- 25.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1982нче елда иң соңгы кеше булып туган авылым Урсай Ключтан Карамалыга күчендек. Колхозыбызның исеме Динамо булган, шуңа безнең телләргә Динамо булып кереп калды. Минем хатын – авылымның иң соңгы килене, олы улым – иң соңгы баласы. Менә шуннан аңлагыз инде минем хәлне. Авылымның төшемә керми калган көне булды микән. Егерме елдан соң сирәк керә. Анда өч ел гына яшәгән хатыным да бик яратты туган авылымны. Олы улым, теле ачылгач, «Динамоның сулалы…» – дип җырлап йөри иде. Бервакыт шушы сагынулар моң булып йөрәктән бәреп чыкты, гармунда, аннары баянда уйнарга өйрәндем. Туйларда, концертларда, туган көннәрдә, солдат озату кичәләрендә чыгыш ясадым. 90нчы елларда авылым турында шигырьләр яздым, көе дә чыкты.
Туган авылым матур авыл,
Шунда үтте балачак.
Шул балачак хыялларым
Мәңге истә калачак.
Кушымта:
Әй авылым, су буйларың,
Ямьле дә тугайларың.
Көн дә төшләремә керә
Сандугач, тургайларың.
Төшләремә керәсең син,
Туган авылым Динамом.
Ахры, мин сине мәңгегә,
Оныта да алмамын.
Роберт САФИН.
Азнакай районы, Карамалы авылы.
Комментарии