Истәлек тактасы: кемнекендер 11 ел көтәсе, кемнекедер кабер ташын хәтерләтә

Истәлек тактасы: кемнекендер 11 ел көтәсе, кемнекедер кабер ташын хәтерләтә

Ниһаять, Казанда Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта куелды. Кызы Камилә, 11 ел (!) артыннан йөргәннән соң, әнисенең һәлак булган көнендә – 16нчы сентябрьдә ачтыруга иреште аны.

Вафирә Гыйззәтуллинаны югалтканга быел 20 ел. «Аллаһы Тәгаләнең шулай туры китерүен әйт син: быел бит әле туган телләр елы да, Тукайның 135 еллыгы да. Әниемә дә 75 тулган булыр иде. Ул да гомере буе милләт өчен көрәште, халыкны тәрбияләде, югары дәрәҗәгә күтәрде. «Туган тел»не җырлаганда иң беренче халыкны әнием бастырды», – дип сөенеп сөйләде Камилә Гыйззәтуллина.

Истәлек тактасы җырчы яшәгән Татарстан урамы, 7нче йорт диварына эленде. Заманында татарның бик күп күренекле шәхесләре яшәгән танылган йорт бу. Вафирә апа Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Яхин, Празат Исәнбәт, Шәүкәт Биктимиров «янәшәсендә», биш истәлек тактасыннан торган ансамбльнең иң башында урын алды.

«МИНИСТР ЯНЫНА КЕРТМӘДЕЛӘР, ДЕПУТАТ БУЛЫШТЫ»

Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә ханымнан истәлек тактасын ясату ничек шулай 11 елга ук сузылды, дип сорадык.

– Иң элек министрга язылдым, аның янына кертмәделәр дә (2010нчы елда Татарстанда мәдәният министры Зилә Вәлиева иде. – Ф.М.). Аннары хат яздым. Ул хатны филармониягә җибәргәннәр, аннары кабат миңа әйләнеп кайтты – шулай йөрде инде ул. Миндә укучы бер кечкенә кызның (Камилә ханым 26нчы музыка мәктәбендә укыта. – Ф.М.) әнисе Министрлар Кабинетында эшли, аның әтисе Русия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның ярдәмчесе икән. Шулар минем ничә еллар истәлек тактасы ясату артыннан йөргәнемне белделәр дә, без сезгә ярдәм итәбез, диделәр. Олег Морозовка хат яздык. Һәм менә ике ел дигәндә эшләтеп тә бирде. Республика каяндыр 300 мең сум тапкан, ул Татарстан өчен күп акча түгел инде, 5әр миллион табалар бит әле һәйкәлләргә. Истәлек тактасы шул 300 меңлек булды, диде сынчы, – дип сөйләде Камилә ханым.

Истәлек тактасының авторы – Казан скульпторы, Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган Фәнил Вәлиуллин. Соңгы вакытта куелган мемориаль такталарның күбесе – аның иҗат җимеше. Мәсәлән, Әлфия Авзалова, Илһам Шакировныкын да ул ясаган иде. Аны Шәймиевнең яраткан сынчысы дип әйтәләр, Татарстанның беренче президентына туган авылы Әнәктә куелган бюстны да нәкъ менә Фәнил Вәлиуллин эшләде. «Фәнил ярты ел буе мине остаханәсенә алып барып йөрде. Төзәткәләргә дә туры килде. Фотода әни яшь, ә истәлек тактасында олырак һәм моңсурак чыккан. Бу бит фото да, картина да түгел – скульптура. Шуңа күрә бик охшатып ясап булмый торгандыр. Тактасы бик матур булды. Ташын яшел гранит булсын дип үзем сайладым», – ди Камилә ханым.

Истәлек тактасындагы язуны Тел, әдәбият һәм тарих институты әзерләгән. Бәхеткә, хаталар юк. Ләкин җырчыны «танылган» дигән гади генә сүз белән атаулары күзгә чалынмый калмады. «Әле ул язуга Каракалпак кермәгән (Вафирә Гыйззәтуллина Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каракалпакстан АССРның да халык артисты. – Ф.М.). Мин башта «татар халкының яраткан җырчысы» дип үзем язып алып барган идем. Алай ярамый, диделәр, рәсми түгел, имеш. Бөтен текстлар да бер шаблон буенча бара торгандыр инде. Аны министрлыкның мемориаль такталар буенча комиссиясендә тикшерәләр. Гомумән, бу комиссиядә бөтенесе буенча да фикер алышалар, тактада ошамаган җирләре булса, кире боралар. Әллә 7, әллә 8 комиссиядә катнашырга туры килде миңа да. Бер комиссиядә Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин: «Нишләп «танылган» дип кенә яздыгыз, Вафирә апа «күренекле» җырчы иде бит», – дип әйтеп карады, ләкин ул вакытта соң иде инде, язу ташка басылган иде, үзгәртеп булмады», – дип сөйләде Камилә ханым. Белүебезчә, Рамил Төхвәтуллин комиссиягә соңрак кына кертелде.

Аңа карап кына, Камилә Гыйззәтуллинаның кәефе төшмәгән. «Белгән кеше барыбер белә аның күренекле икәнен. Истәлек тактасы куелгач күңелем булды! Хәзер көн дә эшкә барышлый карап китәм. Күршеләр дә: «Нишләп безнең Вафирә юк монда?» – дип сорамас инде. Алайса көн саен сорыйлар иде», – ди ул. Сүз уңаеннан, быел әнисенең кабер ташын һәм чардуганын яңарткан. Үз акчасына. Министрлыктан да, районнан да ярдәм сорап караган, «мөмкинлек юк» дигәннәр. Вафирә Гыйззәтуллина туган авылы Менделеевск районы, Камай авылында җирләнгән. Анда истәлек тактасы 2016нчы елда куелган иде инде. Камилә ханым анысын да үзе сорап куйдырган булган. «Минем кебек озак йөргән кешеләр бар ул. Рөстәм абый Яхинның хатыны Хәлимә апа исән чагында, бик озак йөрдек, дип гел әйтә иде», – ди Камилә ханым.

Татарстан урамы, 7нче йорт диварында Шәүкәт Биктимировка истәлек тактасыннан соң буш урын бар, анда шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Зөлфәткә мемориаль такта куелачак. Шул хактагы карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин быел имзалады. Шагыйрь гаиләсе белән биредә 1981-2000нче елларда яшәгән. Балалары, үзара киңәшләшеп, истәлек тактасын киләсе елның маенда куярга планлаштыра. Шагыйрьнең килене Лариса Маликова сүзләренчә, алар рөхсәт алу артыннан берничә ел гына йөргәннәр. Тактаны шулай ук Фәнил Вәлиуллин ясый. «Истәлекле такталар кую буенча комиссия утырышында үзем дә берничә мәртәбә катнаштым. Анда язуларын да тикшерәләр, портретның охшаганмы-охшамаганмы икәнен дә. Барысы да җитди, шуңа озакка сузыла. Фәнилнең остаханәсенә барып йөрибез, әле һаман да эшләр дәвам итә. Рәссамга да җиңел түгел, ул бу кешене шәхсән белмәгән, фотодан гына карап ясый, ә фотоларда кеше төрле, шуннан гомуми бер образ тудырырга кирәк», – дип сөйләде Лариса ханым.

Сынчы Әлфия Авзалованың шушы афишасыннан карап ясаган

ӘЛФИЯ АВЗАЛОВАНЫ ЭЛЛОЧКА-ЛЮДОЕДКАГА ОХШАТАЛАР

Кайвакыт истәлек такталары чагыштырмача тиз куела, ләкин халыкта күп сораулар тудыра. Мәсәлән, Әлфия Авзаловага мемориаль такта ачылгач, күпләр «җырчы монда үзенә охшамаган, куркыныч чыккан» диде. Илһам Шакировны да шулай дип әйтүчеләр булды һәм хәзер дә бар. Ә Әлфия Авзалованың балалары тактадан канәгать булуларын белдергәннәр иде. Кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән шул хакта сөйләшеп алдык.

Әлфия Авзаловага мемориаль тактаны Туфан Миңнуллин урамының 8а йорты фасадына урнаштырдылар. Җырчы биредә 2004-2017нче елларда яшәгән.

«Һәр кеше әнине үзенчә хәтерли. Достоевский урамында заманында бер йортта күрше булып яшәгән архитектор Сергей Саначин: «Монда Әлфия Эллочка-людоедкага (И.Ильф һәм Е.Петровның «12 урындык» әсәре буенча 1971нче елда төшерелгән фильм персонажы. – Ф.М.) охшаган, диде. Кем ничек күрә бит. Аның каравы Минтимер Шәймиев: «Нәкъ үзе! Мин Әлфия белән нәкъ шушындый чагында таныштым», – диде. Без, балалары да бик охшаттык. Шушы Туфан Миңнуллин урамында бергә яшәгән күршеләр дә, охшаган, диде. Бу пластилин түгел, металл, бронза бит. Сынчы ничек кенә тырышса да, 100 процент охшашлык була алмый, кешеләр менә шуны аңларга тиеш. Иң мөһиме – бу сурәте әнинең үзенә ошый иде. Афишадан күчереп ясалган ул. Әнинең бик ярата торган өч-дүрт фотосы бар иде, берсе – менә шушы истәлек тактасындагы. Монда ул 50 яшьләр тирәсендә. Портрет итеп ясатып, өйгә элеп тә куйган иде аны. Без хәзер әнинең нинди фотосын бирәбез, аны мәңгеләштерү буенча нәрсә эшлибез – барысы да аның үз ризалыгы белән эшләнә. Ул бит бөтенесен алдан уйлап куйды. Мин гаиләм белән отпускка кайтканда, күп итеп тәмле пәрәмәчләр пешерә, бөтен балаларны, туганнарны җыя иде дә репетиция ясый башлый идек. Әнинең үлем репетициясен. Соңгы 10 елда гел шуның турында сүз барды. Балакайларым, исән-сау кайттыгызмы, ничек хәлләрегез, дип түгел, «мин үлгәч, шулай булырга тиеш» дигән темага сөйләшә идек (Зөлфия ханым нәкъ Әлфия апа кебек яңгыратып көлә. – Ф.М.). Шундый иде әни. Истәлек тактасы да аның үз васыяте буенча эшләнде. Ул тактаны ясаганда скульптор Фәнил янына эшкә йөргән кебек йөрдем. Апам Гүзәл белән дә бардык. Башта күзен бик кысык итеп ясаган иде. Әнинең күзләре түгәрәк булмаса да, мондый ук кысык түгел, дидем. Аны үзгәртте. Борынны бик озак ясады. Әни белән безнең борыннар охшаган, мине каршысына утыртып, миннән карап ясады», – дип сөйләде Зөлфия ханым.

Әлфия апага мемориаль такта чагыштырмача тиз куелды: 2017нче елның 15нче июнендә вафат булган иде, нәкъ ике елдан истәлек тактасын ачтылар да. «Мәңгеләштерү программасына кертелде, республика җитәкчелеге, филармония ярдәм итте, Актаныш районы да үз өлешен кертте», – ди Зөлфия ханым. 2019нчы елның 16нчы гыйнварында вафат булган Илһам Шакировка да истәлек тактасы тиз вакыт эчендә – 2020нче елның 3нче октябренә, Халыкара музыка көненә туры китереп ачылды. Ул Казанның Николаев урамы, 5нче йорт диварына эленгән.

Әлеге язмада санап кителгән бөтен истәлек такталары да кабарынкы барельеф рәвешендә ясалган. Шуңа күрә чынлап та «100 процент охшатып булмый» дигәнне сәбәп итеп була торгандыр. Ә менә Вафирә Гыйззәтуллина белән бер рәттә урнашкан СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимировның мемориаль тактасына, ни кызганыч, акчаны жәлләгәннәр. Аның сурәте ташка гравировка рәвешендә генә төшерелгән. Әлмәндәр роле белән генә дә легендага әйләнгән күренекле артистка куелган истәлек билгесе түгел, йорт диварына эленгән кабер ташы диярсең...

 

2016-2020нче елларда, ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшли торган мемориаль такталар буенча комиссия тәкъдиме белән, 34 истәлек тактасы куелган, 21 монументаль сәнгать әсәре иҗат ителгән. Бу хакта быел март аенда узган коллегиядә хәбәр ителгән иде. Комиссия ел саен 15-20 тәкъдимне карый, диелде. Ул вакытта монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе карамагында 13 проект бар, диелгән иде. Шуларның дүртесе – Татарстан Республикасыннан читтә куелачак һәйкәлләр. Сахалинда – Габдулла Тукайга, Алтай Республикасында – кар барсына, Белоруссиянең Волковичи авылында Фатих Кәримгә һәйкәл, Кырымда Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстан сугышчылары хөрмәтенә истәлек билгесе куярга планлаштырыла. Казанда Рәшит Ваһапов, Сара Садыйкова, Фатих Кәрим, Нәҗип Җиһановка, хәрби интернационалистларга һәйкәлләр, Сергей Аксаковка бюст, Казан артиллерия училищесы истәлегенә стела куелачак. Мемориаль такталарга килгәндә, күренекле артистлар Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга, җырчылар Идеал Ишбүләков, Азат Аббасовка, дәүләт эшлеклесе Шакир Әхтәмовка, шагыйрьләр Һади Такташ һәм Фатих Кәримгә, дирижер Фуат Мансуровка истәлек тактасы әзерләү мәсьәләләре карала. Бу исемлектә Вафирә Гыйззәтуллина исеме дә бар иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии