- 26.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №3 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Газетагызны яратып укыйм. «70 елдан соң туган туфракка» («БГ», 2 ноябрь, 2011) дигән мәкаләне укыгач, үземнең шатлыгым белән уртаклашасым килде. Без дә нәкъ шулай ук 70 елдан соң сугышта хәбәрсез югалган әтиемнең каберен табып, сентябрь азагында, гаилә белән Германиягә барып «Туганнар каберлеге»нә туган җир туфрагын алып барып салдык. Газета аша үземнең гаиләмә, Яр Чаллы язучысы Вера Хәмидуллинага рәхмәтемне белдерәсем килә.
Мин әтиемнең каберен 1980 елдан бирле эзләдем. Берничә җиргә хатлар яздым. «Хәтер китабы»ннан да таба алмадым. Быел балаларым, оныкларым тырышлыгы белән интернеттан табып, архивтан раслатып, Германиягә барып кайттык. Ничек шатланганымны үзем генә беләм. Вера Хәмидуллина да бик тырышып, төрле сайтлардан эзләп, билетлар, визалар ясатырга булышты.
«Туганнар каберлеге»нә 14 мең әсир күмелгән. Кукмара районыннан гына 30 кеше җирләнгән. Әтием дә Кукмара районы Олыяз авылында туган, ә сугышка Саба районы Лесхоз бистәсеннән киткән. Без әнигә 3 бала калганбыз. Мин төпчек кызга 2 яшь тә тулмаган була. Тормыш турында бик күп язып булыр иде. Бу язмамда шатлыгымны гына уртаклашасым килде.
Әтиемнең туган авылына кайтып йөрибез.
Фаягөл САТТАРОВА.
Минзәлә районы, Түбән Тәкермән районы.

Комментарии