БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ

– Һайт, мур кыргыры, кая качасың? – дип кычкырган тавышка сискәнеп киттем дә тау итәгенә ашыктым. Колхозыбызның алдынгы терлекчесе, комсомол оешмасы секретаре, Республика терлекчеләре слеты делегаты, яшьлек дустым Йосыф Хөснетдинов колхоз терлекләрен җәйләүгә алып төшкән. Аның остазы, бергәләп көтүче Хәләфетдин абый Садретдинов военкоматтан сугыш вакытыннан бирле үзен эзләп йөргән «Батырлык өчен» медален алырга киткән булган.

Кигәвеннәр тешләвеннән интеккән сыерлар бил тиңентен суга кергәннәр дә рәхәтләнеп торалар. Гөнаһ шомлыгына каршы, башыма бер уй килде. Имеш, суга чумам да, сыер түше астыннан алгы һәм арткы аяклары арасыннан йөзеп чыгам. Як-ягыма карандым да, Аллага тапшырып, аны-моны уйламыйча, суга чумдым да, сыер түшенә килеп эләктем. Теге мөгезлем аяклары белән тыпырчына да башлады. Тоякларын миндә биетә башлаганын гына хәтерлим.

…Күземне ачсам, караватта ятам. Баш очымда әнием, Йосыф утыралар.

– Әй, улым, ярый әле Йосыф күреп калган, Хәләфетдин абыең да килеп җитеп, сине тартып чыгарган. Өйгә кадәр күтәреп алып кайтып салдылар.

Бу урыннан үткән саен тәннәрем чымырдап китә. Йосыф, Наил, Альберт, Рәшитләр белән кылган шуклыклар искә төшә.

Нурислам ГАЛИЕВ. Зур Кукмара.

Комментарии