Сәламәтлек сагында

Татар халкының мәкале саулык – зур байлык ди, чөнки сәламәт булмаган кеше үзен тулаем бәхетле саный алмый, ә андыйлар көннән-көн арта бара. Саулыкның иң зур байлык икәнен һәркайсыбыз белә, тик аңа игътибарыбыз гына җитеп бетми.

Узган елның октябрь аенда Казанның Исаев урамында урнашкан сугыш ветераннары госпиталендә дәваланып чыктым. Табиб-кардиолог Риян Зәйнуллин шунда дәваланырга юллама бирде. Биредә регистратурадан ук үзләренең якын туганнары кебек каршы алалар. Килгән көнне кардиология бүлеге мөдире Мөнирә Хафизова кабул итте. Ул минем дәвалаучы табибәм дә иде әле. Диагноз куйганнан соң, госпитальнең эхокардиография бүлеге табибәсе Фәния Галиуллина һәм хирург Дамир Раззановларның киңәшләрен искә алып, төрле анализларның нәтиҗәләреннән чыгып, махсус ысуллар белән дәвалый, сәламәтләндерә башлады. Бик ягымлы, шәфкатьле, гадел, үз эшен намус белән башкаручы табибә. Сәләтле оештыручы, тәҗрибәле табибә буларак, үз карамагында эшләүче табибларга, шәфкать туташларына һәм башка хезмәткәрләргә тиешле киңәшләрен бирә, шул ук вакытта таләпчән дә. Авыруларның мәнфәгатьләрен кайгырта, тиешле дәвалар бирә, күңел төшенкелеге булган авыруларны юата, яшәргә өмет уята. Бу, үз чиратында, авыруларга өстәмә көч бирә. Палаталар һәрвакыт чиста, санитария-гигиена таләпләренә туры килә, бөтен уңайлы шартлар тудырылган.

Госпитальнең тәҗрибәле җитәкчеләренең берсе – һәркемгә игелекле, мәрхәмәтле баш табиб урынбасары Рамил Мөхәммәтдиновка һәм барлык хезмәткәрләргә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барысына да исәнлек-саулык, иминлек, гаилә бәхете теләп калам.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны

Комментарии