- 26.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №15 (21 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
“БГ”да “Сәет кардоны” язмасын укыгач (10 февраль, 2010 ел), сугыш еллары хатирәләре тагын бер тапкыр күз алдымнан узды.
Әтием сугышка киткәндә, мич ягып өй җылытырлык та рәт булмагач, әни белән мине, 4 яшьлек баланы, әбиемнең сеңлесе Мөкәррәмә түтәй үзләренә чакырган. Аларда рәттән 4 кышны үткәргәнбез.
Беренче кышны чыкканда – 1941 елның 28 декабрендә энем туды. Без өчәү булдык. Мөкәррәмә апа үзе өч малае белән яши иде. Олысына – 11, уртанчысына – 6, кечесенә 1 яшь. Тагын Сөендек авылыннан түтәйнең абыйсының малае Нәҗип абый укырга килгән. Кечкенә генә дүртпочмаклы өйдә 8 кеше бер гаилә булып яшәдек.
Һаман да хәтеремдә: өйнең ике почмагында ике бишек тора, җылытыр өчен саламнан кечкенә көлтәләр ясап, мич ягалар иде. Бәрәңге кәлҗемәсе белән алабута көлчәсенең тәме хәзер дә онытылмый. Түтәйләргә кыш чыгарга барган көн безнең өчен бәйрәм иде. Ә без алардан кайтып киткәч, киресенчә, түтәйгә бәйрәм булгандыр инде. “Шушы балаларның әтиләре исән-сау кайтсын иде дип теләп, үземнекенә теләк теләмәгәнмен дә, ахрысы”, – дигән түтәй. Безнеке сугыштан исән-имин кайтты, әти белән үстек. Ә җизни кайтмады. Мөкәррәмә түтәй балаларын ялгыз үстерде. Картаймыш көнендә уртанчы улы Мәхәсим абый һәм Әнисә җиңги тәрбиясендә, ә абый вафат булгач, җиңги карамагында булды.
Олы җанлы түтәебез 94 яшендә арабыздан китеп барды. Әнисә җиңги үз әнисе Зәкия кодагыйны да ике апасы белән бик яхшы тәрбияләп, соңгы юлга озаттылар. Хәтта ике кодагыйның зиратлары да янәшә. Рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын.
Әнисә җиңги үзе дә балалары игелеген күреп, олы хөрмәттә яши. Калган гомерендә тынычлык, сәламәтлек телим. Рәхмәт аларга! Һәйкәл куярлык кешеләр!
Үземә килгәндә, хәзерге тормыштан канәгатьмен. Дөньялар имин торсын, сугышлар булмасын!
Рәзинә ГАЛИЕВА.
Лениногорск районы, Иске Иштирәк авылы.
Ник кайтмадың, әтием?!
Әтине сугыш башланганчы ук сборга алалар. Аннан туп-туры фронтка. Хәтта гаиләсе белән саубуллашырга да мөмкинлек булмаган. Шул китүдән әти кайтмады. Без аның кайда үлгәнен, кайда күмелгәнен дә белмибез. Ул билгесез югалганнар исемлегендә. Мин әти киткәннән соң бер айдан туганмын. Әнигә ул вакытта 31 яшь була. Шулай итеп, без, ике бала һәм авыру карчык (әтинең әнисе), әни өстенә йөк булып калганбыз. Үземне белә башлаганнан бирле әни әбигә бер авыр сүз әйтмәде. Аны олылап соңгы юлга озатты. Уйлыйм-уйлыйм да ул вакыттагы хатын-кызның чыдамлыгына исем китә. Ә әтине көттек без, озак көттек… Шул уңайдан күңелемдә шигырь юллары туды.
Каһәр төшкән сугыш алып китте,
Минем туганны да белмәдең.
Син киттең дә юкка чыктың,
Ә мин әти назы күрмәдем.
Зур газаплар белән гомер үтә торды,
Ишеттек без сугыш беткәнне.
Син белмәдең, әти, юк белмәдең,
Безнең ничек сагынып көткәнне.
Олы юлдан берәр солдат кайтса,
Йөгерә идек авыл башына.
Безнең әти түгел микән диеп,
Чыга идек аның каршына.
Белер өчен синең кайдалыкны
“Хәтер китабы”ннан эзлибез.
Яннарыңа барып, дога кылыр идек,
Ләкин кабереңне белмибез.
Бакчабызда бөдрәләнеп үсә
Син утыртып киткән талларың.
Сине көтеп, әни гүр иясе булды,
Мин дә сине күрә алмадым.
Рәис ҺАДИЕВ.
Гаделлек бармы?
