- 25.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Өчиле авылында чишмәләр күп. Быел тагын берсе агып чыкты. Аны Өчиле авылында туып-үскән авылдашыбыз, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшәүче Фәргать Равил улы Нәбиев ясады. Ул чишмәнең уңайлыклары бар яктан каралган. Балалар өчен төрледән-төрле матур урындыклар, утлар куелган, ә инде өлкәннәргә чәй эчеп утырырга өстәлләр ясалган. Фәргать Нәбиев әлеге чишмәгә, әнисенең якты истәлегенә «Мөслимә» чишмәсе дип исем бирде. Авыл халкы да әлеге чишмәне үз итте, һәр туган көннәрен, бәйрәмнәрен шушында үткәрәләр. Шундый матур чишмә ясаганы өчен, Фәргать Нәбиевкә авыл халкы рәхмәтен җиткерә. «Мөслимә» чишмәсе үзенең саф һәм тәмле сулары белән көтеп кала.
Алмаз ЗИГАНГИРОВ.
Арча районы, Өчиле авылы.
Комментарии