БУ ДӨНЬЯГА БЕЗ КИЛГӘНБЕЗ ИКӘН…

БУ ДӨНЬЯГА БЕЗ КИЛГӘНБЕЗ ИКӘН…

Мин «Безнең гәҗит»не бик ошатып укып барам. Авыр җаваплы эшегездә нык сабырлык, бары уңышлар телим. Сезнең бу дөньяга ихлас, дөреслек белән карап яшәвегез газетада да чагыла. Газетага кемнәр ниләр генә язмый. Кайберләрен укыгач, үзеңчә фикерләп аласың. Ә менә 22нче гыйнварда чыккан «Гарипләр яшәргә хаклымы?» дигән мәкалә уйга калдырды. Автор нинди хисләрен җыйнап язгандыр, башка сыймый. Бу мәкаләне ачыклар өчен, Илфат абый, махсус сезгә хат язарга булдым. Чөнки бу язмага тыныч кала алмадым. Йөрәгем әрнеде. Бу мәкаләне укыган инвалидлар ни кичергәндер, бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Сез газетагызның хуҗасы буларак, иң беренче сорауны сезгә бирим әле. Бу мәкаләне газетага рөхсәт биреп чыгартканчы, сез аны укымыйча калмагансыздыр? Бер мәгънәсез кешенең акылсыз уйланып язылган язмасы күпме гөнаһка кертүе мөмкин. Иң беренче, без нәрсә генә эшләсәк тә, Аллаһы Тәгаләне искә алып, аның хәдисләренә таянырга тиешбез.

Мин үзем тумыштан инвалид кыз, йөри алмыйм. Әмма бу дөньяга килүемә бер дә үкенмим. Тормышны яратып яшим, Аллага шөкер,

Илгизәр Гали язмаларында дөньяга башкача карый, үзенчә фикер йөртә, әмма аңлаешсыз. Ярар, язса язсын теләсә нәрсә, ләкин ни өчен ул гарипләргә килеп ябышты әле?! Алар яшиме, яшәмиме – аның ни эше бар бу дөньяда. Аллаһы Тәгалә генә хәл итә җир әйләнешен, кеше язмышларын. Тумыштан гарип туган баланы кайбер әниләр ятимнәр йортында калдыра. Шулар өчен ачылган ятимнәр йорты күңелен тырнап тора икән авторның. Әллә дәүләт Илгизәр әфәнденең сыртына салганмы ул йортлар салырга киткән авырлыкны? Әнә, исерек, фахишә, имансыз ата-аналарның сау-сәламәт балаларын ятимнәр йортында калдырганына борчылсын автор. Шул әти-әниләрдән дәүләт яхшы гына алимент түләттерсә, ятимнәр йорты гөмбә кебек артмас иде. Тәтештә дә зәгыйфь, акыл ягыннан гарипләр күп дигән, имеш, әти-әниләре кызганыч. Әллә ул әти-әниләр аннан акча, ярдәм сораганнармы? Гарипләр яшәгән гаиләне тикшереп дөньяга чыгып кычкырырга берәүнең дә хакы юк. Ата-аналары зарланып язмаган бит. Ходай шундый сынау биргән икән, гомере беткәнче тәрбияли ул баласын. «Ул балаларны асрап ятканчы, ул тотылган акчалар сәламәт балаларга каралсын», – дип тә язган. Бу сүзләр һич кенә дә башка сыя торган түгел. Әллә безне дәүләт сәламәт балага караганда артыграк кайгырта дип белдеме икән Илгизәр әфәнде. Элек машина, фатир бирәләр иде, ә хәзер юк. Газга, утка ярты бәядән түли идек, анысы да бетте. Безгә чит илдә яшәүче инвалидларның уңай шартларда гомер итүенә кызыгып яшәргә генә кала, ә бит Ходай яратып җибәргән бу җаннарны. Аллаһы үзе күрә, дәүләтнең салкын карашын әлегә сыный, ахры. Инде автор шар яра, киләчәктә гарипләрне тудырмаска, ди тәҗрибәле зоотехник. Ил буенча бу канунны кабул итәргә кирәк, дип, фикерен төгәлләгән. Бу – ахмакларча әйтелгән көфер сүз!!! Русия әлеге законны әллә кайчан кабул итәр иде, ләкин Аллаһы Тәгалә бар шул, Ул кушмый. Үзенә каршы баручыларны җәзасыз калдырмас. Җәза бу дөньяда гына түгел, теге дөньяга мәңгелеккә барасыбызны онытмыйк.

