безнең абыйлар. Ул хәзер дә шулайдыр. Рамилдән ниндидер гаеп табып булса кирәк, аны чиратсыз идән юарга кушалар. Ул риза булмагач, командир солдатларга аны мәҗбүр итәргә кушып команда бирә.
Менә шуңа охшашрак хәл минем үзем белән дә булган иде. 1970нче еллар. Комбинатта 5 цех бар иде. Мин эшләгән компрессор станциясе 5нче цехка карый. Заводта 400 кеше эшли. Һәр цехның бытовкасында душ һәм сауна бар. Эш авыр. Халык көн дә эштән соң юынырга керә. Минем эш алай тирләп-пешеп эшли торган түгел иде. Шулай да кайчак мин дә душка кергәлим. Ул чакта әле җәмәгать мунчалары да 16 тиен генә тора.
Шулай беркөнне 5 кеше душка кердек. Шунда Николай дигән берәү минем ботыма сиеп тора. «Нишлисең?» – дигәнемә каршы, хи-хи килеп көлә. Мин дә, хи-хи, дип, тезем белән моның гаурәтенә типтем. Кулы белән каплап, бөгелеп төште. Аннары торып басты да миңа кул күтәреп, сугарга итенә башлады. Минем янда миннән олы Рәшит абый моның кулын тотып алды да: «Отставить, Николай! Сам виноват», – дип, душтан куып чыгарды. Аннан ул бер-ике атна заводта күренмәде.
Менә шул чакта да татарны кимсетүләр бар иде. Әнә Мисбах бабайны да түбәтәен салмаган өчен табиб кабул итми бит. Әле сакчылар чакыртып, тегеләр бабайны коридор буенча сөйрәп барып, типкәләп чыгаралар. Мисбах бабай бу түбәнсетүгә түзә алмыйча, хирургны атып үтерә.
Мин үзем дә кыш көне егылып, кулымның бер бармагын имгәткән идем. Шуны күрсәтергә травпунктка киттем. Башымдагы бүрегем зуррак, эченнән түбәтәй киям. Бүрегемне салдым, түбәтәй башта калды. Табиб аңа игътибар да итеп тормады, рентгенга җибәрде. Сөяге ярылган икән, кулны бәйләп, дарулар язып бирде. Ул хирург та урыс кешесе иде. Аларның да төрлесе була. Черномырдин әйтмешли, кычытмаган җирне кашучысы да бар. Беребезгә дә андый хәлләргә калырга язмасын иде.
Хезмәт ветераны Сөләйман ШАКИРОВ,
Казан шәһәре
Комментарии