Йөз ел элек өмет булган, ә бүген?

Йөз ел элек өмет булган, ә бүген?

Бер гасырлык тәнәфестән соң, 18-20нче апрельдә Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтае узды. Бер гасыр элек хатын-кызларны нәрсә борчыган да, хәзер нәрсә борчый – шуны күзәттек.

БЕР ГАСЫР ЭЛЕК

1917нче елның 24-25нче апреле. Казан шәһәре Новый клуб бинасы (Горький урамы, 3нче йорт – озак еллар травматология институты булып торган бина. – Авт.). Бөтенрусия мөселман хатын-кызларының Казандагы беренче съезды. Анда Русия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак катнаша. Тарихи мәгълүматлар белән тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерова таныштырды.

Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң, патша хөкүмәте бәреп төшерелеп, вакытлы хакимият урнашкач, шушы хакимиятнең иң беренче декретларыннан берсе урыс хатыннарына Учредительное собраниедә ирләр белән бертигез хокук бирү була. Бу хәбәрне ишетүгә, ягъни 5нче мартта, Мәскәүдә яшәүче татар хатын-кызлары җыелыш уздыра һәм Дәүләт Думасының мөселманнар фракциясенә мөрәҗәгать белән чыга. Анда мондый сүзләр була: «Мәскәү хатын-кызлары яңа хөкүмәтне тәбрик итә! Бу хөкүмәт татар хатын-кызларының ничә гасырлар буе тапталып килгән хокукларын торгызыр дип өметләнәләр». Мөрәҗәгать тиз арада матбугатта басылып чыга һәм бөтен татар дөньясын кузгата. Татарлар яшәгән барлык шәһәрләрдә, алай гына түгел, зур авылларда да хатын-кызлар җыелышлары уза башлый. Һәрберсендә бердәнбер карар кабул ителә: тиз арада татар хатын-кызларының гомуми съезды үткәрелсен һәм аның урыны Казан шәһәрендә булсын. 19нчы мартта Казанда үткәрелгән җыелыш съездны үткәрергә турыдан-туры хәзерлек дияргә була, чөнки бу җыенда съездны үткәрү өчен иганә җыела. «Кайбер хатын-кызларыбыз меңәр сум иганә җыйдылар», – дип яза Якуб Хәлили. Ә 1917нче елда 1000 сум бик зур акча булган.

Съездда катнашу өчен төрле шәһәрләргә 60 чакыру җибәрелсә дә, 90 хатын-кыз үзен вәкил итеп күрсәтүләрен сорый. 24нче апрельдә съезд башланып китә. Казанда яшәүче 300дән күбрәк хатын-кыз чыгышларны тыңлап утыра. Съездның рәисе итеп хатын-кызларны яклап көрәшкә күтәрелгән Хәдичә Ямашева-Таначева күрсәтелә.

25нче апрельдә съездда мондый карарлар кабул ителә:

– ир белән хатын-кыз бертигез хокуклы булып танылсын;

– хатын-кызларга иҗтимагый-сәяси эшләрдә катнашырга хокук бирелде, димәк, сайлауларда катнашу хокукы да бирелсен;

– күпхатынлылык рөхсәт ителмәсен;

– сигез яше тулган һәр балага уку мәҗбүри булсын;

– кызлар өчен урта һәм югары белем бирү мәктәпләре ачылсын;

– хатыннарга йөзләрен ачып йөрү тыелмасын;

– уку яше җитмәгән балалар өчен бакчалар һәм тәрбия йортлары ачылсын;

– шәһәрләрдә һәм авылларда аналарны саклау җәмгыятьләре ачылсын.

Карарлар бертавыштан кабул ителә. Һәм 1нче майда Мәскәү шәһәрендә ачылачак Бөтенрусия мөселманнары съездына кую өчен тәкъдим ителә. Хәдичә Таначева Казан Шәһәр Думасына депутат булып сайлана.

Озак та үтми, кабул ителгән карарларны тормышка ашыру буенча эш башлана. Сәламәтлек саклау буенча бушлай лекцияләр укыла башлый. Яшьләрне югары уку йортларына әзерләү, мөгаллимәләр хәзерләү һәм булганнарының белемен күтәрү курслары ачыла. Хатын-кызларны яңа һөнәрләргә өйрәтү өчен бакчачылык, умартачылык курслары эшләп китә.

Ләкин октябрь революциясе генә күп өметләрне кисә. Съездда катнашкан Сәлимә Якупова, Илһамия Туктарова, Багустан Мөэминова, Абруй Сәйфиләр 20шәр ел лагерьларда тилмерә. Мөхлисә Бубый, Мәрьям Мозаффаровалар атып үтерелә. Хәдичә Таначева 10 ел Коми лагерында тилмергәннән соң, Красноярск краена мәңгелек сөргенгә җибәрелә һәм шунда үлеп кала. Хәтимә Камалова, Рауза Солтангалиевалар гражданнар сугышында һәлак булалар. Фәһрелбанат Сөләймания, Фатиха Аитова, Зәйнәб Хәсәни, Зөһрә Салихлар һәм башкалар яраткан эшләреннән читләштерелә.

Изображение удалено.БЫЕЛГЫ СЪЕЗД

Быелгы съезд да ике көн дәвам итте. Ләкин шул 2 көндә җитди сөйләшүгә җәмгысы 3 сәгать вакыт бирелгән иде. Беренче көнне – татар милләтенең үсеш стратегиясе белән таныштыруга – 1 сәгать. Ул стратегия белән хатын-кызларның үзләренә танышырга, ә очрашу вакытында тәкъдимнәр кертергә кушарга булыр иде. Тик алай эшләмәделәр: болай да кыйммәтле вакыт Бөтендөнья татар конгрессы сайтында эленгән стратегия эскизы белән таныштырып үтте, тәкъдимнәр кертергә вакыт калмады. Дөрес, үз тәкъдимеңне язмача да бирергә мөмкин. Ләкин трибунадан сөйләнсә, башка ханым һәм туташларда да фикерләр уятыр иде бит. Ә болай сайтка кереп әллә укыйлар ул тәкъдимнәрне, әллә юк.

Икенче көнне җитди сөйләшүгә 2 сәгать бирелде, анысы – пленар утырыш. Калган вакытта хатын-кызлар өчен Казан балалар бакчаларына экскурсия, Камал театрында спектакль карау, «Калфак туе» кебек чаралар оештырылды.

Пленар утырыш буласы филармония фойесында ярминкә оештырылган иде: кемдер кулдан тегелгән курчак сата, кемдер – Ырынбур шәле, кемдер – чигүле калфак. Күз алдыгызга китерегез: 500дән күбрәк хатын-кызны шушы фойега кертеп тутырганнар. Монда «Бүгенге заманда хатын-кызны нәрсә борчый?» дигән сорауны бирү урынсыз иде (теориядә генә түгел, практикада да сынап карадык: сорауга җавап бирүче табылмады – «базар» таралганчы, ханымнарның аласын алып каласы бар иде шул).

Сорап-сорап та, «сезне бүген нәрсә борчый?» дигән сорауга җавап ала алмагач, резолюциядә нинди мәсьәләләр күтәрелгәнен карарга булдык. Хәер, журналистларга резолюция проекты бирелмәде. «Карап алыйк әле», – дип делегатлардан теләнергә мәҗбүр булдым. Ләкин берәүдә дә резолюция проекты табылмады. «Бездә юк бит ул. Ә, пакетка салынган идемени? Алайса ул пакет кунакханәдә калды инде», – диештеләр. Резолюцияне күрмәгән-укымаган булсалар да, залга җыелган ханым һәм туташлар бердәм рәвештә кул күтәреп, аны кабул итеп тә куйдылар.

Соңыннан Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан укып таныштык, менә мондый пунктлар бар быелгы резолюциядә:

– татар гаиләсе дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә;

– туган телебезне гаиләдә куллану зарурлыгын аңлату эшләрен киң күләмдә һәм даими рәвештә алып барырга;

– татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотарга, хатын-кызларның җирле оешмаларына моның өчен мәктәпләр белән даими элемтәдә булырга;

– туганнан алып (балаларга милли исем кушу, бишек җырларын ишеттерү, милли тормыш нигезләрен өйрәтү, туй йолаларын аңлату һ.б.) соңгы юлга озатуга кадәр үтәлүче гореф-гадәтләрне халыкка аңлату эшләрен дин әһелләре белән берлектә алып барырга;

– никах мәҗлесләрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен, «Килен-кайнана», «Төп нигез», «Соңгы васыять» йолаларын югары тәрбияви-мәдәни дәрәҗәдә оештыручыларның тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куярга;

– буйдак ир-егетләр, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән эшләү өчен «Парлылар» клубларын булдырырга;

– милли киемнәрне популярлаштыру максатыннан «Милли киемнәр», «Шәҗәрә» бәйрәмнәрен оештыру эшләрен дәвам итәргә;

– «Ак калфак»ның Интернет-сайтын булдырырга;

Югыйсә, күпкә тәгаенрәк тәкъдимнәр дә кертелмәде түгел. Әйтик, Тәэминә Биктимерова: «Казаныбызда бер генә татар хатын-кызына да һәйкәл юк. Сара Садыйкованың әзер һәйкәле ята, Сөембикәнең һәйкәл проекты эшләнгән дип беләм. Шуларны куйдыру артыннан йөрергә кирәк», – дип әйтеп караган иде. Милли университет мәсьәләсе дә кузгатылмады. Кыргызстанның 2011-2017нче еллардагы Президенты хатыны, медицина фәннәре докторы Рәйсә Атамбаева үсмер кызларның сәламәтлеген саклау үзәкләре булдырырга кирәк, дип чыгыш ясады. Урыс телендә ясалган чыгышта татар кызларының сәламәтлеге турында гына түгел, гомумән барлык кызларның сәламәтлеге турында да әйтелде, билгеле. Шулай да тәкъдим булды бит. Резолюциягә кертелмәде генә. Ә хәзерге Татарстан Президентының хатыны (димәк, Татарстанның беренче ледиы) Гөлсинә ханым съездда бөтенләй юк иде. Әллә чакырылмаган, әллә чакырып та килмәгән.

Йөз ел элек узган съезддан соң, Якуб Хәлили: «Съезд татар галәмендә шатлык һәм өмет тудырды», – дип язган булган. Быелгысын күрсә, нәрсә дип язган булыр иде икән…

Быелгы съездда Татарстан Республикасы район һәм шәһәрләреннән, Русиянең 52 төбәгеннән, 17 чит илдән 543 делегат һәм шәрәфле кунак катнашты, диелде.

Иң зур делегация Башкортстаннан – 50 кеше.

Иң яшь делегатка – 16, иң өлкәненә 74 яшь. Делегатларның уртача яшь – 42.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии