ӘТИ, КАБЕРЕҢНЕ КҮРӘ АЛДЫК БИТ!

2011 елның 20 июль санында «Каберен булса да күрделәр» дигән мәкаләне укыгач, мин дә яза башлаган язмамны дәвам итеп бетерергә булдым. Язмамның беренче өлеше язылса да, җибәрмичә торган идем. Менә инде икенче өлешен дә тәмамлар вакыт җитте.

СӨЕНЕЧ

Хөкүмәтебез , тыл ветераннарына, аларның ялгыз калган хатыннарына фатирлар биреп шатландырганда, безгә бер сөенечле хәбәр килеп төште әле компьютер аркылы. Ярый аны уйлап тапканнар, юкса әтиебезнең кайда ничек вафат булганын да белми үлгән булыр идек. 1942 елның июнендә фронттан әтиебезнең хәбәрсез югалуы хакында хат килгән. Шуннан соң бернинди дә хәбәр булмаган. Ә менә быел әтиебезнең Новгород өлкәсендә җирләнгәне билгеле булды. Апам: «Бу яңалыкны ишеткәч, әтине күргән кебек булдым», – дип, яшь аралаш шатланды.

Безнең сугышка киткәнче Кукмара районы Яныль авылында 9 ел буена авыл советы, колхоз рәисе булып эшли. Бу еллар бик авыр елларга туры килә.

Әтиебез сугышка киткәндә әниебез дүрт малай, бер кыз белән ялгызы кала. Иң олы абыема 9 яшь, мин төпчек малайга 40 көн генә була. Әниебез (урыны оҗмахта булсын) нинди авыр елларда таза-сау итеп үстерә алган безне. Дүртебез дә 3әр ел армияләрдә хезмәт итеп кайттык. Эшләп пенсияләргә чыктык. Фаил һәм Кафил абыйларыбыз арабызда юк инде. Алар әтиебезнең кайда җирләнгәнен дә белми калдылар. Олы абыема 78 яшь, апама 71. Алар белән сөйләшеп җәй көне әтиебез җирләнгән каберлеккә барырга торабыз. Барып чыгармы инде, олыгаеп барабыз бит. Ә барасы бик килә. 69 ел буе без аны күрә алмадык, сагындырды…

(язма сәфәргә кадәр язылган иде)

ОЧРАШУ

18 май көнне иртәнге 4ләр тирәсендә ике машина белән 8 кеше олы юлга кузгалдык. Без Демьян районы Ильенагора авылына килеп кергәндә төш вакытлары җитә иде. Авыл җирлеге башлыгы Иванова Елена Алексеевна бик ягымлы гына: «Без сезне иртәдән бирле көтәбез инде», – дип каршы алды. Алар сеңлем Рәмзия белән гел элемтәдә булганнар. Килүебезгә өстәл хәзерләнгән, чәйләр куелган иде. Үзебезнең күчтәнәчләребезне тапшырдык. Татар милли ризыкларына бик тә күңелләре булды.

Монда күмелгән солдатлар исемлегеннән әтинең исем- фамилиясен барлап алгач, бөтен аруларыбыз бетеп киткәндәй булды. Аннан машиналарга төялеп, 20 чакрым ераклыктагы авылга юл алдык. Озата бармасалар, таба алыр идек микән ул авылны?! Тирә-якта гел урманлык, сазлык. Авыллар юк диярлек. Булганнары да җимерелеп беткән. Акрынлап кына бара торгач, теге авылга килеп җиттек. Солдатлар каберлеге шушы зиратның бер почмагында урнашкан икән. Күренеп тора, каберлекне чистартып, буяп торганнар. Каберләргә чәчәкләр салганнар. Елена Алексеевна биредә 100ләп солдат җирләнгәнен әйтте.

69 ел буе әти турында бернинди хәбәр дә ишетмичә яшәгәннән соң, аның кабере каршында басып торганда ниләр кичерүебезне язып, аңлатып кына булмыйдыр. Хәзер дә бу хәлләр төштә булган шикелле әле. Олы абыем Наил бабабызның, әтинең төп нигезе булган Түбән Казаклар авылыннан алынган туфракны әтинең каберенә сипте. Апам Марзыя Коръән укыды. Күңелләребез булып, Елена Алексеевнага рәхмәтләр укып кайтыр юлга кузгалдык.

Өч тәүлек дигәндә 3200 чакрым юл узып, кояш чыгып килгәндә исән-сау туган авылыбызга катып җиттек. Кайткач, авыл зиратына барып әнигә, туганнарга күргәннәрнең барын да сөйләп, әтиебезнең сәламен җиткердек.

Марат ХИСМАТОВ.

Кукмара.

Комментарии