Без бу дөньяга сынау өчен яратылганбыз. Бер-беребезне рәнҗетмичә генә яшәсәк иде.

Мин Илгизәр әфәнденең вакытында тәүбәгә килүен телим. Гарипләргә булышып яшәсен. Аллаһы Тәгалә ни өчен яраткан соң гарипләрне бу дөньяга? Шул хакта уйланырга кирәк. Җәлил хәзрәтнең «Йөз дә бер вәгазь» китабыннан кыскача бер вәгазен язам. Гарипләргә салкын караган кешеләргә бу урынлы булыр.

– Берәүләр бик сәламәт, таза булалар, икенче берәүләр авыргалап тора, кайберәүләр гарип булып гомер кичерә. Аллаһы Тәгалә шушы имтихан дөньясында бәндәләрне сынар өчен, шулай иттереп яраткан. Кайберәүләр тумыштан ук гарип булып, йә акылга зәгыйфь булып туа. Сәламәт кеше, шушы кешеләргә карап, үзенә шөкрана кылып яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә болай ди: «Мин сезне камил акыл белән яраттым, әгъзаларыгызны сәламәт иттем, шушының гына шөкранасын дә миңа кылып бетерә алырсызмы?» – диде. Гарип кешеләр – Аллаһының изге бер бәндәсе, Хак Тәгалә аны бәндәләргә гыйбрәт өчен яраткан. Алдан ук Аллаһы Тәгалә аларны, гарипләрне, акыл ягыннан зәгыйфьләрне җәннәт белән бүләкләде. Болар кайгы-хәсрәтне, сират күперләрен дә, мәхшәр мәйданнарны да күрмәячәкләр. Боларны тәрбияләгән әти-әниләргә дә искиткеч зур саваплар булачак. Акыллы, сәламәт булган кешеләр авыруларга көчләреннән килгәнчә һәрвакыт ярдәм итәргә тиешләр. Өендә гарип кеше бар икән, аның әти-әнисенә дә без көч-куәттән килгәнчә булышырга тиешбез. Бу – безнең алдыбызда торган фарыз. Шушы гарип кешене кемдер карый икән, әти-әнисе, бүтән кешеме, авыл өстенә төшкән бу бурыч бетеп тора. Әмма аны бер караучы да булмаса, бөтен авыл өстендә гөнаһ булып санала. Гади кешедән башлап, җитәкчегә кадәр – һәммәсе шушы авыру кешеләрне кайгыртырга бурычлы. Аллаһы Тәгалә безне дөньяга камил акыл белән яраткан икән, инвалидларга ярдәм итү – безнең сәламәтлегебезнең бер зәкяте, бер гошере. Хак Тәгалә кыямәт көнендә бездән: «Бирелгән сәламәтлегеңне кайларда файдаландың?» – дип сораячак. Җавап биргәндә йөзебез ак булсын өчен, без сәламәтлегебезнең бер өлешен авыру кешеләргә ярдәмгә сарыф итәргә тиешбез. Һәм моны беркайчан да онытмаска кирәк, шушындый кешеләр бар икәнен авылда, бу – Аллаһының авылга биргән бер рәхмәте. Аның безгә биргән сынавы.

Җәмил хәзрәт Фазлыев язган дин китабындагы бу изге сүзләр, вәгазьләр, кеше язмышын аңлый белмәүчеләрнең күңелләренә иман, шәфкатьлелек, һидият бирсен иде.

