Ара өзек булса, дуслык төзек була

Ара өзек булса, дуслык төзек була

Дустыңның яки туганыңның кемлеген беләсең килсә, аңа акча биреп тор икән, ди аферистлар тарафыннан алданып авызы пешкән фатир күршебез Асия әби (исемнәр үзгәртелде. Авт.Х.Г.). Ул Гөлия исемле риелтор белән егерме елга якын дустанә мөнәсәбәттә булган. Гөлиянең авыр минутларында Асия әби бик күп мәртәбә ярдәм кулы сузган. Яна башлап эштән чыккан йортын төзекләндергәндә, иреннән аерылып бер тиенсез урамда калган вакытларында, озак вакытка акча биреп торуын үтенеп, Гөлия шактый хәлле тормышлы Асия апаның ишеген шакыган. Гөлия үз эшен ачып, бизнесы чәчәк ата башлагач та аралашу дәвам иткән. Асия әбидән алып торган шактый зур суммадагы акчаларны аена 5 процент белән кайтарып бирә торган булган. Моннан өч ел элек Гөлия тагын акча сорап килгән. Үзенең үлемтеккә дип хәстәрләп куйган 100 меңе генә җитмәгәнгә күрә, Асия әби ахирәт дусты Һиндия әбинекен дә алып торган һәм Гөлиягә 200 мең сум биреп чыгарган. Чая аферистка ике карчыкка бер расписка язып тоттырган. Бер ай узгач процентлары белән кайтарып бирелергә тиешле акчалар ярты елдан соң да китереп бирелмәгәч, Һиндия әби тәмам хафага төшкән. Гөлиягә көн саен шалтыратып, үзенә тиешлесен даулый башлаган. Асия карчыкның гына күңеле тыныч булган. Елына 4 процент үсеш белән банкка салганга караганда, ышанычлы дус икәнлеге күптән сыналган Гөлиягә аена 5 процент белән акча биреп тору күпкә отышлырак дип уйлаган. Бер ел узгач, «алдаркүсе» Гөлия Һиндия карчыкка 100 мең сум әҗәтен кайтарган, процентларын шушы арада биреп бетерермен дип ялганлаган. «Хәзер Асия апага акчасын кертеп чыгам. Үзеңә тиешлесен алуың хакында кулыңны куеп, распискамны бир әле, Асия апага да кул куйдырасы була бит», – дип, мөһим документны алып чыгып киткән. Кермәгән ул Асия әби янына, акчаны кайтарырга уйлап та карамаган. Аптыраган карчык, көтеп көтек булгач, күршеләре киңәшен тотып, иске дустын судка бирергә мәҗбүр булган. Берничә фатиры, шәһәр читендә хан сарае, бер дигән дачасы, кәттә чит ил машинасы, төшемле эше, тотрыклы кереме булган Гөлиянең судта баласын ялгыз үстерүче «хәерче бичара» булуы ачыкланган. Ул бөтен мал-мөлкәтен туган-тумачасы исеменә рәсмиләштерә барган икән. Барактагы 13 кв метрлы бүлмәсе генә аныкы, имеш. Моңарчы зәңгәр, ак чәшке туннар киеп, бәясе миллион ярым торучы чит ил машинасында җилдергән Гөлиянең судка өтек урам хәерчесе кыяфәтендә: таушалган баллон курткадан, башына иске шәл ябынып, тишек итек киеп килгәнен күргәч, карчыкларның күзләре маңгайларына менгән. Ул судта елый-елый хәерчелегеннән зарланган: «Ирем ташлады, үзем урам җыештыручы булып эшлим. Хезмәт хакым ташка үлчим генә, чирләшкә баламны дәваларга дип алып торган акчаларны карчыкларның икесенә дә кайтарып бирдем, распискаларын үз куллары белән ертып ташладылар», – дип, күрәләтә диварга борчак сиптергән. Шаһитлар ярдәме белән Асия апага бурычның түләнмәвен раслый алганнар, аңа ай саен 5 мең сум түләп барырга дигән карар чыгарылган. Яше 85кә җиткән карчык: «Ул оятсыз бәндә бурычын кайтарып бетергәнче үлеп китсәм, мине ничекләр җыештырып күмәрләр, зираттан урын сатып алырга, мәет ашларымны уздырырга каян акча табарлар?» – дип борчылып, авыруга сабышкан. Иң кызганычы шунда: гомер буе бер табактан ашаган, илле елга якын серләрен бүлешеп яшәгән ике күршенең – ахирәт дусларның арасы бозылган.

