- 26.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №3 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Татар-төрки халыклары төрле исемнәрдәге дәүләтләр төзеп, дөнья күләмендә зур абруй казана. IV гасырда ук Атилла патша гаскәрләре бөтен дөньяны коллыкка батырган римлылар гаскәрен тар-мар итә. VI –VII гасырда ук Идел-Урал буйларында Бөек Болгар дәүләте төзиләр. 1040нчы елларда Суздаль князьләре ачка интеккәндә, безнең бабаларыбыз Бөек Болгар дәүләтеннән бодай ризыклары илтеп аларны (урысларны) ачлык үлеменнән коткара. Шуңа карамастан, 1552 елның җәй айларында ук Мәскәү князе Явыз Иван канлы балтасын болгап Свияжскка зур гаскәр туплап һөҗүмгә килә. Ни кызганыч, Касыйм ханлыгы Шах Гали дә алар сафында була. Явыз Иван вәхшиләрчә һөҗүм итеп, өч тапкыр шартлатудан соң Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Халкыбыз кан диңгезенә батырыла. Түшәктәге карт бабайлар да, бишектәге яшь ир балалар да кылыч аша уздырыла. Шулай да, Татар-Төрки халкы Алтын Урда үзләштергән җирләрне, күп дошманнар һөҗүменнән саклап, зур сугышларда катнаша һәм җиңеп чыга. Поляклар, французлар һәм соңгы герман сугышында зур югалтулар кичерсә дә, җиңүдә зур өлеш кертәләр.
Шуңа карамастан, татар-төрки халкы бүгенге көндә Мәскәү шовинистлары тарафыннан икенче сорт халык саналып кыерсытыла. Милли Республикалар мәдәни, мәгариф юнәлешләрендә зур кыенлыклар кичерә. Чөнки Русия дәүләт думасы 309нчы кануны белән катгый тыю куйды.
Бу инде Милли республикаларга һәм башка милләтләргә тагын бер кат Явыз Иван балтасы белән турыдан-туры кизәнү икәненә шик юк. Бу тарихи гаделсезлекне ничек бетереп була?
1990нчы еллардагы Татарстан республикасы халыкларының уздырган референдумын яңадан карап, мәгариф һәм мәдәни бүлекләрне тиз арада Мәскәү тырнагы астыннан чыгарырга кирәк.
Андрей Фурсенко үзенең мәгариф реформасын Мәскәүдә уздырсын. Ә милли республикалар үз мәктәпләренә программаларны һәм китапларны үзләре төзесен. Ә нинди керемгә дисәк, Мәскәү миллиардерларының чит илләрдә туздырып бетереләсе акчаларына. Ягъни, Мәскәүгә күп салымнар җибәрдек дип, мактанмыйча, һәр республика үз мәгарифенә, мәдәниятына тиешле акчаларны үзендә калдырса иде.
Татарстан республикасы җирлегендә ике дәүләт телен белмәгән җитәкчеләр бик күп әле. Болар барысы да Татарстан республикасын бетерергә тырышучылар. Һәр районны тикшереп чыгып, аларга тиешле чара күрү зарур.
Боларның барын да парламент юлы белән хәл итеп булыр иде. Әмма һәр Милли республикада Мәскәү билгеләп куйган депутат дип аталучы кешеләр байтак. Мәскәүне шартлырәвештә осьминог дип күз алдына китерик, ди. Үз халкының бөтен байлыгын Мәскәүгә җибәреп торучы бердәм Русия партиясе – шул осьминогның эләктергеч капшавычлары ул.Революция чорына кадәр ул вазыйфаны Касыйм ханлыгы морзалары үтәгән.
Берничек тә аңлап булмый: ни өчен Милли республикалар партиясе төзелми икән? Бу хакта гади халык белеп бетермәскә дә мөмкин. Ә Татарстан фәннәр академиясе, җитәкчеләре, парламент әгъзалары моны бик яхшы аңлыйлар бит. Татарстан халкы һәм башка төрки халыклары үзләренең дәүләтчелеген торгызып, союздаш республикалар белән бер хокукта матур тормыш кору юлы – бернинди шикләнүләрсез һәрберебезнең изге бурычы булса иде. Яшәү мәгънәсе итеп, Аллаһы Тәгалә һәр тере затка үз нәселен сакларга бурыч итеп куйган. Шулай эшләмәсәк, барыбызны да газаплы үлем көтә.
Бу хакта галим, мәгърифәтче Рәшит Ягъфаров, тарихчы Миркасыйм Госманов, журналист Фәрит Иделле кебек шәхесләребез гел искәртә иде.
Рәис КАМАЛИЕВ.
Әгерҗе районы, Ямурза авылы.
Комментарии