Ватан сугышы башланганда миңа 9 яшь иде. Олылар белән бергә чүп утадым. 14 яшьтә утын кисәргә иярттеләр. Язын бакча сукаладык, көзен уракка чыктык. Балачактан эшкә җигелдек. 18 яшьләр тирәсендә Пермь ягына агач кисәргә җибәрделәр. Авылыбыздан ике кыз, ике керәшен егете киттек. Декабрьнең салкын көннәре. 5 ай буе эшләдек. Кайтып озак та тормадык, удмурт урманнарына җибәрделәр. Көзен исә Мамадыш районына ике тапкыр икешәр айга барып, су баса торган урыннарда агач кистек. Алар барысы да кул пычкысы белән эшләнде. Аннан фермада сыер саудым. Менә шулай авыр эшләрдә йөреп эшли торгач, пенсиягә чыкканда стаж булмады. Бу исә пенсия аз дигән сүз. Бүген, шулай итеп, 5400 сум акча белән калдым. Гаделме бу, юкмы икәнен сез дә уйлап карагыз.
Разия САЛИХОВА.
Менделеевск районы.
Акланмаган өмет
…Алсуланып таң атып килә. Яңа көн туа. Бар тереклек татлы йокыдан уяна. Кошлар сайраганы ишетелә.
Сабира әби дә йокысыннан уянып, урыныннан күтәрелде. Шундый матур көн туса да, аның күңеле тыныч түгел иде. Ул бүген матур төш күрде. Шуңа шатлана да, шул ук вакытта сагыштан йөрәге әрни дә иде. Моның сәбәбе нидә, нигә ул шулкадәр өзгәләнә соң?! Аны аңлар өчен, үткәнен, яшь чагын күз алдыннан үткәрергә кирәк.
…Ноябрь ае, җир өсте ап-ак кар белән, инеш-күлләр боз белән капланган. Авыл халкының мәшәкатьле көннәре. Каз өмәләре башланган чак. Кызлар тирә-күрше авылларга туганнарына утырмага йөри. Менә Сабира да апаларына килде. Кунак кыз да булгач, алар да каз өмәсе үткәрергә булдылар. Иртәдән ишегалды, өй гөр килеп торды. Каз йолку, аларны елгада юу, кичен аш мәҗлесе, аннан соң уеннар… Менә бер төркем егетләр гармун уйнап, җырлашып, Сабира килгән өйгә – Саҗидәләргә килеп керде. Шунда китте җырлау, бию, йөзек салыш уенын уйнау…
Шул кичне Сабира Зиннур исемле егет белән танышты. Егет төскә-биткә чибәр, инсафлы, игътибарлы. Егет белән кызның дуслыгы ел дәвамында олы мәхәббәткә әверелә. Алар өйләнешергә була. Авылда тагын бер матур гаилә корыла. Бер-берсен хөрмәт итеп, яратышып яшиләр. Икесе дә тырыш, эшчән. Зиннур – ферма мөдире булып эшли, Сабира бозаулар карый. Аннары ата-белән ананың зур сөенече – уллары Котдус туа.
Барына да канәгать булып шатланышып яшәгәндә, сугыш башлана. Авылның ир-егетләре бер-бер артлы фронтка китә. Чират Зиннурга да җитә. Бу аерылу көне бик авыр була. Зиннур күз яшьләренә буылып: “Сабира җаным, елама, сабыр бул. Үзеңне, улыбызны сакла. Мин кайтырмын, көт”, – дип, саубуллашып китә.
Ничек кенә авыр булса да, яшәргә, тормышны алып барырга кирәк. Сабира фермада да, җәен ындыр табагында да эшләде. Тормышның очын-очка ялгау авыр булды аңа: ачлыктан-ялангачлыктан хәлсезләнде, ябыкты, суырылып төште. Сугыш башланганга да ике ел вакыт үтеп китте, әмма әле бу мәхшәрнең азагы күренми. Ачлыктан улы Котдус да авырып китте. Шундый авыр көннәрнең берсендә Сабира кесәсенә арыш салып кайтырга булды һәм тотылды. 800 гр бөртек өчен аны күпме җәфаладылар: әле анда, әле монда йөртеп, күпме сорау алдылар. Бәхетенә, иренең батыр көрәшче булуы турында хәбәр килде. Шул гына коткарып калды төрмәдән. Малае Котдус кына савыга алмый авыруыннан – үлеп китә. Бу олы хәсрәттән ана аяктан егыла. Ярый әле шулчак авыл халкы үзенә ярдәмгә килә. Сүз белән дә юаталар, ризыклата да ярдәм итәләр.
Авылга исә кара мөһерле хатлар килә тора. Сабира исә Зиннурдан кыска гына булса да җылы хатлар ала. Әмма сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда аңа да иренең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Сабира моның белән килешә алмый. “Бу мөмкин хәл түгел. Азмыни ялгышулар?! Ул кайтырга тиеш”, – дип уйлый ул. Кайчан булса да ире кайтып төшәр кебек тоела аңа һәм ул аны көтә дә көтә…
Гомер буе улына һәм иренә тугрылыклы булып калды Сабира. Улының каберенә еш бара иде ул. Анда исә: “Улым, әтиең күренми бит әле. Менә бәлки бүген берәр хәбәре килер. Кайтканда хат ташучы Гөлнара апаң янына керермен. Бәлки, мин кайтышка өйдә дә булыр”, – дип сөйләп ала торган булып китте.
…Сиксән яшен узып киткән әби бүген төшендә Зиннурның кайтуын күрде. “Димәк, кайтачак. Өемне җыештырыйм, берәр тәмле камыр ризыгы пешереп аласы булыр… Бераз гына хәл алыйм да…” – дип уйлады ул.
Әмма Сабира апа урыныннан башка тора алмый шул. Күзләрен мәңгелеккә йома ул.
Фәризә ГӘЛӘҮТДИНОВА.
Чирмешән районы, Керкәле авылы.
Җитәкчеләргә үпкәлибез
Сугыш башланганда миңа 6 яшь иде. Әткәй яу кырына китте, әнкәй 5 бала белән 37 яшендә калды. Олы апага – 14, кече энебезгә 4 яшь. Шулай яшәргә калдык, җитмәсә ачлык. Әнкәй фермада көн-төн тир түкте. Безгә исә өй эшләре, бакча, мал-туарны карау, утын, печән әзерләү бурычы йөкләнде. Кышка ашарга бернәрсә юк. Кычыткан, алабута, черек бәрәңге дә күп вакыт эләкми иде. Халык ач. Ишегалды тулы терлек-туар. Сыер асрыйбыз. Сөте безгә эләкми. Савып илтеп тапшырырга кирәк. Алай гына түгел, сарыкның йонын, тиресен, тавыкның йомыркасын, бакчаның бәрәңгесен – барын да тапшырырга кирәк булды. Законы шулай иде. Өстәвенә, заемга язар өчен, төнлә килеп керәләр. Әнкәй төнлә кайтканга, шул вакытта киләләр. Мал-туарның эше генә безгә булды. Авыз тутырып бернәрсә дә ашамадык. Сугышка ярдәм иттек, дип уйлыйм.
Менә күпме еллар үтте. Безне бөтенләй оныттылар. Таныш-белеш аркылы гына ишетәм: сугышта үлгән ирләре өчен бик зур пенсия алалар, түләүләргә дә ташламалар бар. Җиңү бәйрәмендә чакырып кунак итәләр. Өйләренә яхшы бүләк, күчтәнәч китерәләр. Медальләр бирәләр. Анысы яхшы. Рәхмәт, искә алалар, онытмыйлар. Ә без? Без дә бит сугышка ярдәм иттек, тырыштык, авыздан өзеп тапшырдык. Ирләре сугышта булганнар 20-30 яшьтә ирсез калды. Ятим үстек. Авыз тутырып “әти” дия алмадык. Безне искә алучы да юк. Бу дөрес түгел. Югарыдагы җитәкчеләргә үпкәлибез. Алар бит сугыштан соң туган. Сугыш ачысын, ачлыкны белмиләр, әти-әни кочагында үскәннәр.
Әтинең бөтен гаиләгә бердәнбер истәлеге – бер өчпочмаклы хаты. Җиңү көне – кем өчендер бәйрәм. Безнең өчен ул көне буе ашамыйча, төне буе ялсыз эшләү… Яттым исә башка нинди генә уйлар килми, күңел елый. Хәзер күз яше дә күп түгел. Күпме еларга була?! Ничә еллар үтте инде. Һичьюгы, берәр закон уйларга кирәктер бит?! Без дә песи баласы түгел. Өч апам 1927-1930-1933, мин – 1935, энем 1937 елгылар. Әнкәй бичара үстерде, аякка бастырды. Төнлә фермадан өшеп кайта да без йоклагач елый. Шунда уянып, аңа кушылып елый идек.
Менә шушы хәбәрне язмыйча калдыра алмыйм. Ничәнче ел булгандыр, сугыштан русча язылган хат килде. Әткәйдән түгел. Әнкәй хат күтәреп елап утыра. Авылда беркем дә русча укый белми. Кеше эзләп күпме йөргәндер… 1943 елда әткәйләр чолганышта калган. Бөтен җирдә немецлар. Дөрес, боларны коткарганнар. Әмма күбесе үлгән, арада кар эчендә өшүчеләр дә булган. Шуннан соң әткәйдән хәбәр булмады.
Апалар сөйләве буенча, ялгышмасам, Мәскәү өлкәсе Орехово- Зуево госпиталендә үлеп, шунда күмелмәгәнме икән. Аны кем хәбәр итәр? Ничек белергә? Шул миңа тынгы бирми.
Исемнән чыкмый: 1 класска укырга кердем. Өс-башта юк диярлек. Кулда бияләй. Итекне төштә күрсәң генә. Бик салкын кышта өшеп кайттым да: “Мәктәпкә башка бармыйм”, – дидем. Бармый кая барасың?! Ул вакытта закон бик кырыс булды. Кышлар да бик суык, карлы иде. Хәзерге кыш – кыш түгел ул.
Хәзер мин 75 яшьтә инде. Хәерле еллар булсын, сугышларсыз яшәргә язсын.
Н.ИСЛАНОВА.
Арча районы.
Комментарии