Безгә нәрсә калды?

Мин Аллаһның каһәре төшкән 1939нчы елда дөньяга аваз салганмын. Әти назын күреп үсмәдем. Аннан 8 айлык булып калган ташбаш мин. 1952нче елдан эшли башладым, үгез җиктем. Нинди генә авырлыклар күрмәдем! Әтинең әнисе дивана булды, әнием аны тәрбияләде, безгә ашарга-кияргә дә әнием тапты. Хөкүмәттән дә зарланып булмый, чөнки ил нинди җимерекләрне, завод-фабрикаларны, колхозны тәэмин итеп, халык өчен тырышты. Сорау туа: шул заманда төзегән нәрсәләр исәнме? Ник җимереп-талап, сатып бетерделәр? Колхозлар ул чорда икмәген, сөтен, йонын, йомыркасын җитештерде, чөнки төзүчеләр күп иде, аларга ашату өчен азык-төлек тә күп кирәк булды. Хәзерге түрәләр кебек кесәгә акча тупламады бит ул чор түрәләре. Ә хәзер? Искитәрлек хәлләр бит хәзер, халыкны чын сарыкка әйләндерде түрәләр.

Колхозлар таралганчы, республика иттән, икмәктән күпме уңыш алды икән? Шуны хәзерге уңыш белән чагыштырып карыйсы иде. Утка, газга, торакка, медицинага ник бәяләр арта? Ник СССР чорында дәвалау бушлай иде? Кайда соң нефть, газ акчасы? Көнчыгыштан көнбатышка кадәр озатыла бит бу маллар. Һәр йортта сыер-сарык бар иде, хәзер авылда ничә сыер калды? Бездә мөстәкыйль дәүләт. Кеше үз малына үзе хуҗа булырга тиештер бит?!

Зыятдин ШӘВӘЛИЕВ.

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Комментарии