- 26.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №3 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Безнең гәҗит» турында мине телефон аша эзләп тапкан авылдашым, врач-психотерапевт Фарис Галләмовтан ишеттем. Ул: «Дөрестән дә, безнең гәҗит ул», – дигәч, язылдык.
Мондый милләт җанлы газета чыгарган өчен рәхмәтебез чиксез. Газета килгән көнне өебездә бәйрәм. Бөтен эшебезне ташлап, кулдан кулга йөртеп укыйбыз.
Бигрәк тә «Тормыш сулышы», «Мөхәррир сүзе», Фәүзия Бәйрәмованың язмаларын укысаң, уйланырлык хәлләр бар.
Инде байтак милләттәшләребезгә «Безнең гәҗит»кә язылырга булыштык. Без үзебез Татарстаннан. Хәләл җефетем Мөстәкыйм Чүпрәле районыннан, үзем Кукмарадан. Ульян өлкәсе буенча татар хатын-кызларын берләштергән «Ак калфак» оешмасын оештырып, шуны җитәклим. Дин бүлеге дә, автономиябез дә миңа тапшырылган. Шулай итеп, гадәтләребезне, телебезне, динебезне саклап калу өчен көрәшеп ятабыз.
Яңа еллар белән котлап,
Асия хаҗия апагыз МӨЛЕКОВА.
Ульян шәһәре.
РЕДАКЦИЯДӘН. Ульяновск өлкәсе татарларының «Өмет» иҗтимагый-сәяси газетасында (2011 ел, 7 октябрь) «Биләр» мәдрәсәсендә үтә торган дини курсларның җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова хакында бик тә җылы язма урнаштырылган. Укучыларыбыз арасында шундый милләт җанлы гүзәл затларыбыз булу белән горурланабыз.
Комментарии