- 25.04.2021
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2021, №15 (21 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Солдат булып хезмәт итүче яшүсмерләр турында күптән язасым килгән фикерләрем бар иде. Чөнки ирем белән миңа гарнизонда 25 ел яшәргә, хезмәт итәргә туры килде. Беренче гарнизон зур түгел иде, ә андагы тормыш хәзер дә күз алдында. Яшьлегебез далада узды. Балалар да үстердек, укыттык. Хәзер безгә 75 яшь. Авылда яшибез. Гәҗит битләрендә хәрбиләр турында язылган мәкаләләрне кызыксынып укыйбыз. Соңгы вакытта Рамил Шәмсетдинов өчен, үлгән солдатларның гаиләләре өчен тетрәнеп, йөрәк аша уздырып яшәдек.
Әйе, суд булган, төрмә срогы бирелгән. Рамил исән. Акыл белән уйлап, үзен җиңсә, төрмәдән кайтыр, ә үлгәннәр мәңге кайтмаслар. Ана-аналарына, туганнарына мәңге онытылмас зур кайгы.
Солдат хезмәтендә «бабайлык» бик күптәнге чир. Аңа бер командир да, бер старшина да өйрәтми. Бер «ЧП»сыз гарнизон командир өчен мактаулы хезмәт, тәртипле солдатны да хөрмәт итәләр, өенә ялга җибәрәләр, әти-әнисенә рәхмәт хатлары язалар.
Саратов өлкәсендә беренче частьтә хезмәт иткәндә офицерлар клубында ачык суд үтте. Бу хәл 1975нче елда булды. Элемтәчеләр ротасында икенче елын хезмәт итүче дүрт егет яшь солдатларны уятып, төнлә белән идән-раковина-бәдрәфләрне юдыртканнар. Өсләренә утырып йөргәннәр. Старшина сәгать унда отбой биргәч, дежурлыкны тумбочка янындагы дневальный солдатка тапшырып, өенә китә. Частьтәге дежурный кереп тикшерә һәм шуннан соң башлана кайбер карт солдатларның эшләре. Кыерсытылган яшь солдатлар бөтен хәлне аңлатып әти-әниләренә хат яза. Ә үз чиратында алар инде карт солдатларны судка бирә. Шулай итеп, теге «бабайларга» дүртәр ел биреп, төрмәгә утырттылар. Суд барышын үзем тыңладым, шуңа язам.
Телефонсыз заманда да яшь солдатлар бу киеренке хәлдән беркемне дә үтермичә чыга белгәннәр. Үзләре дә, әти-әниләре дә старшинаны да, командирны да гаепләмәделәр. Әти-әниләр казармада да, ашханәдә дә булдылар, барысын да үз күзләре белән күреп, сөйләшеп киттеләр.
Чита өлкәсендә мондый хәлләр Рамил хезмәт иткән вакытта гына булмаган. Кыерсыталар икән, өлкәнрәк офицерларга мөрәҗәгать итәргә иде. Һәрберсе кабул итә, тыңлый. Үзеңдә телефон булмаса да, гарнизон эчендәге хатын-кызлардан, хәлне аңлатып, телефон сорарга була. Әти-әнигә, туганнарга шалтыратырга иде. Тәртипсез солдатлар да, явызлары да бар, ышанам. Ләкин корал кулланырга, аларны атарга һич тә ярамый бит. Бик кызганыч хәл…
Үзебезнең баштан узган тагын бер хәлне языйм әле. Актүбә өлкәсендә яшәгән чак. Ирем – хозвзвод командиры, прапорщик. Өстәвенә сыерлар, дуңгызлар бар. Бер солдат Харьковтан отпусктан килде дә, бер атна эшләгәч юкка чыкты. Карават янында чиста итеге, урындыкта чиста китель-чалбары эленеп тора. Тумбочкада сеңлесеннән килгән матур эчтәлекле хаты ята. Ә солдат – юк. Аркылыга-буйга гарнизонны, аэродромны, су буйларын, камышлар арасын, буаны (йөзеп тә, таяклар белән дә), бөтен биналарны, керосин-бензин бакларын, кырларны карап-тикшереп чыктылар. 10 көн буена көне-төне эзләделәр, таба алмадылар. Шушы 10 көндә барыбызның да йокысы качты, саташыр дәрәҗәгә килеп җиттек. Ул солдатның безгә дә кергәне бар иде, таныш егет. Ирем белән кибеттән сигарет, тәм-томнар алырга килгәндә безгә кереп, чәй эчеп чыгалар иде. Ирем әйтә: «Командир каршына барганда аякларның хәле китә. Хет үзең егылып үл. Ни дип җавап бирергә белмисең, күз аллары караңгылана», – ди. Эзләүгә биргәч, иртәгәсен частьтән 200 чакрымдагы совхозга барып, милиция бүлегеннән алып кайтты. Әнисенең сеңлесе Актүбәдә яшәгән, шунда рөхсәтсез киткән. Пычрак киемле солдатны транспорт милициясе тотып, совхоздагы бүлекчәгә ябып куйган.
Һәрбер хәрбинең әйбәт хезмәт итүен кем генә теләми соң? Урамда йөргәндә дә, частьтә хезмәт итсәләр дә, эштә дә әйбәт булсалар, барыбыз да горурланабыз.
Хәзер хезмәт срогы бер ел. 18 яшьлек егетләрне шушы кыска гына срокта нәрсәгә өйрәтергә? Әллә техникага, әллә марш-бросокка, әллә башкаларына…
Ир балаларны солдат хезмәтенә гаиләдә, мәктәптә үк өйрәтә башларга кирәк. Бигрәк тә әтиләргә кагыла бу, чөнки солдат хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен сез беләсез. Тәртипсез солдатлар янында үзеңне ничек тотарга, кыен хәлләрдән ничек чыгарга, ахыр чиктә дә сабырлыкны җуймаска мисаллар китереп аңлатырга тырышыгыз, әтиләр. Уйланырлык урын бар, шуңа язам.
Киләчәктә Рамил Шәмсетдинов белән булган кебек хәлләр бүтән кабатланмасын иде.
Гөлфирә БАҺАВЕТДИНОВА,
Яшел Үзән районы, Күгәй авылы
Әниләр, күтәрелик!
«Рамил Шәмсетдинов хөкеменә реакция» («БГ» № 3, 27 гыйнвар, 2021 ел) дигән мәкаләне укыдым да, бик каты ачуым чыкты. Шул нисбәттән мин барлык әниләрне дә күтәрелергә чакырам. Ни өчен аңа 24 ел да 6 ай бирделәр? Аны шул дәрәҗәгә китереп җиткергән адәм актыкларына бирергә иде ул срокны?
Атып үтерелгән егетләрнең әниләрен аңлыйм мин. Минемчә, ул әниләргә Рамилгә каршы барырга кирәкми, ә гаепле кешегә басым ясарга кирәк. Киләчәктә шул адәм актыкларына сабак булыр. Ә бу очракта хәрбиләр яклана бит, шуны аңлыйсызмы соң сез, әниләр? Бу юлы күләгәдә калсалар, киләчәктә дә шулай була дип уйлый алар. Бер уйлаганда, ул үтерелгән солдатларның Рамилне җәберләгәннәрен белгәннәр бит, ник якламаганнар? Җаныкайларым, балык баштан чери ул. Бу мәкальне халык юктан гына уйлап чыгармаган бит инде. Әгәр частьтә тәртип булган булса, бу хәл килеп чыкмас иде.
Иремнең туганнан туган апасының 1977нче елгы улы Читада хезмәт итте. Аны да үле килеш кайтардылар. 180 см озынлыктагы егет зал уртасын тутырып сузылып ятты. Без аның табутын ачтык та, шаккаттык: күгәрмәгән бер җире дә юк иде. Озата кайтучылар егетнең әтисенә: «Абый, артыннан йөрегез, гаеплеләрне хөкемгә тарттырыгыз», – диделәр. Кыйнап кына үтерделәр бахырны. Биш балалы гаиләдә үскән бик акыллы чибәр егет иде. Армиядә каны коелсын дип үстерәбезмени без аларны? Армиядәге хәлләрне тәртиптә тоту өчен яңа законнар чыгарырга кирәк.
Мин 70 яшькә җиткән апа. Без ике малай, өч кыз үстек. Ике энем дә армиядә булдылар. Әни бик куанды инде ул чакта. Улларым армиягә ярады дип сөенде. Ә без, әниләр, хәзер армиядән юлбарыстан курыккандай куркабыз. Чөнки анда арыслан кебек кан койгыч вәхшилекләр эшләнә.
Мин дә ике малай әнисе. Олы улым җитлеккәндә егетләрне Чечняга җибәрәләр иде. Тәгәри-тәгәри еладым. Башымны бәрә-бәрә Аллаһыдан сорадым: «Ходаем, бер сәбәп бир, зинһар улымны армиядән коткар», – дидем. Ишетте бит! Ел саен аягына рентген ясата идем, яссытабанлылык белән калды. Бу бик яхшы авыру түгел, билгеле, алай да армиядән калды, Аллага шөкер. Минем үземдә дә шул авыру.
Хәзер армиядә булмаганнарга эшкә урнашуы авыр дип ишеттем. Монысы бөтенләй кирәксез закон. Армиядә тәртип урнаштырсыннар башта. Ул малайларның ил алдында нинди бурычы булсын? Алар тугач, хөкүмәт берәр төрле ташлама ясадымы ул балаларга? Үстерергә булыштымы ул егетләрне? Армиягә барыр вакыт җиткәч, сорап та тормыйлар, алалар да китәләр. Ә аларның исәнлегенә беркем дә җавап тотмый. Без бит балаларны армиягә җибәргәндә исән-сау кайтырлар дип ышанып калабыз. Армиядән кайтуларына бер бүлмәле фатир бирсәләр, мин аңлар идем ул бурычны. Мескеннәр алар, хезмәт итеп кайталар да, ипотека бурычына баталар. Без яшь чакта, ичмасам, беренче вакытта яшәп торырга бүлмә бирәләр иде. Ә хәзер нәрсә? Буржуазия?! Сүгенәсе килә хәтта. Кая китте Совет власте?
Әниләр, сезгә кычкырасым килә: Рамилне яклыйк, чын гаеплеләр җавап тотсын. Офицерлар, полковниклар, подполковниклар, командирлар утырсын колониядә шул срокны. Менә хәзер шул үтерелгән егетләрнең аналары күләгәсенә качып калачак ул җир-битләр. Акылыгызга килегез, әниләр! Сезнең оныкларыгызны да көтә бу хәлләр. Минем дә ике оныгым үсеп килә. Көн тууга шул балалар өчен кайгырам.
ХӘДИЧӘ әбиегез,
Арча шәһәре
«Бабайлык»ны Русия армиясендә хәрби түрәләр үзләре яшәтә
Мин заманында, Советлар Союзында яшәгән яшьтәшләрем кебек үк, ике ел хәрби хезмәттә булып кайттым. Красноярск крае Канск шәһәрендә укчы-радист белгечлеге алып, Архангельск шәһәреннән ерак түгел Васьково янында ел ярым хезмәт иттем.
Солдат, сержантлар арасында хәзерге Балтыйк буе илләреннән алынган егетләр, руслар, украиннар бар иде. Без бергә дус булып, илебез, халкыбыз алдындагы бурычыбызны намус белән үтәдек. «Бабайлык» дигән төшенчә юк иде. Безгә кадәр «бабайлар» булырга тырышып караганнар, әмма хәрби берәмлек җитәкчелеге аны тиз бетергән. Мин хезмәт иткәндә төнлә кизү торучы офицерлар казармаларда, хәрби берәмлек объектларында гел булып, тикшереп торалар иде.
Армиягә акылы камил булган сәламәт егетләрне алалар. Рамил Шәмсетдинов та шундыйлардан булгандыр. Ул да илем, халкым алдында егетләргә хас булган изге бурычымны үтәргә барам, дип хыяллангандыр. Әмма хыялы тормышка ашмаган. Чита мәхкәмәсе энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, мәнсез хәрби түрәләрне дә хөкем итәргә тиеш иде. Ни өчен монда шундый коточкыч хәл килеп чыккан? Сәбәбе нәрсәдә?
Әти-әниләр өчен дөньяда иң кадерлесе – балалар. Күңелгә начар уйлар килә, алда тагын кайсы милләттәшебез шундый язмышка дучар булыр икән? Кемнең газиз баласы?
Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,
Менделеевск районы, Ижтамак авылы
Комментарии