«Моннан 20 ел элек Казанга күченгән идек. Ирем белән икебез дә бюджет хезмәткәрләре. Үлә-бетә эшләп, көчкә 1 бүлмәле фатирлык акча җыя алдык. Безнең әлеге ниятебезне белеп алган якташыбыз, бер матбугат чарасында җитәкче булып эшләүче Алия апа нибары унбиш-егерме көнгә шул акчаларны биреп торуымны үтенде. Расписка язып бирәм, нотариуста раслатабыз, журналны бастырып чыгарырга Мәскәүдән акчалар килгәч үк кайтарып бирәм, рәхмәт йөзеннән үземнән шактый өстәп түләрмен, дип ышандырды. Бу кызыктыргыч тәкъдим хакында очраклы рәвештә хезмәттәшем Хәмзә абыйга сөйләмәгән булсам, фатирсыз да, акчасыз да каласы булганбыз икән, – дип сөйли Фәридә. «Алия апаң бик хәйләкәр ул, аның «наным, матурым, бәбкәчем» дип төчеләнүенә алдана күрмә. Безнең фотографның ашханә директоры булып эшләүче хатыныннан, берничә көннән китереп бирәм, дип алып торган зур суммадагы акчасын әлегәчә кайтарып бетергәне юк. Ничәмә-ничә елдан бирле суд юлында тилмерешеп йөриләр», – дип шаккаттырды. Моңарчы журналистларны бик әйбәт, дәрәҗәле, ышанычлы кешеләргә саный идем. Радиода эшләүче Миләүшә исемлесе бик күп кешеләрне шушы рәвешле төп башына утырткан, бурычка җыйган акчаларын бирмичә еллар дәвамында алдап йөрткән булган икән. Ярый әле килеп капкан, үзен төрмәгә утыртып куйганнар», – ди Фәридә.

Акча туганнар арасын да боза. Ата-анадан калган мирасны бүлешә алмыйча, үзара дошманлашып бетүчеләр күз алдыбызда. «Моннан утыз еллар чамасы элек Яшел Үзән районының бер авыл мәктәбендә укыттым, – дип сөйли Мөршидә ханым. – Сукыр эчәгесе шартлап, мәктәп директорыбыз Рәсим абый үлеп китте. Аның калада зур урыннарда эшләүче, бай тормышта яшәүче уллары Сәлим белән Хәлим әтиләрен күмәргә кайтып төште. Ата малын бүлешкәндә, кечесенә – машина, олысына бишекле матай гына эләкте (әниләре шулай хәл итте). Моңарчы дус-тату, үзара аралашып яшәгән бертуганнарның арасы бер минут эчендә бозылды. Дөнья малы – дуңгыз каны аркасында туганлык җепләре өзелде, хәзер аралашмыйлар».

Казанда кибетче булып эшләүче Дарья, Төркиягә ял итәргә баргач, бик чибәр төрек егете белән таныша. Әхмәт аны рестораннарга чакыра, экскурсияләргә йөртә, бүләкләргә күмә, затлы отельдә икәүләшеп берничә көн дәвамында серле сөю диңгезендә йөзәләр. Бу чаклы зур бәхетнең күктән ишелеп төшүенә сөенеп туя алмаган 33 яшьлек сазаган кызны, Русиягә очучы самолетка утырыр алдыннан, аэропортта тоткарлап, безнең акчага күчереп исәпләгәндә 450 мең сумлык бурычын Әхмәткә түләвен таләп итәләр. Даша аптыраудан катып кала. Төрек альфонсы бу кыз белән бергә рәхәт чиккәндә тотылган чыгымнарның чекларын җыеп барып, шуны кыздан түләтүләрен сорап полициягә мөрәҗәгать иткән. Менә сиңа мәхәббәт маҗарасы!

– Үзе исән чагында, Әсмабикә әби башкаладагы өч бүлмәле фатирын хосусыйлаштырып, өч баласына өлешләп яздырып куйган иде. Ул үлгәч, әниләренең васыятен үтәп, бу йортта олы кызы – диндар Хәрирә апа яшәргә, туганнарына үз фатирын саткан акчаны бүлеп бирергә тиеш иде. Мәет чыккан йорт кырык көнгә чаклы буш тормасын, әнкәбезнең рухы шат булсын дип, Хәрирә апа биредә куна башлаган һәм һәркөнне мәрхүмәгә атап Коръән укырга керешкән иде, – дип сөйли күршеләре Раилә. – Мәрхүмәнең өчесен уздырган көнне кече сеңелләре Мөсфирә дәү апасыннан 1 миллион акча даулап кара тавыш чыгарды. «Миңа бүген үк теләсә кайдан акча табып бир! Синең хәерче фатирыңның кайчан да булса юнь-юнәмигә сатылганын көтеп торырга җыенмыйм. Аның бәясе әнкәй фатирындагы өлешемнән кимрәк булачагы көн кебек ачык. Хет шартла, хет кредит ал, түлке миңа 1 миллионны бу атнада ук китереп тоттырган бул!» – дип, тамак ярып акырды ул. Яше җитмешкә җитеп килүче дәү апаларын шул чакта йөрәк өянәге тотты. Ул, бичара, сеңлесенең этлеге аркасында чак кына теге дөньяга китеп бармады. Гаугадан туеп, Хәрирә апа янәдән үзенең кечкенә фатирына кайтып китте. Аналары фатирын сатып, акчаларны тигезләп бүлешсәләр дә, апа белән сеңел арасындагы элеккеге җылы мөнәсәбәтләрнең эзе дә калмады. Апалары сеңлесен гафу итеп, туганлык җепләрен ялгарга кат-кат омтылыш ясап караса да, Мөсфирәнең үз туксаны туксан. Бөтен таныш-белешләргә апасын хурлап сөйли, ирен, үз балаларын аңа каршы котырта. «Мөсфирәнең ире гомер буе эчте, чирләүдән башы чыкмады. Бер тиенгә тилмергән чакларында, ирен айнытыр өчен кодлаштырырга, үпкәсенә операция ясаган табибка түләргә зур суммада акчалар кирәк булганда, кызларын укырга керткәндә ярдәм кирәк чагында, беркайчан да борып чыгармадым, акчасын да, ярдәмләшергә җаен да таптым. Сеңлем гомер буе иткән игелекләремне онытты, пычрак теле белән җанымны җәрәхәтләвен дәвам итә», – дип елый Хәрирә апа.

