Ана күңеле балада

Больницаның озын коридорына сыенып, яшь баласын күкрәгенә кысып, ана елый. Күз яшьләре белән генә бар михнәтне юып төшерә алмаганын яхшы белсә дә, тыңлаусыз яшьләр битне пешереп тама. “Балам, нарасыем, бәгырем син минем”, – дип кабатлаган анага шәфкать туташы килеп эндәште: “Тынычланыгыз, зинһар! Ышаныгыз, могҗиза бар бит дөньяда. Бар да җайланыр әле”, – дип баланың башыннан сыйпап китте. Зөһрә, дөрестән дә, җиңеллек тойгандай булды. Әйтерсең аңа хәзерге мизгелдә бу сүзләрне ак халатлы шәфкать туташы кыяфәтендә фәрештәләр үзләре әйтә иде. Әйе, аңа бирешергә ярамый. Хәзер баласына карата икеләтә игътибарлы булырга кирәк.

Өйгә кайтып җиткәндә көн кичкә авышкан иде. Ишек алдыннан Зөһрәне балалары каршы алды. Кулындагы нәни улы йокыга талган. Ире Шәүкәт хатынының борчулы йөзен күреп ничек тә сүз башларга белмәде. Зөһрә йоклаган улын урынга салып, ике кызын үзе янына чакырды. “Рамил бераз авырып китте. Зинһар өчен, сак булыгыз аның белән! Карап кына йөрегез”, – дип елап җибәрде. Кызлар әниләре елаганны күреп, аңа кушылды. “Әнкәй, син елама гына, тимәбез без аңа ялгыш та. Беркөнне ул бит үзе егылды”, – дип акланды сабыйлар. Ана бераздан тынычланып, кызларына аш салды, үзе икенче бүлмәгә үтеп ире белән сөйләште: “Табиб эпилепсия диде. Тагын әллә нәрсәләр язып тутырды. Бер капчык диярлек дарулар төяп кайттым”, – дип яшен тыя алмады.

Ел арты ел үтте. Зөһрәнең кызлары үсеп буйга җитте. Рамил да бик шук булып үсеп китте. Авыруы гына читләшергә ашыкмады. Балаларының авырудан интеккәнен күреп, әти-әнисенең йөрәге әрнеде. Зөһрә баласы егылган чакларда аны күкрәгенә кысып: “Улым, хәлемнән килсә, шул авыруны синнән тартып алсам, болай тилмермәс идең”, – дип борчылды. Ата-ана өчен дөньядагы иң олы бәхет ул – балаларын исән-сау күрү, аларның шатлыктан балкыган күзләре. Күңеле тулган чакларда Зөһрә гел Гөлиясен сагынды. “Балам, бик иртә киттең бит безне калдырып”, – дип искә алды. Күрәсең, Гөлиягә шундый кыска гомер язган, биш яшен тутыргач, ул якты дөнья белән хушлашып, күзен мәңгелеккә йомды. Икенче бала булып, гаиләгә бетмәс шатлык алып килгән иде газизләре, инде менә барысын да -сагышта калдырып, уйламаганда китеп тә барды.

Шатлык дигән хис тә кешеләрдән ерак йөрми, Зөһрәләр гаиләсен дә эзләп тапты. Олы кызлары Лилия кияүгә чыкты. Туй мәшәкатьләре белән йөргәндә дөньяның бар борчулары да онытылды сыман. Гаиләгә тагын да бәхет өстәп, Лилия кыз бала табып, әни булу бәхетенә иреште. Зөһрә әби булу бәхетеннән балкыса, Шәүкәт бабай булуына сөенде.

Әйтерсең, бу елның язы үзе белән бөтен сөенечне дә алып китте. Табигатькә җәй килде. Зөһрә үзен әллә ничек кенә хис итте, еш авырый башлады. Аның хәлен күреп борчылган якыннарына: “Болай гына инде, хәлем юк, үтәр әле”, – дип сүзне икенчегә борды. Нигәдер больницага барып күренеп кайтырга ашыкмады. Уйлары үзе хакында түгел иде аның, кечкенә кызын укырга кертәсе бар, янындагы авыру улы да тынгы бирми.

