Күңелләрне рәнҗетмәгез

«Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсендәге (№10, 10 март, 2016) «Җиңүченең бүләге үзенә калсын» дигән язма бик тә үтемле итеп, төпле фикер белән, гадел тәкъдим ясап язылган. Мин тулысы белән килешәм, авторга +5 бу язмасы өчен, шаяру катыш рәхмәтем аңа.

Чыннан да, «Яңа Гасыр» телевидениесендә «Башваткыч» телетапшыруында җиңгән кешене коры-буш калдыру бер дә гаделлек түгел инде, анысы да бит әле «мультиварка»дан узмый, гел бертөрле бүләк, бәясе дә чүпкә үлчим генә. Ә вак-төякләр балалар бакчаларында балаларга бирә торганнар гына инде. «Елмай»га өстәп, кечкенә генә бүләк тә каралмаган. Тагын шунысын әйтәсе килә. Җиңүченең бүләген кулына тоттырып, аннары кире тартып алу бернинди кагыйдәләргә дә сыймый, тамашачылар арасында уен кагыйдәсенә карата нәфрәт уята, минемчә. «Кагыйдә» дигәннән, ул кагыйдә Коръән иңдерелгән кебек, күктән Аллаһы Тәгаләдән иңдерелмәгәндер бит? Аны шушы ТНВ каналының төп җитәкчеләре, әйтик, Илшат Әминов яки Миләүшә Айтуганова җитәкчелеге астында кабул ителгән кагыйдә генәдер дип уйлыйм.

Аннан соң, уенга чакырылган кунаклар да буш кул белән түгел, үзләренә күрә чыгымнар ясап киләләр ул тапшыруга, дулкынланып. Ә соңыннан, «Елмай» белән, яисә төп җиңүче буш кул белән өенә кайтып китә. Бу турыда берәр төпле фикер йөртүче җитәкче юк микәнни студиядә эшләүчеләр арасында? Тагын йөрәкне әрнеткән нәрсә, Нәкый Исәнбәтнең өч томлык мәкальләр китабыннан дигән булып (шулайдыр анысы), тузга язмаган мәкальләр тәкъдим итәләр. Аларның кулланышта, халык телендә сирәк кенә булса да әйтелә торганнары булырга тиештер. Мәсәлән, «Йорт салганчы аның нигезен ныгыт» дигәне мәкальгә дә туры килми, чөнки йорт салганда нигездән башлау табигый хәл, иң элек түбәне япмыйлар бит инде. Тагын берсе: «Маймыл да кеше эшләгәнне эшли». Бу мәкальләр түгел, әйтемнәр генә. Аннары хәрәмләшү дигән нәрсә дә бар. Күрдем мин анда. Җәвит Шакиров алып барган вакытта. Бер ел эчендә Фердинанд Сәлаховны ике тапкыр чакырдылар, икесендә дә машина «отты». Чөнки мәкальләре ике очракта да гади иде. Язмаларын әйләндереп карасыннар, минем белән килешерләр. Мәкаль башкачарак иде, ләкин «кем эшләми, шул ашамый» кебегрәк иде икесе дә. Тамашачы гаделлекне ярата, без ял итеп, ләззәт алып карыйбыз, җан атабыз, әмма хаксыз очракларда җан әрни. Уенчылар гына түгел, тамашачылар да рәнҗи бит, онытмасыннар иде.

«Безнең гәҗит»тә язылган халык фикерен үзләренә кагылган кешеләр дә укысын иде.

Вәсилә АРСЛАНОВА,

Бөгелмә шәһәре

Комментарии