Яшел Үзән районының Карауҗа авылында яшәгән чагыбызда булып узган бер гыйбрәтле хәл исемә төште. Күршебездә гомер буе шәфкать туташы булып эшләп пенсиягә чыккан Мария әбекәй көн итте. Ире элеккеге хәрби полковник, сугыш инвалиды иде. Икесенең дә пенсияләре ярыйсы, акчаны тәртипләп тоталар, маялары туплана килә иде. Авыл кешеләренә игелек итеп яшәделәр, ялварып сорап кергән кешегә бурычка акча биреп торалар иде. Геннадий дәдәй гомер буе көндәлек алып барган, һәр көнне нәрсәгә ничә сум акча тотылуын, кемгә күпме биреп торуын язып барган. Шул карт Яңа ел төнендә кинәт үлеп китте. Кайгы уртаклашырга, мәетне күмешергә бөтен авыл халкы җыелып килүе исемдә калган. Бер оятсыз күрше хатыны Мария апаның кайгыдан хәтере чуалган чагыннан файдаланып, акча эшләп алмакчы булган. «Ирең кичә миннән 100 тәңкә акча алып торган иде, бурычын син түләрсең инде», – дип шаккаттырган. Совет заманындагы йөз сум – күмәк хуҗалыктагы баш инженерның бер айлык хезмәт хакы кадәр иде. Мария апа бер аяксыз инвалид иренең кыш көне гомумән өйдән чыгып йөри алмавын төгәл белсә дә, тәшвишләнә калган. Әбекәйне иренең көндәлегендәге язмалар нахак бәладән коткарды.

«Известия Татарстана» гәҗитендә безнең белән бик акыллы, ягымлы, ярдәмчел Альбина Нурисламова эшләде. Аны барыбыз да хөрмәт итә идек. Ике югары белемле хатынны үзенең элеккеге дус кызы, пединституттагы төркемдәше Татьяна төп башына утырткан. Фатир сатып алырга ипотека рәсмиләштергән вакытта, Альбинаны һәм тагын бер дус кызын поручительләр булырга күндергән. Ул намуссыз бәндә бар булган мал-мөлкәтен әнисе исеменә теркәүгә ирешкәч, банк кредитын түләми башлаган. Рәсми теркәлгән эш урыныннан киткән, кенәгәсез генә хезмәт куя башлаган. Коллекторлар көн саен килеп, икенче баласы белән декретта утыручы хезмәттәшебездән акча дауларга керешкән, түләмәсәң, фатирыңны тартып алачакбыз, дип өнен алган. Бичара Альбинабыз оятын җуйган элеккеге дустының әҗәтләрен бала пособиеләре белән түләп изаланды.

Госман исемле танышыбыз, армиядә бергә хезмәт иткән дусты Дмитрий белән бар булган акчаларын бер казанга салып, шактый зур күләмдә кредитлар алып уртак бизнес ачты. Әүвәлге мәлдә эшләре табыш китермәсә дә, ике дус зур тырышлык, күп хезмәт куеп, иңне иңгә терәп, авырлыкларны бергә җиңде. Еллар үткәч, тәҗрибә генә түгел, клиентлар базасы тупланды, яхшы керем ала башладылар. Әйбәт фатирлар, кыйммәтле машиналар сатып алдылар, гаиләләре белән бергәләп чит ил курортларында ял иттеләр, кунакка йөрештеләр. Эшләре худка киткәненә тәмам инанып җиткән Дима, көннәрдән беркөнне Госманга нахак бәла ягып, эшеннән китәргә мәҗбүр итте. Дуслык кына юкка чыкмады, гаделсезгә рәнҗетелгән Госманның гомере фаҗигале рәвештә өзелде. Бүгенге көндә Дмитрий шактый бай кеше булып саналса да, намусына кара тап төште. Аллаһ каршына баргач ничек җавап бирәчәге безгә караңгы, әмма бүгенге көне дә ал да гөл түгел – өченче балалары гарип булып туды.

Акча-макча, сихерче сыман, күпләрнең зиһенен чуалта, намусын каралта, гомерен кыскарта, нәсел җепләрен генә түгел, хәтта гомерен вакытсыз өзә. Акчасыз яшәп булмый, билгеле. Өч көнлек дөнья малына кызыгып, нәфесебезгә хуҗа була белмичә, башкаларны рәнҗетмәсәк, гөнаһ җыймасак иде.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии