Ирек дигән нәрсәне дә күрдек

Ирек дигән нәрсәне дә күрдек

Олы буын кешеләре хәтерлидер әле, элегрәк заманнарда күп кенә җәмәгать урыннарында урыс телендә генә «Свобода, равенство, братство» дигән өндәмәләр язып эленгән була иде. Менә шуның беренче сүзе авыл кешесенә хөкүмәт тарафыннан тыелган иде. Ул коллыкта яшәргә мәҗбүр булды – теләгән җиренә укырга да, эшләргә дә бара алмады. Казанга бару өчен дә авыл советыннан белешмә кирәк. Егетләр армиядә хезмәт итеп кайткач кына вербовка белән шахта яки төзелә торган зур заводларга эшкә китә ала иде.

Мин үзем дә 1953нче елда авылда җиде классны тәмамлагач, алга таба да уку теләге белән, Казанның сәүдә техникумына сынау биреп кайткан идем. Август ахырларына таба аннан чакыру килде. «Берегез беркая түгел, әнә Куйбышка механизаторлар мәктәбенә барасыз, райкомның күрсәтмәсе шундый. Сезне җибәрсәм, мине партиядән дә төшерәләр, төрмәгә дә утыртып куюлары бар», – диделәр колхоздан. Ул елларда шундый хәлләр дә булгалады. Партия сүзе һәркемгә дә закон иде. Шулай итеп, 1нче сентябрьгә без – ун малайны колхоз машинасы белән Куйбышка илттеләр. Тулай торак бирделәр. Анда өч мәртәбә ашаталар, 260 сум стипендия бирәләр. Алты ай укырга: кемне тракторчы, кемне комбайнчылар төркеменә билгеләделәр. Мин комбайнчылыкка эләктем, чөнки җәй буе комбайнда ярдәмче булып эшләгән идем. Аның төзелешен шактый беләм. Әле ул группага кергәндә, сораштыру үткәрәләр иде. Шулай әйбәт кенә укый башладык. Уку урыс телендә. Бу безгә кыенлык тудырмады, чөнки мәктәптә өч ел буена рус әдәбиятын һәм грамматикасын укыган идек.

Ике ай укыгач, ноябрь бәйрәмендә, өч көн ял бирделәр. Без – 15-16 яшьлек дүрт авылдаш малай – Шакиров Мостафа, Мортазин Әгъзәм, Гыйльманов Хәсән һәм мин – авылга кайтып килергә уйладык. Әти-әнине дә сагындык, күз атып йөргән кызларыбызны да күрәсе килә. Кайта-кайта, Гусиха дигән авылга җиттек. Аннан безнең авылга 10 км кала. Тәмам хәлсезләндек, ашыйсыбыз килә башлады. «Нишлибез?» – диләр малайлар. «Егетләр, авыл кырыенда тегермәнне күрәсезме? Янындагы йортта тегермәнче Николай абый тора, ул минем әти белән Уралда берничә ел хәрби заводта эшләгән. Әти аларга он тарттырырга баргач, ул чиратсыз чыгарып бирә иде. Әти белән мин дә барганым булды. Ул мине белә, анда кереп чыгыйм. Сез шунда юл буенда ял итә торыгыз», – дидем.

Николай абый да, Мария түти дә өйдә иде. Николай абый: «О, Сулейман, какими судьбами?» – дип каршы алды. Мин Куйбышта укыганымны, авылга бәйрәмгә кайтып баруыбызны, хәлсезләнгәнебезне сөйләдем. Шуннан соң Мария түти миңа 400 граммлы алюмин крушка белән сөт һәм бер зур телем ипи бирде. Ашап бетергәч, рәхмәт әйтеп чыгарга җыендым. Шунда Николай абый: «Менә дусларыңа да ярты ипи һәм өч телем сало», – диде. Малайлар тәмләп ашап алдылар, тамаклары туеп китте, кәефләре күтәрелде, җырлап кайта башладылар. Шулай итеп мунчалар кереп, кичен клубка вечерга чыгып, икене кунгач, киткәндә, колхоз машинасы белән илтеп куйдылар.

Еллар үтеп, буыннар алышынды, теге өч сүзнең ирек дигәне дә тормышка аша башлады кебек. Кеше хәзер ирекле: теләсә кайда эшләргә, укырга, яшәргә мөмкинлек туды. Акчаң булып, белемең булмаса да, теләсә кайсы уку йортына керә аласың. Эшләргә дә дөньяның теләсә кайсы иленә барып, эшли дә, ял да итә аласың. Без барып җитәргә һәм яшәргә дигән оҗмах тормышлы буласы килү – коммунизмның да кирәге калмады… Ирек менә шул коммунизм булып чыкты, ахры инде.

Сөләйман ШАКИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии