Хәтер хәзинәсен ачканда...

Хәтер хәзинәсен ачканда...

Мин Бәйрәкә хастаханәсендә туганмын. Тудыру бүлеге акушеркасы мине кулына алып: «Врач туды, врач туды, врач туды», – дип өч мәртәбә өскә күтәреп, әнинең кулына биргән.
Хастаханәгә якын йортта яшәгәнлектән, медицина хезмәткәрләре башкарган эшләр белән танышып үстек без. Сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да медицина хезмәткәрләре «эш сәгате» дигән сүзне белмәделәр. Хезмәтнең авырын да, җиңелен дә хатын-кызлар башкарды. Эш сәгатеннән тыш, йортларга йөреп, температуралы, йогышлы чир белән авырган кешеләрне белү өчен санитар тикшерүләр үткәрделәр. Кызамык, дифтерия, скарлатина белән авыручы балалар да еш очрый иде. Трахома да халык арасында киң таралды. Тиф белән авыручылар да булды. 1936нчы елда чәчәк авыруы бетерелгән дип фаразлана. Медицина хезмәткәрләре язгы-көзге пычракта да, кышкы буранда да җәяү йөрделәр. Транспорт юк. Хәзерге яшь буын табиблары ул замандагы эшләрнең авырлыгын күз алдына да китерә алмыйлар, дип уйлыйм.
Ягу өчен утынны, атларга ашату өчен печәнне хастаханә хезмәткәрләре үзләре әзерләде. Ягу өчен Кызыл Таң яныннан торфны үзләре чыгарып, урманнан утынны үзләре кисеп, үз көчләре белән хастаханәгә ташыдылар.
Хастаханә (стационар) эчендә дә эш җиңел түгел. Канализация юк, су юк. Суны мичкәгә тутырып, ат белән алып кайталар. Аннан чиләкләп стационарга ташыйлар.
Шәфкать туташлары, процедуралары беткәч, шприцларны, аларны кайната торган савытларны чистарталар да, кабат кайнатырга куялар, төнлә йокламыйлар.
Йогышлы чир белән авырганнарны да Бәйрәкә хастаханәсендә дәвалыйлар (1958нче елга кадәр). Аларны инфекциянең төренә –кызамык, дифтерия, скарлатина, туберкулез һ.б. карап, аерым палаталарга урнаштыралар, һәрберсенең карават астына судно-чүлмәк куялар, юынгыч – палатада. Палатаны тыштан бикләп куялар, чыгып йөрергә ярамый.
Авырулар терелеп чыккач, урын-җир әйберләрен дезкамерада эшкәртәләр. Дезкамера хастаханә ишегалдында, аны утын ягып эшләтәләр.
МИН – ТАБИБӘ
1963нче елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, юллама белән Бәләбәй шәһәренә эшкә килдем. Бәләбәйдә район һәм шәһәрнең баш стоматологы, үзәк хастаханәнең хирургия бүлегендә хирург булып эшләдем. Ниятем фән өлкәсендә эшләү, дәвалау нәтиҗә бирмәгән тешләрне алып, дәвалап, кире урынына утырту (реплантация) һәм башкалар иде.
1967нче елда Мәгъсум Нурзаһид улы белән гаилә кордык. Баш табибның мине эштән җибәрәсе килмәде. Мәгъсумга урын әзерләп, аны да безгә эшкә чакырды. Яшь белгеч булгач, аны да эштән җибәрмәделәр. Минем үземә Бәйрәкә хастаханәсенә эшкә кайтырга туры килде.
Һәр баш табиб эшкә килгәч, хастаханәнең матди базасын ныгытырга, эш шартларын яхшыртырга тырыша. Әсфәт Сөләйман улы Абдуллин стационарның агач түбәсен калайга алмаштырды.
Илдус Гали улы Низамов стационарга янкорма эшләтте, стационарны җылыту өчен ташкүмер яга торган пар казаны ясатты. Калган биналар утын ягып җылытылды.
Сәетов Мәгъсум Нурзаһид улы бөтен биналарны җылыту өчен аерым котельный эшләтте. Аның өчен бик күп торбалар кирәк иде. Эшнең шундый катлаулы вакытында Мәгъсумне хәрби комиссариат укырга җибәрде. Эш минем өстә калды. Көз җитеп килә, сентябрь ае. Шофер Мәүлетҗан абый белән «Москвич» машинасына утырып, торба эзләргә Баулыга киттек. Анда торба таба алмагач, Азнакайга юл тоттык һәм нефтьчеләрдән җитәрлек күләмдә торбалар алып кайттык. Кышка кергәнче хастаханәнең барлык биналарын да җылылык белән тәэмин иттек, гаражга да җылылык үткәрдек.
Шәфкать туташлары җимерелергә торган иске бинада яшиләр иде. Алар өчен яхшы бүрәнәләрдән ике бүлмәле яңа торак төзелде. Һәр бүлмә дүрт кешелек, ике бүлмә арасында зур кухня. Яңа Ел бәйрәмнәрен дә шул бинада үткәрә идек. 
Медицинада берничә белгечлекне белүем аркасында без ике табиб үзәк хастаханәләрдә күрсәтелә торган медицина төрләрен халыкка якынайттык. Хирург, педиатр, терапевт, акушер-гинеколог, лор-врачлар күрсәтә торган медицина ярдәмен оештырдык. Тонзиллэктомия, аденотомия, гайморотомия, теш казнасыннан кисталар алу, кайбер пластик операцияләрне үзем ясадым. Бөтен операцияләрне дә өлкән шәфкать туташы Рәзидә Нәзир кызы белән башкардык. Ул талантлы оештыручы, коллективта җылы атмосфера тудыра белүче оста җитәкче. Ул үз вазыйфаларын төгәл үтәүче, сабыр холыклы, аның белән бергә эшләгән дәвердә бер генә дә ризасызлык белдергәнен хәтерләмим. 
АТ КЫЛЫ БЕЛӘН ҖӨЙ ТЕКТЕМ
Бер очракны искә аласым килә. Отпускыга чыгуымның беренче көнендә мине стационарга чакырдылар. Анда эштә җәрәхәтләнгән бер ир кешене китергәннәр. Битендәге тиреләре мускуллары белән борын өстеннән үк китап бите шикелле сул яктан уң якка әйләнеп төшкән. Карарга куркыныч: кан ага, киемнәре канга буялган. Бит тиреләрен җыя-җыя, Рәзидә белән пластик операция ясадым. Ат кылы белән тектем. Ат кылын үзем белән Бәләбәйдән алып килгән идем. Җәрәхәтләре җөй калдырмыйча төзәлде. Мин үзем дә: «Авыруның бәхете бар икән, пластик операцияләр ясый белгән кулга эләкте», – дип куандым. 
Вакытында прививкалар ясау нәтиҗәсендә, участоктагы балалар арасында йогышлы чирләр таралмады. 
Безнең хастаханә районда гына түгел, республикада да призлы урыннар ала башлады. Беренче урынны алгач, сәламәтлек саклау министры Иршат Закир улы Мөхетдинов үзе Бәйрәкәгә килеп, безнең коллективка Мактау грамотасы тапшырды. 
1974нче елның 31нче маенда Бәйрәкә хастаханәсендә «Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү» дигән темага республиканың күчмә конференциясен үткәрдек. Анда үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасарлары, участок хастаханәләренең баш табиблары катнашты. Мин анда доклад ясадым. Аннан соң мине республика активы киңәшмәсенә чакырдылар, анда чыгыш ясадым. 
ХЕЗМӘТТӘШЛӘРЕМ
Үз вакытыбыз белән хисаплашмыйча, көне-төне эшләдек. Без эшләгәндә 10 урынлык тудыру бүлеге дә бар иде. Без китү белән аны яптылар. 
Төнлә дә еш чакыралар иде. Чакырганда тизрәк хастаханәгә бару өчен, аяк киемнәрен дә кичтән киеп йөгерерлек итеп җайлап куя идек. Кыш көне машина юлы булмаганда, җигүле атка утырып йөрдек. 
Мин үземнең кыш көне тракторга утырып авыру карарга Хөррияткә барганымны хәтерлим. 1967-1977нче елларда Бәйрәкә хастаханәсендә эшләп, сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләр: 
Биккинина Мәсхүдә Сафа кызы,
Сәетов Мәгъсум Нурзаһит улы,
Сәетова Гасимә Әхмәди кызы,
Галиева Рәзидә Нәзир кызы,
Ширеева Венера,
Галиева Роза (Розалия),
Хәсәнова Венера,
Садыйкова Мөнәвәрә,
Шәрипова Әнисә,
Мөхәммәтшина Сәкинә,
Зарипова Мөкәрәмә,
Әхмәтшина Наҗия, 
Әюпова Наҗия,
Сайдыков Мәүлетҗан,
Гарипов Миңнур, 
Зарипов Лотфулла һәм башкалар. 
1977нче елны мине Баулы үзәк район хастаханәсенә баш табиб урынбасары итеп күчерделәр. 
Мин медицина хезмәткәрләренең һөнәри белемнәрен күтәрүгә, квалификацияле медицина ярдәмен авыл халкына җиткерүгә зур игътибар бирдем. Участок хастаханәләренә бару өчен биш бригада оештырдым. Һәрбер бригада үзләренә беркетелгән авырулар янына айга бер мәртәбә чәршәмбе көнне минем җитәкчелегемдә йөрделәр. 
1991нче елны Баулы районы ике районга – Ютазы һәм Баулы районына бүленде. Мин Баулыда калдым. 
Гасимә СӘЕТОВА, 
Татарстанның атказанган табибәсе

Комментарии