Ява хатлар, ява…

Ява хатлар, ява…

Көзгә чыктык. сезоны башланды дип санарга мөмкин, чөнки соңгы ике атнада аларның саны бермә-бер артты. Хатларның күпчелеген газетада бастырып барырга тырышабыз, шулай да, арада басылмый калганнары да байтак. Андыйларның кайберләренә аерым тукталып, «Үпкәләмәгез безгә!» (№32, 15 август, 2012 ел) дигән язма әзерләсәк тә, аның өчен безгә бик күпләр үпкәләде әле. Гәрчә, ул «хисап эше» бары изге максатлардан чыгып басылган булса да. Мәсәлән, Роберт Шәймәрданов шул язмадан соң берничә генә шигырь җибәрде дә, хатларының берсендә «Сеңлем, менә монысын гына ал да, бүтән борчымам», дип кош теле кадәр шәхси хәбәр җибәрде. Юкса, хатыгыз белән безне борчыйсыз дигән сүз язмада бөтенләй юк иде, ә бары тик җибәрелгән бар шигырьне газетага бастырып бетерү мөмкин түгеллеген генә әйтергә теләдек.

«Язып салган хатым газетада басылырмы-юкмы» дигән билгесезлек сезне борчымасын өчен, укучы хатларының кайберләре ни өчен «БГ»да урын алмавын шул язмада җентекләп аңлаттык.

ЮКТАН ДА ХӘТЕР КАЛА

Ул язмада бер мөһим әйберне искә алырга онытканмын. Безгә хатлар юллаганда, бик иске, аклы-каралы фотосурәтләр җибәрмәсәгез иде. Ни өчен дигәндә, ул сурәтләр газетага бастырырлык сыйфатта булмый. Әгәр без аны газетага төшерсәк, ул соргылт бер тап булып кына күренеп, сурәттәге йөзләр танымаслык хәлгә килер иде. Икенче һәм иң мөһим сәбәп: газетага җибәрелгән кулъязмалар да, фотосурәтләр дә укучыларга кире кайтарылмый, чөнки безгә килгән һәр сурәтне кире юллап, җавап хатлары җибәрү мөмкинлегебез юк. Димәк, сез үзегез өчен бик кадерле ядкарьне югалтасыз дигән сүз.

Безгә телефоннан шалтыратып фотосурәт таптыручылар да байтак. Инде ике ай чамасы элек, югарыда язылганнарны бер укучыбызга телефон аша аңлатырга тырышкан идем. Төшендереп җиткерә алмаганмын булса кирәк, озак та тормый бер хат килеп төште. Аноним булса да, даими авторларны хәзер язуыннан да таный алганга, шунда ук аның кемнән булуын чамаладым.

Ул хатта минем бик начар һәм оятсыз кеше булуым турында сүз бара иде. Газетада «Алло, «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәсендә басылучы сурәтемдә оятсызларча ярымшәрә килеш сурәтләнгәнмен, ә андый фото сәхнәгә чыгучы кызларга гына килешә икән. «Мин дә сиңа үз ботларымның сурәтен төшереп җибәрәм әле, оятсыз», дип язылган юлларны укыганда, бер хатка, бер газетадагы сурәтемә карап, озак кына шаккатып тордым. Бу апа минем ботларны кайда күрде икән дип тә бик озак уйландым.

Әгәр сүзләрем белән сезне ничектер үпкәләткән булсам, зинһар, гафу итегез. Бер сыйныфташым әйтмешли, кешенең аздан да күңеле була, юктан да хәтере кала шул.

ФАХИШӘНЕ ФАШ ИТМӘКЧЕ

Әле менә узган атнада гына тагын аноним хат алдык. Газетабызда басылган бер мәкаләгә кайтаваз булып килгән ул. Үзен «Арчадан Т. ханым» дип атаучы автор, бик күләмле бу хатында, бер танышының фахишә булуын әйтеп, аның кайда һәм кемнәр белән «йоклап йөрүен» санап чыккан. Иң кызыгы шунда: автор үзен Арчадан дисә дә, конверт тышындагы штамп бер дә Арчаныкы түгел. Авторыбыз бу хатны Арчада язып, аннары башка бер төбәккә автобус яки электричка белән барып, шуннан салып җибәргән булса гына. Ачуланмагыз, ләкин газета үч алу урыны түгел. Андый язмаларны ниндидер билгесез адәмчек исеменнән бастырып, үз башыбызга бәла аласыбыз юк.

Шәхси сыйфатларга күчкәнбез икән… Еш кына мәктәп укучыларының үз укытучысын, әти-әнисен, апасын яки башка туган-тумачасын мактап язган иншаларын алабыз. Укучылар, тәҗрибә җитеп бетмәү аркасында, инша һәм газетага басылучы язма арасындагы аерманы аңламый, билгеле. Шулай да андый иҗат җимешләрен район газетасына яки «Мәгърифәт», «Мәгариф» кебек махсус басмаларга җибәрергә була. Әйтик, авылда булган көрәш бәйгесе, андагы җиңүчеләр турында район газетасына язып җибәрсәгез, ул анда күпкә тизрәк урын табар. Ә безнең газетада ул билгеле бер сәхифәне ясаганда тема буенча туры килгән очракта һәм ул язмага җитәрлек урын калса гына урын алачак. Хезмәтегез әрәм булмасын дип әйтүем… Язган җөмләнең һәр хәрефе, һәр өтере кадерле була ич аның.

БЕЗ ХАКСЫЗМЫ?

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылыннан Әлфинур апа Галиева «Алло, «Безнең гәҗит»ме?!» сәхифәсендә басылган бер җавапның дәреслеккә туры килмәве турында яза.

