Уйлый күңелем төрлесен

Гүзәл Габдрахманованың « игъланнар яки кемгә ышанырга?!» (№40, 10 октябрь, 2012 ел) язмасын укыгач, кулга каләм алдым.
Украин халкында бер әйтем бар: «Игнат бүген төнлә Иринада кунган өчен гаепле түгел, хатын да ирне өйгә керткәнгә гаепле түгел. Игнат белән Иринаны бергә кундырган өчен йорт гаепле». Безнең илдә реклама чыгарган өчен, ул дөресме, ялганмы, мөхәррир дә, игълан бирүче дә закон алдында җавап тотмый. Янәсе, бездә хәзер бәйсез матбугат, сүз иреге. Ә син берәр карак түрә, социаль гаделсезлек турында, төгәл фактлар китереп, мәкалә язсаң, башың суд юлыннан чыкмаячак.
Икенче яктан карасаң, кайбер очракта без үзебез дә гаепле бит. Урысларда «халява», «шаром-даром» дигән сүзләр бар. Күбебез ялганчы Мавродилар, арзан фатир сатучылар, зур процентлар түләргә вәгъдә итүче банкирлар тозагына эләгәбез. Ни өчен шулай? Чөнки бу – дәүләт сәясәте. Ул гасырлар буена ялган мәгълүмат таратып, халыкны зомбилаштыру эше алып бара. Бер алданган халык инде икенче юлы дөрес хәбәргә дә ышанмаячак.
Ил коррупция, наркомания, эчкечелек, җенси азгынлык баткагына кереп батты. Без авыру балаларга дәваланырга тиенләп акча җыябыз, ә миллиардлар ил өчен мөһим булмаган башка чараларга сарыф ителә. Ә телеэкраннарда көне-төне фәлсәфә бара – бу бәлалар илдә бер милләт, бер дин, демократия булмауда.
Хөрмәтле Гүзәл Габдрахманова! Мин сезгә авыру бала Богдан турында әйтмәкче булам. Бу бала миңа яхшы таныш иде. Без Казан, Татарстан халкы ул баланы дәвалау өчен зур суммада акча җыйдык. Телеканаллардан аның турында игъланнар бирдек. Бу нисбәттән сезгә бер фактны җиткерәсе килә: телеканалга шундый гозер белән мөрәҗәгать иткәч, алар теләсә-кемнең игъланын яңгыратырга ашыгып тормый. Баланың авыруы турында медицина белешмәләре кирәк. Бу, сез әйткән, алдакчылардан, ялган ысул белән акча җыярга теләүчеләрдән саклану өчен эшләнә һәм бу бик дөрес эш.
Халыкка мең рәхмәтлемен! Кеше хәленә битараф калмаучылар, ярдәм кулы сузучы мәрхәмәтле җаннар әле дә бар икән. Ләкин, кызганыч, бала 2007 елның октябрь азагында Германиядә, Гейдельберг шәһәрендә үлде. Казанда, Арча зиратында җирләнде. Халыктан җыелган акчалар Татарстаннан, ялгышмасам, Азнакайдан китерелгән кечкенә кызны дәвалау өчен тотылды. Ни өчен илдә бу балаларны дәваларга акча юк? Ни өчен ил сәясәте бюджет акчасын юкка сарыф итүгә корылган да, кеше гомерен саклап калу өчен урамга чыгып хәер сорарга мәҗбүрбез?!
Сезгә бер үтенеч: ялган имеш-мимешләргә ышанмагыз. Кеше эшләгән сумнар белән исәпләнми, йөрәк җылысы белән исәпләнә.
Ислам абыегыз МӨХӘММӘТШИН.
Казан шәһәре.

Комментарии