Салкын бураннары, күзне чагылдыра торган ак карлары белән кыш килде. Яңа ел якынлаша барган саен күңел могҗиза көтә. Зөһрәләр гаиләсендә янә шатлык: кече кызлары Раилә кияүгә чыга. Өй түрендә абзый, кызы белән кияүләре, туганнары җыелышып утырганнар. Яшь парларга никах укыла. Кызының иң бәхетле мизгелләрендә Зөһрә көч-хәл белән елмаерга тырышты. Әллә нишләде ул: сөяккә калып ябыкты, ашый алмый, әллә ничә егылды да. Никах үткәч олы кызы ире Рамил белән әнисен больницага илттеләр. Табиб Зөһрәне тикшереп, башын чайкап: “Хәлдән килгәнчә булышырбыз, тик аңлагыз: бик соңлагансыз! Мондый чакта иртәрәк килү кирәк иде…” – дигән сүзләреннән Лилия елады. Табибтан бер генә өметле сүз дә ишетмәде шул. Әнисе янына кергәндә битендә елмаю булдырырга тырышты, тик ана күңелен алдап булмый, баласының моңлы күзләрен күреп нидер сизенә иде ул.

Сеңлесенең туе ничек үткәнен Лилия белми дә калды диярлек. Әнисе больницада. Инде менә баласы авырып, үзе дә больницага эләкте. Өстәвенә ире дә кулын сындырды. Туйда һәммәсе күңел ачты, яшьләрне котлады. Кәләш кенә моңлы күзләре белән еракка карап уйланып утырды. Иң бәхетле көнендә иң бәхетсезе ул иде. Янында бер туганы да юк, өстәвенә ире дә туйны кичектермәде. Түземсезләнеп туй беткәнен көтте Раилә. Юк, урамдагы 35 градус салкынлык куркытмады аны, ә әнисе алдында үзен бик гаепле итеп хис итте. Кунаклар таралышып та бетмәгән көйгә, иптәш кызыннан фатасын, туй күлмәген салдыруын үтенде. Тиз-тиз чәчләрен тузгытып, башын юды. Эх, салкын су авыр уйларны агызып китә алса икән.

Бер айдан Зөһрәне больницадан өенә җибәрделәр. Юл буе Лилия колагында табибның: “Кызганыч, әмма безнең кулдан килә торган түгел. Гафу итегез, яшереп торудан файда юк. Коткарып кала алмыйбыз. Нык түзем булыгыз!” – дигән сүзләре яңгырады. Әниләре урын өстендә әрнеп ята. Әтиләре Шәүкәт үз-үзенә урын тапмый. Һич кенә дә хатынына булыша алмый. Аның ыңгырашкан тавышы бәгырен телә. Әбиләре дә урамга чыгып түзә алмый елый. Апалы-сеңелле Лилия белән Раилә әниләре яныннан китми утыралар. Рамил дә шунда.

Бу төн бигрәк кыен булды. Лилиянең күкрәк баласы да елады. Аз гына черем итеп алган иде, сәер күрде. Имеш, үлгән сеңлесе Гөлия кайткан: “Әнине сагындым, күрәсе килә”, – ди. Юк, юк! Лилиянең мондый хәлгә ышанасы килми. Яшь бит әле аның әнисе. Нибары 43 яшь! Яшәргә тиеш ул, әле оныгын да кулына алып, туйганчы ярата алмады. Тормышлары башлана гына бит. Ничек инде әнисез?! Юк, төше дә аңлашылмый. Табиб та ялгышкандыр, бәлки, дип уйланып баласын йоклаткач, әнисе янына ашыкты. Әнисенең саргая башлаган йөзен күрү – газап. Берничә ай эчендә кеше күзгә күренеп әллә нишли икән. Әле кайчан гына әнисенең җылы учлары битләреннән сөя иде, ә хәзер аңа карап күз яшьләрен тыеп булмый.

Ниһаять, таң атты. Урамда биешә-биешә карлар ява. Бүген февраль аеның соңгы көне дә җиткән икән. Өйдә ап-ак күбәләк очып йөрде, аннан каядыр китеп тә югалды. Әнисе кызына авыр гына: “Рамил”, – диде. Раилә Рамилне алып килде. Шулчак Зөһрә ябык куллары белән улының кулын каты итеп кысты. Күзгә-күз караштылар. Кинәт Зөһрә улының кулын ычкындырды, балаларының һәрберсенең күзләренә бер тутырып карады һәм мәңгелек йокыга талды. Әниләренең мәетен кочаклап елаган балалары белми иде әле әнкәләренең улының авыруын үзе белән гомерлеккә алып киткәнен.

Кайгы өстенә кайгы өстәлде. Кызын югалтуга түзә алмый бер елы газапта үтте Фатыйманың. Сабантуй бәйрәменә дөньяны сагышка күмеп киткән әбиләренең үлеменә түзәселәре бар иде әле бу балаларның.

Табигатьтә янә җәй. Лилия инде бишенче җәен әнисеннән башка каршылый. Күңеле белән тоя: әнисе һәрвакыт күзәтеп тора. Менә авылга да килеп җиттеләр. Хәзер зират яныннан ак күбәләк очып килеп, кызы утырган якта талпыныр да китеп югалыр. Әнисе рухы алар белән. Уйларын кызының шатлыклы тавышы бүлдерде: “Әни, әни! Кара, ак күбәләк оча безгә. Әни, ул шундый матур!”

Миләүшә НАСЕРТДИНОВА.

Буа районы, Яңа Тинчәле авылы.

Ятимлек корбаны

Нәсимә үзен начар хис итсә дә, күңелен төшермәскә тырышты. Җәйнең матур көне назлы нурлары белән аның өмете өзелгән күңелен юата, искән җылы җил дә туңган йөрәгенә җылылык өрергә тырыша кебек тоелды аңа. Нәсимә, уйга чумган башын тоткан хәлдә, баласын күкрәгенә кысты. Ни дисәң дә, яшәүдән гөрләп торган җир йөзен калдырып китә, аңа санаулы көннәр генә калып бара. Баласын кем карар? Аны кая куярлар? Ятимлектән җәфа чигеп, чәчәктәй еллары шулай үтеп китәрме?! Нәсимә ятимлекнең нәрсә икәнен бик яхшы белә. Чөнки ул әти-әнисенең кем, аларның исәнме-юкмы икәнен дә белми. Балалар йортындагы тормышы гына аңа билгеле. Хәтта туган көнен дә белми ул. Нигә ташлаганнар аны, кем ташлаган? Билгесез.

Үзен белә башлаганнан бирле ул газиз әти-әни назына сусап үсте, уенчыклары булуына хыялланды. Бик тыныч бала булганга күрәдерме, балалар йортында үзе теләгән уенчыклар белән дә уйный алмады. Бер почмакта башка балаларны күзәтеп кенә утыра. Тәрбиягә алынган балаларга яшь белән тулган мөлдерәмә күзләрен тутырып карап кына кала иде. Бу бәхет аңа да кайчан тәтер микән дигән уй еш борчыды үзен. Шулай әкрен генә айлар-еллар үтә барды. Һәм, ниһаять, әллә зәңгәр күзләре, әллә дулкын сары чәчләре өчен аңа да “әни” сүзен әйтү бәхете насыйп булды. Тик бу бәхете озакка бармады, аның кояшлы күк йөзен кара болыт каплады. Әти булган кеше әнисенә генә түгел, Нәсимәгә дә кул күтәрә торган булды. Шулай да бу хәл озакка бармады, әнисе бик каты кыйналып, больницада бакыйлыкка күчкәч, әтисе хөкем ителде, ә Нәсимәгә балалар йортына кире кайтырга туры килде.

Балалар йортын калдырып, эшкә урнашып, мөстәкыйль тормышта яши башлагач, аның бар теләге тату үрнәк кору иде. Эше дә җайланып, әкрен генә үз теләгенә ирешә башладым дигәндә, дөнья челпәрәмә килде.

Ул көнне Нәсимә эштә тоткарланды, инде караңгы да төшәргә өлгергән. Парктан кайтуга күнексә дә, караңгыда аңа таныш юл бик тә куркыныч һәм озын булып тоелды. Әйтерсең, җәберләүченең көтеп торасын күңеле белән сизгән… Менә шуңа инде ул газиз баласының әтисе кем икәнен белми.

Каһәр суккан чир Нәсимәне якты дөньядан алып китсә, нарасыен калдырырдай кеше булмавын, шул сәбәпле аның язмышы кочагына каласын ул бик яхшы белде. Баласының да үз язмышын кабатлавын теләмәде. “Бу явыз дөньяда барыбер бәхет күрмәс, әллә сабыемны үзем белән алып китим микән”, – дигән уй аның күңелен еш тырнады һәм көннән-көн көчәя барды.

…Менә сабые аның кочагында, инде тәне дә суынып килә… Берничә көннән Нәсимә үзе дә бакый дөньяга күчте.

Бу хәлгә кем гаепле? Җинаятьчелек чәчәк атучы җәмгыятьме? Әллә шуның корбаны булган, язмыш кочагында үткен пычак аша үтәргә өлгергән, саклаучысы, яклаучысы булмаган, якты дөньяны караңгылык аша гына күрүче, бәхетнең барлыгына ышанырга өлгермәгән яшь анамы? Минемчә, төп гаеп шул: Нәсимәнең үткәненә барып тоташкан, тормышка карата формалашкан ялгыш күзаллавы.

Айгөл ХАМАТОВА.

Минзәлә районы, Тауасты Байлар авылы.

Комментарии