«Арчадан бер хатын сеңлесенең бер күзе күрмәве турында әйтеп, аны группага чыгаралармы дип сораган иде. Сезнең ул инвалидлык бирә торган тирәдә йөргәнегез юк, ахры, булсагыз, андый җавап бирмәс идегез. Хәзер группага авырган яки күзләре күрмәгән кешеләр генә чыкмый, ә сау-сәламәт һәм акчасы күп булганнар да чыга. II группа инвалидлык алып та, колхозда эшләүчеләр бар, андый кешеләр бик начар күрергә тиеш булса да. Бу хат бернинди нәтиҗә бирмәсә дә, яздым әле», – ди ул.

Әлфинур апа, сез тулысынча хаклы! Ләкин без газетада закон тарафыннан ничек кабул ителгән, шуны гына аңлатып язабыз. Әйе, ришвәтчелек чәчәк ата, сәламәт кешеләр группага чыгып акча алып ята… Без моны белсәк тә, ул хатынга җавап итеп: «сезгә закон буенча группа тиеш түгел, шулай да, сез аларга ришвәт биреп группага чыгыгыз, законсыз юл белән дәүләт акчасын үзләштереп ятыгыз», дип яза алмыйбыз. Матбугат чарасы кешегә җинаять эшләү тәртипләрен аңлатырга түгел, ә гуманлы булырга, закон кысаларында яшәргә өйрәтергә тиеш.

ХӘЙЛӘКӘР ХАТЛАР

Анысы ничек инде тагын дисезме? Башка бер газетада басылган мәкаләсен кисеп алып, шул газета кисәгенең артына «бу язмам сездә дә басылса, шатланыр идем», дип, «хат» юллаучылар да бар. Артистлар бер җыр белән гастрольләргә йөргән кебек, кайбер укучылар да шул бер язмасы белән бөтен татар матбугатында басылып чыгарга чамалый, ахры. Тик матбугат ул сәхнә түгел! Бездә алай ярамый.

Газета кисәкләре дигәннән, әле менә узган атнада гына Ютазы районыннан шундый хат килеп төште. Җитмәсә, хат юллаучының тулы адресы да, үзенең телефоны да, тулы исем-фамилиясе дә юк. Аның каравы, укучыбыз «Ютазы таңы»ннан кисеп алынган бер язманы газетада бастыруыбызны сораган. Район газетасында гына басылган булгач, бәлки, ул язманы кабаттан үзебездә бастырыр да идек, тик монда бер аңлашылмаучанлык килеп туды. Конверт тышында да, шул газета кисәгенә өстәмә итеп язылган дәфтәр битендә дә авторыбыз үзен бер фамилия белән атаган, ә газетада басылган мәкалә астында бөтенләй башка фамилия тора. Язманың чын авторы кем дә, безгә хат юллаучы кеше кем?!

Тагын бер шундыйрак хат Башкортстанның Бәләбәй шәһәреннән килде. «ЧАС ПИК» газетасыннан кисеп җибәрелгән язмада «Орда» фильмында төшкән башкорт егете турында язылган иде. Укучыбыз шул ук фильмда төшкән бер актриса белән интервью ясавыбызны сорап, әлеге газета артына: «Хотел бы прочитать интервью с этой дамой», дигән теләк язып җибәргән. Без бу фильмга мөнәсәбәтебез турында берничә тапкыр яздык инде. Андагы геройларны олылап, татарларга каршы эшләнгән фильмны рекламалау безнең газетаны таплау гына булыр иде.

«ПӘЙГАМБӘРЛӘР» ДӘ ЯЗА

Хатлар арасында саллылары, авырлары да шактый. Күпләр үзенең басылып чыккан беренче китабын редакциягә юллап шатлык уртаклаша, кемнәрдер, махсус килеп, кулыбызга тапшырып китә. Алардан безнең кечкенә генә китапханәбез дә оешып маташа. Рәхмәт сезгә! Әсрар абый Һидиятовның «Үткәннәргә кабат кайтам» китабында «Безнең гәҗит»тә басылган язмалар урын алуын күреп аеруча куандык. Шушы китап аша даими авторыбызның тормыш юлын тирәннән өйрәнү кызыклы һәм гыйбрәтле булды.

Саллы хатлар дигәннән, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Фәнис Шәрәфетдинов исемле укучыбыздан дини темага багышланган тулы бер китап тәрҗемәсе килде. Гаять зур эш башкарылган. Анда Корьәннең авторы кем булу, гарәпләрнең тарихы, яһүдләр һәм христианнарның дин нигезләре турында язылган урыннар бар. Китап бик кызыклы булса да, аны газетада бастырып бетерү (хәтта кыскартып та) мөмкин түгел.

Дини темага бик күп хатлар килә. Әле Мамадыш районында яшәүче бер абзыйдан бик үзенчәлекле хат алдык. Зур конвертка салынган һәм китап калынлыгындагы бу басма хатта ул үзенең пәйгамбәр булуы турында тәфсилләп аңлата, дәлилләр китерә. Шул «китапны» бастырып чыгаруыбызны һәм аңа халыкны ияртергә булышуыбызны сорый. Кемнәр генә юк бу Җир йөзендә!

Редакциягә почта аша көн саен дистәләп хат килә, тагын да күбрәк хат-хәбәрне интернет почтабыз аша кабул итәбез. Аллаһы боерса, газетабыз киләсе елга 32 битле булып чыкканда, газетада урын артыр, сезнең хатларыгызны да күбрәк бастырырбыз дип куанам.

Баш мөхәррир урынбасары Эльвира ФАТЫЙХОВА.Ява хатлар, ява... , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии