22нче апрель – Ленин туган көн. Ленин кем ул?

Бу сорауга чит ил кешесе, мөгаен: «Ленин Бөтендөнья пролетариаты юлбашчысы булган», – дияр. Русия һәм СССРдан аерылган илләрдә яшәүче өлкәннәр белә: «Ленин – 1917нче елгы Октябрь революциясен оештыручы һәм беренче социалистик дәүләт җитәкчесе», – диячәк алар. Ә яшьләрнең күпчелеге, бәлки, җавап та бирә алмастыр. Әгәр шушы ук сорауны Татарстанда яшәүче кешегә бирсәләр? Мин, мәсәлән: «Ленин татар халкының дәүләтчелеген торгызучы бердәнбер урыс патшасы булган», – дияр идем.

1552нче елда, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, татар халкының дәүләтчеллеге юкка чыга. Казан губернасы татар губернасы булып исәпләнми. Ә безнең тирәләр исә Минзәлә өязе составында ике тапкыр – Оренбург, ике тапкыр – Казан, ике тапкыр Уфа губерналары составында булган. Фәкать Октябрь революциясе җиткәч, Ленин инициативасы белән, Союздаш республикалар эчендә урыс булмаган милләтләрнең автономияле республикалары төзелә. Шул исәптән 1920нче елның 27нче маенда РСФСР составында АССР булдырыла, аның дәүләтчелегенә нигез салына. Аның үз территориясе, конституциясе, закон чыгару органнары булдырыла, татар телендә уку-язу хокукы бирелә, милли мәдәниятне үстерү мөмкинлеге туа. Менә шуның өчен дә милли республика һәм өлкәләрдә Ленинга ихтирам аеруча зур булган. Казан шәһәрендә генә дә аңа 20 һәйкәл төзү, әлбәттә, очраклы хәл түгел.

Безнең авылда да бар Ленин һәйкәле. Аны мин 1978нче елда төзеткән идем. Ул – Минзәлә районында бердәнбер. Мәктәп капкасыннан керүгә: «Хуш киләсез, балалар! Мин сезгә уку өчен бөтен мөмкинлекләр тудырдым, «Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга» дигән шигарь васыять итеп калдырдым», – дигән кебек каршы ала.

Ленин һәйкәлләренә бүген дә күп илләрдә, бигрәк тә Кытайда, ихтирам белән карыйлар. Ә менә Украина һәм кайбер Балтыйк буе илләрендә, һәйкәлләрнең һәм сәнгать әсәрләре саклана торган биналарның кагылгысызлыгы турында Бөтендөнья килешүе булуына карамастан, җимерәләр. Әлбәттә, бу гади халык эше түгел, Ленинның бар милләтләргә дә тигез хокук биргәне өчен, нацистлар җавабы.

Ленин – тарихи шәхес. Андыйлар турында: «Йөз елга берәү генә туа», – диләр. Кулында хакимият тә, матди байлык та булмаган көе, миллионлаган кешеләрне үз артыннан ияртә алган күренекле шәхес ул.

ЗӨФӘР ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии