Рәнҗетмәгез безне – әтиләр Ватанны яклап үлделәр

Минем әти-әнием ятим бала булганнар. Әнием – гаиләдә бишенче бала, өч яшьтә әтисез, биш яшендә әнисез калган. Аны апалары Казанга приютка алып барып, ипи бирәләр дип, капка астыннан кертеп җибәргәннәр дә үзләре качканнар.

Әтиемне сугыштан 50 ел буена көтеп, өч баланы ялгыз үстереп үлеп китте. Мин бу тормышта бер рәхәт күрмичә яшәдем, диде.

Сугыш беткәнгә 70 елдан артык, ә үзем һаман әтиемне көтәм. Әтидән хәзер ике тапкыр олы яшьтә булсам да. Гомер буе әтиләре кайткан балаларга кызыгып яшәдем.

Бер матбугат басмасында «хәбәрсез югалганнарның кабере юк, бәлки алар берәр җирдә яшәп яталардыр», дип язганнар иде. Ул сүзгә бик нык хәтерем калды. Ник алай булсын ди. Менә минем әти белән күрше Шакир абый сугышка үз теләкләре белән китеп, ничек инде сугыш кырыннан качсын, ди. Аларның гомерләре өзелергә, безгә ятим үсәргә сәбәп – Украина ягына барганда немец самолетлары аларның поездларын шартлаткан. Андый хәбәрсез югалганнарның исәбе юк. Без ятимнәрнең күңелләре болай да яралы. Рәнҗетмәгез безне! Безнең хәбәрсез югалган каберсез калган әтиләр Ватанны яклап үлделәр.

Нурия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

хезмәт ветераны,

Чаллы шәһәре

Комментарии