- 26.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бер уйласаң, гади генә авылда ниндидер яңалык, үзгәреш тә табып булмас кебек. Әмма кайткан саен, уйланырлык очраклыкка яки берәр вакыйгага тап буласың. Моннан дүрт дистәләп еллар элек язгы инеш суының ярларыннан ташып чыкканы истә калган. Кечкенә генә инеш суы киң бер елганы хәтерләткән иде шунда. Зәки агай агач тагарагының ян-ягына такталар беркеткән килеш, елга уртасында йөргәндә «Балык тоту өчен нинди шәп җайланма ясаган!» дип уйлап куйган идем. Бер елны елганың нәкъ шул урынын карарга төшкәч, елга аша салынган басманы күреп, уйлап табучысы һәм салучысы белән тизрәк сөйләшәсем килде.
Теге елны үзе уйлап тапкан җайланма белән авылыбызның бар малай-шалайларын да гаҗәпкә калдырган беркатлы, синең хәлеңә һәрчак керергә әзер булган Зәки абзыйның улы Фәнис Шәрифуллиның иҗат эше булуын белгәч, ничектер, аптырамадым да. Күрәсең, кешеләргә яхшылык, иманлык күрсәтү һәм чиксез матурлык тудыру ерак нәселдән киләдер.
– Ә, басманымы?.. Дусларым Илнур Хәйруллин, Ришат Хәбибрахманов, Айдар Галимуллин һәм башкалар белән берничә ел рәттән урнаштырабыз инде, – дип сөйләп китте Фәнис Зәки улы.
Урамны икенче ураганда, Фәнис клуб алдындагы рәшәткәләрне буяп тора иде. Бу юлы буш вакытын (авылда буш вакыт бик сирәк тәтесә дә) авылның мәдәният йортына булышып үткәрергә уйлаган икән.
– Казаннан Бехтерев исемендәге республика психиатрия клиника больницасы баш табибы Фәрит Зиһаншин калдырып киткән иде бу буяуларны, – диде ул.
Менә шундый уңган-булган Дусайныкылар. Мамадыш райпосында «ГАЗель»дә халыкка көн дә җылы икмәк ташучы Фәнис һәм өстә исемнәре телгә алынган егетләр хәзергә нәниләргә утырып балык тоту яки күршедә урнашкан Өске, Көмеш күл авылларына «Утбал» дип аталган үр аша бару өчен күпер генә салсалар, алга таба кем белә?..
Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,
Алабуга – Мамадыш – Дусай

Комментарии