Илфат абый, минем сезне гаеплисем килми. Ләкин гарипләргә кагылган шушындый мәгънәсез мәкаләләрне башка чыгармавыгызны үтенәм. Языгыз сез гарипләрнең киләчәген кайгыртып. Мондый мәкаләләр газетагызның дәрәҗәсен төшермәсме? Газетагызда бар кешегә файда китерә торган язмалар чыгуына өметләнеп калам. Миңа ачулана күрмәгез, борчылганга яздым. Мине дөрес аңларсыз дип калам. Сезгә исәнлек саулык телим.

Вәссәләәмүгәләйкүм үә бәрәккәәтүһ.

Чулпан ГАБДУЛГАНИЕВА,

I төркем инвалид.

Балтач районы, Кариле авылы.

РЕДАКЦИЯДӘН. Автор хатындагы кайбер сорауларга мин газетабызның 12нче март санында җавап биргән идем инде. Кабатланып тормыйм. «Безнең гәҗит»тә мәкаләләр тыелмый, әгәр ул кануннарга, әдәп кагыйдәләренә каршы килмәсә, әлбәттә. 12нче мартта да әйткән идем, авторларның фикере, редакциянеке белән туры килә дигән сүз түгел. Каршылыклы фикерләргә дә урын түрдән. Проблеманы күрмәмешкә салышу, аны тыю, яисә аңа газетада урын тапмау, ул проблема юк, дигән сүз түгел. Бүген Илгизр Гали кебек уйлаучылар юк, дисәк, без беркатлы – күзле килеш сукыр, колаклы килеш саңрау булыр идек. Әнә дөнья җәмәгатьчелеге эвтаназия турында (авыр хәлле авыруларга үләргә булышу) бәхәсләшә. Минем бу хакта махсус әзерләнгән телетапшыруымны да интернет сәхифәбездә күрергә була. Бер караганда, ул бәхәс тә бик кырыс һәм кешелексез кебек тоела. Шул ук архивта донорлык турында да тапшыру бар. Донорлык яхшы диярбез, барыбыз да. Ә менә үлемгә дучар ителгән туганыгызның әгъзаларын бирергә ризалашыр идегезме? Һәрнәрсәгә, ул үзеңә килеп терәлгәндә, аптырап та каласың. Кыскасы, бу мәңгелек тема һәм бертөрле фикер аның буенча була да алмый. Гарипләр – ул медицинабызның көчсезлеге бәласе.

Газетабызга игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Битараф булмыйк. Башкаларны рәнҗетмик. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне генә түгел, табигать-тереклек тә җәбер-золым күрергә тиеш түгел. Ә бүген кешелек үзе утырган ботакны кисеп ята. Табигать вәхшиләрчә талана…

Бу темага хатлар һаман килә. Минем уйлавымча, ул күпләрне уйландыргандыр, хәтта кырыслык яклы булганнарга да миһербанлык орлыклары сипкәндер, дип уйлыйм.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

УЛ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИДЕ

Газетадан гарипләр турындагы мәкаләне укыгач, мин дә язарга булдым. Әйе, алар турында язарга кирәк. Тик хат авторы язганча «Алар яшәргә хаклымы?» дип түгел, ә аларның шул гарип килеш тә тормышта ирешкән уңышлары, күпләрне сокландырырлык яшәү рәвешләре хакында язарга кирәк. Бәлки, аларның һәр көне үзе бер батырлыктыр.

…Моннан нәкъ егерме ел элек машинамда эштән кайтып килгәндә, тукталышта торган кызга күзем төште. Көн кичкә авышкан, кулында саллы гына сумкасы да бар. Әллә кай ягы белән башкалардан аерылып тора иде ул. Янына килеп туктадым да кайсы якка таба кайтырга җыенуын сорадым.

– Рәхмәт, мин автобус көтәм, – дип җавап бирде ул. Ун минутлап сөйләшеп торсак та, бәхеткә, автобус күренмәде. Көн салкынча җиләс иде. Кыз җитмәсә аягын авырттырган бугай, таягы да бар. Мин үтенә торгач, сак кына кереп утырды машинама. Танышып киттек. Аның янында бик тә рәхәт иде миңа.

Беркөн мин аны кинога чакырдым. Ул риза булмады. Мин, аяклары авырта, төзәлеп җитмәгәндер, дип уйладым. Шактый вакыт үткәч, без кабат очраштык. Ул һаман таяк белән йөри иде. Ул да минем белән очрашуны көткән, күрәсең, йөрәк сизә бит.

– Аягыңны шактый авырттыргансың бугай, – дидем мин беркөнне сак кына.

– Әйе, шактый гомерлеккә, – дип куйды ул һәм башка килеп йөрмәвемне үтенде. Мин кат-кат килеп тә уңай җавап ишетмәгәч, аны яратуымны һәм аңа өйләнергә теләвемне әйттем.

– Мин сиңа кияүгә чыга алмыйм, сабый вакытымда ук ике аягымны да тездән түбән кистеләр. Мин протез аяклар белән генә йөрим. Мин дә сине яраттым, тик без бергә була алмыйбыз, – дип елап җибәрде ул.

Мин ничек итсәм иттем, аның ризалыгын алдым. 20 ел матур гына гомер кичердек. Кызыбыз үсеп килә иде. Ул ике аяклы кешеләргә караганда да эшчәнрәк иде бугай. Өебез һәрвакыт чиста булды, ашарга вакытында пешерелде. Мин дә аны кадерләп яшәдем, авыр күтәртмәдем, мөмкин кадәр өй эшләрендә булыштым. Зарланмаса да, аңа ничек авыр икәнен күрә идем. Тик бу бәхетебез дәвамлы булмады. Яман чир кадерлебезне арабыздан алып китте.

Хәзер 18 яшьлек кызым белән генә яшим. Ул барлык хатын-кыз эшләрен дә белә. Әнисе кебек уңган.

Өйләнергә киңәш бирүчеләр дә, хатын-кызлар белән таныштыручылар да булды. Тик хатыныма тиңнәр юк инде. Ул гарип түгел, ә гүзәл хатын-кыз иде. Газетага менә шундый кешеләр хакында язсыннар иде.

Гамил ЗАКИРОВ.

Казан шәһәре.

УЛ БЕЗНЕ ЯШӘРГӘ ӨЙРӘТТЕ

Институтны тәмамлагач, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылына юллама бирделәр. Алдан ук 3нче класслар буласын белә идем инде. Ә укытучылары кем икән? Миңа нинди укучылар тапшырыр да, нинди киңәшләрен бирер, дип, мәктәп бусагасын атладым. Пенсиягә чыккан 60 яшьлек укытучы дигәч, мин Миңлегөл апаны башкачарак күз алдына китергән идем. Ә өстәл артында яшь, чибәр ханым утыра. Бераз тулырак гәүдәле, чәчен ике толым итеп баш түбәсенә чорнап куйган. Күп киңәшләрен бирде ул миңа. Бик ачык йөзле, сөйкемле укытучы булып чыкты. Шулкадәр җитез кебек, менә сикереп торыр да такта янында бер әйләнеп алыр кебек. Тик ул авырлык белән генә басты, култык таякларын алды…

Миңлегөл апа 7 айдан тәпи йөри башлаган.

– Беркөнне безгә әйбер сатучы чегәннәр кергән. «Тере курчак бит бу» – дия-дия, мине күтәреп чөя-чөя яратканнар. Мин икенче көнне аякка басмаганмын, – дип сөйләгән иде Миңлегөл апа.

Менә шуннан бер аягы бөтенләй үсмичә, хәрәкәтсез калган аның. Аны чанада тартып мәктәпкә йөрткәннәр. 10 еллык мәктәпне бик яхшы тәмамлап, читтән торып институт тәмамлаган. 40 ел буе шушы мәктәптә башлангыч класслар укытучысы булган ул. Балаларга мәктәптә белем бирсә, сау-сәламәт кешеләргә тормыш дәресе биреп, Муллахмәт абый белән озын гомер кичергән. Инде алар гүр ияләре. Урыннары оҗмахта булсын. Миңлегөл апаның якты истәлеге укучылары, авылдашлары күңелендә мәңге сакланыр. Язмам аларга дога булып барып ирешсен.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

Зур Мәшләк – Яңа Арыш – Казан.

Комментарии