Укаң коелмыймы, дустым?

Кешенең дәрәҗәсе кайчан төшә? Әлеге сорауны үз-үзегезгә биреп караганыгыз бармы? Әлбәттә, акны – карадан, яхшыны яманнан аера белгән, азмы-күпме дөнья күргән кеше бу сорауга һич икеләнмичә җавап бирәчәк. Шул исәптән мин дә.

Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Без үскәндә әбием еш кына: «Һәр авылның үз юләре», – дия торган иде. Дөрес сүзләр. Үз дөньясында үзенә генә хас булган «кануннарга» буйсынып, һәр авылда яши әлеге гадәти булмаган сәер кешеләр (юләр дип һич атыйсы килми шуларны).

Мин үскәндә минем туган авылымда да бар иде андый кеше, бүгенге көндә дә яши андыйлар. Беренче карашка сәерлекләре күзгә ташланса да, дөньяны аңлап, сөйләшеп торулары бөтенләй башка фикер калдыра. Әнә бүген дә мине күрүгә ерактан ук, русчалатып, аналы-кызлы: «Гүзәл, сәлам! Хәлләрең ничек? Эшкә киттеңме?» – дип сорау арты сорау яудырдылар. Мин дә кыенсынып тормадым. Ерактан ук кулымны күтәреп, сәлам бирдем үзләренә. Шуны гына көткәндәй, адымнарын тизләтеп, якын кешеләрен күргәндәй, яныма ук килеп бастылар. Хәлләрне сораштылар. «Гадел ничек? Укый аламы? Авырдыр инде?» – дип сорау арты сорау бирде сөйләшүгә сусаган әңгәмәдәшләрем. («Сөбханаллаһ, һәр нәрсәдән хәбәрдар үзләре», – дип шаккатып, тел шартлатып куйдым үзалдыма!) Сөйләшә торгач, кешеләрнең явызлыкларына зарланып, күңелләрен дә бушатып алдылар. Юк, исемнәрен телгә алып, теге яки бу кешедән зарланмый алар, гомумиләштереп, үзләренчә үпкә белдереп алалар.

Алар миңа әллә ни еш очрамый. Очраган чакта шулай моң-зарларын тыңлап, үземчә киңәшләр дә биреп куям үзләренә. Шул вакыт янәшәмдә басып торган танышым каты итеп җиң очымнан тартып куйды: «Әйдә, җүләрләр белән сөйләшеп, дәрәҗәңне төшермә!» Русчалатып, кычкырып, алар аңласын һәм ишетсен дип әйтте ул бу сүзләрне. Икебез ике якка аерылгач та, әлеге сүзләр миңа тынгы бирмәде. Әгәр чынлап та шулай икән, минем дәрәҗәм бөтенләй түбән тәгәрәгән булып чыга. (Елдан артык күрше булып яшәдек үзләре белән). Чөнки мин һәрвакыт туктап, алар белән сөйләшеп торырга да, моң-зарларын тыңларга да, шатлык-сөенечләрен бүлешергә дә вакыт табам. Ә алар, бездән аермалы буларак, юк кына нәрсәләргә дә сөенә белә. Яраткан гөле чәчәк аткан, чәчәк орлыклары тишелеп чыккан, фәлән кеше бүген аларга сәлам биреп киткән… – менә шул алар өчен шатлык чыганагы.

Уйларымнан арынырга да өлгермәдем, кечкенә генә пакет тотып, эш урыныма килеп керде алар. «Монысы Гадел белән сиңа күчтәнәч», – дип, пакетны зур бер канәгатьлек хисе белән өстәлгә китереп куйды әни кеше.

«Алмыйм, кирәк түгел», – дип тарткалашуларым файда китермәде. Һич көтмәгәндә шул пакетның хуҗасына әйләндем дә куйдым. Үзләре каршында ук пакетны ачтым. Күрәм, аларның йөзләрендә канәгатьлек билгеләре чагылып үтте, ирен очларына елмаю эленде. Пакет эчендә ике шоколад һәм кечкенә калай савытта персик компоты ята. «Шоколадларны малаеңа бирерсең, яме. Алар башны эшләтә. Аңа шоколад ашарга кирәк. Ә компотын үзең эчәрсең», – диделәр дә, саубуллашып чыгып та киттеләр. Әлеге вакыйга турында сөйләп күрсәткәч тә, күбесе: «Җирәнмичә, ничек алдың алардан әйбер?» – диделәр. Ә мин җирәнмәдем, алдым, җәмәгать! Шоколады белән улым сыйланса, компотыннан хезмәттәшләремә дә авыз итү бәхете насыйп булды.

Үзгә бер дөньяда яшәүчеләр белән сөйләшеп, аларның чын күңелләреннән биргән күчтәнәчләре белән сыйланганнан гына дәрәҗә дигәннәре түбән тәгәри микәнни соң ул? Кемнәр өчен шулайдыр да, бәлки. Тик минем фикерем башкача шул. Күрәсең, үзем дә бераз «тегеләйрәктер» инде.

Сер түгел, сәеррәк затларны, аларның үз дөньясы, дип күрмәмешкә салышып, урап узарга тырышабыз без. Укабыз коелудан, баш очыбыздагы таҗның егылып төшүеннән, әлеге дә баягы дәрәҗәбез түбән тәгәрәвеннән куркабыз. Бер карасаң, күпләрнең өч тиенгә дә тормаган дәрәҗәсе төште ни дә, төшмәде ни…

Үзләрен элита дип санап, башкаларның җиң очыннан тартып, дәрәҗәләре төшүе өчен «борчылган», борын чөеп, әллә кем кыяфәте ясап йөрүче мескен җаннар арасында үз дөньяларында көн итүчеләргә генә түгел, башкалар белән бергә болганчык дөньяда яшәүче гади кешеләргә дә яшәве җиңелләрдән түгел шул…

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Комментарии