- 26.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №5 (май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Без сугыш чоры балалары авылда һәр йорт саен бишәр-алтышар була идек. Мин биш балалы гаиләдә уртанчы бала. Инде Сания апам белән икебез генә калдык. Сания апам да әкрен генә 90 яшенә якынлаша. Очрашкан вакытларда балачакларны сөйләшәбез. Бер очрашып чәй эчкәндә апа озак кына бал савытына карап утырды да: «Мин бит бер мәртәбә үлеп терелгән кеше», – дип әйтеп куйды. Аннары сөйләп китте:
– Җиденче яшем белән бара идем. 1942нче елның җәй айлары. Болыннарда печән җыеп киптерә торган вакыт. Бөтен авыл халкы иртәдән кичкә кадәр печән җыя. Әбәдкә дә кайту юк. Авылның ир-атлары сугышта. Әтиебез турында кара мөһерле хат килде. Шулай да әти исәндер дип өметләнәбез. Уң як күршеләребезнең дә әтиләре сугышта. Без, балалар, көне-төне бергә. Үзебезгә үзебез хуҗа. Әниләр караңгы төшкәч кенә кайта. Без күрше кызы – дүртенче яше белән бара торган Әбидә белән кечкенә генә чиләк тотып, әниләр янына ботка ашарга барырга булганбыз. Болында эшләүчеләргә әбәдкә колхоз ботка пешереп, чәй кайната икән. Бу турыда кемнәндер ишеткәнбездер инде. Өйдә безне көне буена беркем дә ашатмый. Ишен буйлап болынга киттек. Ул вакытта әле инешләр мул сулы. Анда һәр чакрым саен урыслар тегермән тезгән. Ни өчен урыслармы? Чөнки аларда агач материаллары бар.
Бер чакрымнар ераклыкта булган тегермәнне мин дә хәтерлим. Сүтеп, агачларын, ташларын ферма янына ташып куйганнар иде, алар шунда әкрен генә юкка да чыкты. Тегермән хуҗалары йорт-җирләрен калдырып, гаиләләре белән каядыр күчеп киттеләр, дип, олы кешеләр сөйли иде.
Инешнең мул сулы булуын тегермән хуҗалары күзәтеп кенә торган. Чишмәләрне дә чистартканнар, чөнки сазламыклар яңгыр, кар суларын үзенә сеңдерә. Хәзер әнә Иделдә дә су кимеде. Ә бит аны да безнең шул инешләребез тулыландыра иде. Иделнең суын әнә шундагы вак сазламыклардан эзләргә кирәктер. Читкәрәк кереп киттем, без бит Сания апа белән истәлекләр сөйләшә идек.
– Авылдан бераз киткәч, зират астында колхозның умарталыгы бар. Умартачы бал аертып алган вакыт. Бу вакытта кортлар бик усал була. Без шул вакытка туры килгәнбез. Умарта кортлары тәнебезне сырып алды. Әле ярый шул тирәдә эшләгән авылдашлар күреп, өстебезгә су сибеп, бал кортларыннан азат итте. Кортлар безне күп итеп чагарга өлгергән, икебез дә коточкыч булып шешендек, – дип сөйли Сания апам. – Нәрсә эшләргә кирәген беркем белми. Әдибәне әнисе Сәлимә апа Күлле Киме больницасына алып китә. Анда да табиблар, без булыша алмыйбыз дип, Казанга алып барырга куша. Нинди юллар белән барып җиткәннәрдер, ул вакытта машиналар да юк бит, автобуслар да йөрми. Әдибәне Казанда коткарып калалар. Бер-ике ай больницада ятып чыкты. Берничә операция ясыйлар, битенә, маңгайларына тәненең башка җиреннән алып, тире күчереп утырталар. Әдибә апа бүген дә исән, ике малай үстерде. Үзе дә фельдшер булып эшләде.
Ә Сания апамны Казанга алып барырга мөмкинлек булмый. Нәрсә булса, шул булыр, дип, салкынчарак урынга яткыралар. Әле миңа ул вакытта биш кенә ай. Сания апамның бәхетенә, гомере бетмәгәндер инде, күршедәге кендек әбиебез Өммегөлсем апаның Казанда яшәүче кызлары кайткан була. Шул ике апа бик җентекләп Сания апаның башына, битенә кадалган корт укларын чүпләп, тәнен чистарталар. Апам берничә көн аңсыз ята. Шулай да Әдибә апага караганда тизрәк, операцияләр ясамыйча гына да терелә.
Чәй эчкәндә бал тәмле булса да, аның әнә шундый куркыныч яклары да бар. Бал аерткан вакытта кортларга очрамавың хәерле.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии