- 25.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №08 (21 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Автордан: Туган якка баргач, балачак дуслары белән еш очрашып булмаса да, очрашырга тырышабыз. Бүген дә менә Рәмзия белән «ватсап»та языштык та, очраштык. Үзем аларга таба атлыйм, ә үземнең уйларым балачак елларына әйләнеп кайтты. Уйларыма батып, аларга барып кереп, ишекне генә ачкан идем – мине якты йөзе белән елмаеп Рәмзинең әнисе Рәхилә апа каршы алды. Әле кайчан гына урта яшьләрдәге мөлаем апа олы яшьтәге әби дә булып куйган. Ә бит без – яшь чакта Рәхилә апаның моңлы тавышы белән башкарган җырларын тыңлап үскән кызлар. Мәкаләмнең герое – гомере буе туып-үскән авылында хезмәт итеп, бүген дә шул авылда яшәүче Рәхилә апа Әхсәнова.
– Туган якның табигате, чишмә-елгалары, таулары, урманнары кадерле, – дип сүзен башлап җибәрде Рәхилә апа. – Мин бит шушы Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында 1938нче елның 5нче октябрендә Мифтах һәм Гамилә Гыйләҗевалар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Миннән олы абыем Ахияр һәм апам Рәхдә бар иде, аннары кечкенә энебез Минхәт туды. Без гаиләдә дүрт бала үстек. Туган җиремнең чишмә суын эчеп, елгасында су коенып, урманында җиләк, шомырт ашап үскәнгәдер, мәхәббәтем зур минем бу авылга. Безнең авылның табигате дә матур шул. Ул Шушма елгасы буенда, таулар арасында урнашкан. Бер яктан калын урманнар каплап торса, икенче яктан шомыртлы тугайлыклар җәелгән. Авылыбыз чишмәләргә дә бик бай.
Мин үземне табигать баласы дип саныйм. Шуңадыр, табигать кочагында йөрергә, урман шавын, кошлар сайраганын, чишмәләр җырлаганын, яңгыр яуганын тыңларга яратам. Аларга кушылып озын көйләр сузарга, җырларга ярату менә шул урман шавыннан, кошлар сайравыннан күчкәндер.
Без бит сугыш чоры балалары. Минем балачак сугыш елларына туры килгән. Матур гына башланып киткән балачакка 1941нче елның 22нче июнь иртәсе нокта куйган. Әнием сөйләгәннәр онытырлык түгел. Ул еллар хәзер төш кенә кебек булса да. Ул вакытта бик күп гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килде.
– Мин кайтканчы үсеп куй, – дип, кочагына кысып-кысып сөйгән әтиемне мин хәтерләмим. Миңа бары өч кенә яшь булган. Ел артыннан ел уза шул, ул еллар да артта калды. Ә менә әнинең өзгәләнеп, күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышып, ачыргаланып сөйләгәннәре бүген дә истә.
Өйдә дүрт бала белән калган әнигә бик авыр булгандыр. Энем бит 1941нче елда туып кына калган. Әти аны бик кечкенә чагында – тугач кына күргән. Бабай әни белән бәбине Бөгелмә өязенә ат җигеп алып барып, энемне әтигә күрсәтеп кайтканнар. Әни белән әтинең бу соңгы очрашуы да булган. Шул китүеннән әти әйләнеп кайтмаган.
Абый белән апа әнинең кул астына керә башлагач, тормыш чак кына җиңеләя. Мин кечкенә булсам да, аларга ияреп, чүп утарга йөрим. Чүп үләне арасында гәрнич күренсә, аны шатланып җыябыз. Ачтан үлмәс өчен, ашый торган барлык үләннәрне дә җыймый калмадык инде. Төрле вакыт булды, ач утырган вакытлар булгандыр. Ризык юк. Он кеше башына бик аз бирелә. Черек бәрәңге дә җыйдык. Әле черек бәрәңге булса шатлык иде. Бу бәрәңгедән әни ипи кебек көлчә пешерә. Аны барыбызга да бүлгәч, күп калмый инде. Шулай да тамак туйган ише була иде. Ул вакытта авылда яшелчә бакчасы бар иде. Әниләргә анда эшләргә туры килде. Бер нәрсә дә алып кайтырга ярамый. Тикшерәләр. Бик нык ашыйсы килсә курку кача, диләр, дөрес сүз ул. Без дә бер-ике тапкыр кишер булса да урлап алып ашадык. Шаярасы да, уйнап та аласы килә иде. Әмма көн буе кызуда чүп утап кайткан балаларга арырга күп кирәкми. Иң матур, уйнап-көлеп үтә торган балачак безнең менә шулай узды.
Яшь барган саен хезмәт тә катлаулана. Олылар белән беррәттән борчак та урдык, кырда башак та җыйдык. Кыз балалар дип тормадылар, атын да җиктерделәр. Дөресен генә әйткәндә, нинди хезмәт бар – барысын да башкардык.
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, дустым Роза белән сөйләштек тә ВЗУга барырга булдык. Икенче көнне китәргә дигәч, Розаны өйләреннән җибәрмәделәр. Менә шулай итеп мин дә авылда калдым. Иң якын дустымнан аерылмадым инде. Авыл баласына юл туп-туры фермага бит. Без дә фермага эшкә бардык. Бозаулар карарга куйдылар. 14-15 яшьлек кызлар барыбыз да колхозда эшлибез. Эшкә җырлап барабыз, эштән бергә җырлап кайтабыз. Кич тә чыгасы килә, өстә инде барыбызда да такы-токы, матурга кияргә кием юк. Булса да берәр күлмәк. Ул да бик тиз кечерәя. Әллә үзебез бик тиз үсәбез. Әни кием җиткереп бетерә алмый. Ул вакытта сатып алырга киеме дә, акчасы да юк. Көн исәбенә эшли идек. Әби әйтмешли, «палка»га.
Берничә ел дустым Роза белән бозаулар карадык, әле аларны төнлә белән ашатырга дип, көтүгә дә алып чыгабыз. Төнлә йокы да килә, арыта да, шулай булса да түздек, эшләдек. Аннары сыер саварга тотындым. Менә шулай савымчы булып киттем. Кул белән савабыз. Һәр көнне Шәмсия апа Хисамова «удой» ала. Сөтне гел тикшереп тора иде. Бик күңелле вакытлар иде минем өчен. Арып кайтабыз. Кайту белән ятып йокларлык булсак та, яшьлек шул, ару сизелми, кич тә чыгабыз, егетләр дә күзлибез. Мәхәббәт исе дә кереп бара борынга.
Зур кызлар булгач, безгә зур таналарны ышанып тапшырдылар. Эш вакытында төрле вакыйгалар була. Бер көнне эшкә килсәм, бер танам юк. Ул елны бу танам кысыр калган иде. Таза, шәп танамны урлаганнар бит. Бик озак эзләделәр. Таптылар кем алганын. Башта эч-башлары белән тиресен әрәмәдәге агачлар астыннан табып алдылар. Сер капчыкта озак ятмый, бик тиз тишеп чыга, диләр. Бу кырын эшнең дә ахыры ачылды.
Авылда дуңгыз фермасы бар, анда да эшләдем инде. Тегермән дә тарттырдык Мөсәттика, Нәзирә, Җинан, Кәүсәрия апа белән. Эшләмәгән эш калмады. Кичке уеннарны калдырмаска тырышып, кич чыгып йөри торгач, егете дә табыла инде. Үзбәк белән сөйләшкәләп йөргән булабыз. Аралашып йөри торгач, арадагы мөнәсәбәтләр мәхәббәткә әйләнде дә куйды. 1959нчы елның декабрендә үземне кияүгә сорап килмәсеннәрме! Ризалаштым. Шушы авылда яшәүче Хәмидә улы Үзбәк Әхсәновка кияүгә чыктым. Шул көннән Үзбәгем белән бергә иңне-иңгә куеп яшәдек.
Бер-бер артлы баһадирдай өч егет алып кайттым. Олы улыбызга Үрнәк, икенчесенә Ирек, ә өченче улыбызга Азат дип куштык. Малайлар үсәләр. Аларны тәрбияләшергә кайнанам бик нык булышты. Олысына 8, уртанчысына 6, кече улыма да дүрт яшь тулган. Вакыт бик тиз узып китте, әмма минем кыз бала табып сөясем килә. Үзбәк тә, берәр кыз алып кайтыйк, дип, гел сөйләнеп тора. Теләгән теләк хуш килә, диләр. Авырлы икәнемне белгәч, Үзбәгем үземне күккә чөйде. 1968нче елның зәмһәрир суыгында безнең өйдә бәйрәм иде. Барыбызны да шатландырып, өч игезәк кызыбыз дөньяга аваз салды. Минем исемгә якын булсын, дип, әтиләре Рәхимә, Рәмзия, Рәйхана дип исемнәр бирде үзләренә. Без кызлар белән мәш киләбез. Ә бу яңалык бөтен республика халкын шаккаттырган. Әле ярый яныбызда әнкәй булды. Ул балаларны карашты. Без, кулны-кулга тотынышып, колхозда хезмәт иттек. Балаларым авырып интектермәделәр. Кызларны өч яшькә кадәр имездем. Кызлар бер-берсенә бик нык ошаганнар. Үзебез дә кайчакта ялгышып дәшкәли идек. Урамда халык буталмасын дип, Үзбәк тамга салып чыгара. Маңгайларына шәмәхә карандаш белән исемнәрен яза иде. Әй ул шәмәхә карандашны юып та бетереп булмый әле. Үсә төшкәч, аерымлыклары сизелә иде. Кемнәрдер таный да башлады. Кияүләрнең бутаганнары юк әле. Таныйлар үзләрен.
Балалар мәктәпкә киткәч, авыл Советы идарәсе идәнен юарга кердем. Анда да хезмәт җиңел түгел. Ул чорда утын кисеп, мич ягыш иде. Авыл Советы рәисе булып Камил абый Садыйков эшли. Кызым, диеп кенә йөртә иде үземне. Без кыз чакта Камил абый колхоз рәисе вазифасын башкарды, олыгая төшкәч, авыл Советы рәисе итеп куйдылар. Эшемне яратып башкардым. Утын кисешергә улларым да, ирем дә булышты. Бер ел гына эшләдем, тагын фермага сыер саварга җибәрделәр. Ул чорда каршы әйтергә ярамый иде. Кая кушалар, шунда хезмәт иттем.
1978нче елны клубка техник хезмәткәр булып урнаштым. Колхоз рәисе каршы төште. Судлашып та йөрдек әле. Суд минем яклы булып чыкты. Ун ел авыл клубында эшләп, ялга да шуннан киттем. 1984нче елда иремнең әнисе бакыйлыкка китте. 25 ел тату яшәдек. Төрле вакыт булгандыр инде. Әйтешеп тә ала идек. Әнинең ачуы тиз кайта:
– Рәхилә, чык, кызым, чәй эч, – дия иде дә, икәүләшеп чөкердәшеп чәй эчә идек.
Клуб мөдире булып күрше Гөлсия эшләде. Бик тату эшләдек. Һәр концертта җырларга кушкач, остарып киткән идем инде ул вакытка. Клубта эшләгән вакытта бер бәйрәмнән дә калдырмадылар. Аннары үземә ияреп, кызларым да җырлый башладылар. Әле бүген дә җырлыйбыз.
Минем Үзбәгем бик шаян кеше иде. Җор телле, гел шаяртып, көлеп сөйләшергә ярата. Менә шулай гел шаярышып яшәдек, дисәм, ялгышмамын. Бер вакытны Үзбәкне радиоузелга эшкә чакырдылар. Иртәнге сәгать алтыда гимн яңгырый, аннары нәрәд әйтергә тотыналар. Кемгә кая эшкә барырга. Шулай берсендә нәрәд тапшыручы бер бригадирны кызык итә.
– Үзбәк, күрше әби чиләкне алып чыккан иде, кертми,– дип киңәш сораган абзыйга: «Хәзер без аны кызык итәбез», – дип, аңарга радиодан кычкырырга куша.
Әй кычкыра инде теге. Белми бит Үзбәкнең радионың микрофонын ябып куйганын. Менә шундый юк-бардан да кызык ясап йөри иде минем җан кисәгем. Чәй эчкәндә дә туйганчы көлдерә белә иде.
Балалар да үсеп җитте. Инде оныклар бар. Рәмзиябездә ике кыз: Рузилә белән Фирая. Рузилә инде эшли. Ә Фирая әле педагогика университетында укый. Азатымның кызы Гүзәл һәм улы Аяз. Ирегемнең кызы Айсылу. Гүзәлебез Әлмәт шәһәрендә тормышта, ә Айсылуыбыз Түбән Камада заводта кадрлар бүлегендә эшли. Кызларыбыз Рәхимә белән Рәйхананың уллары Рүзәл белән Рәмисне дә үстерештек. Оныкларыбыз Аяз, Рәмис һәм Рүзәл армиядә дә булып кайтырга өлгерде. Кайчандыр улларыбыз Үрнәк, Ирек, Азатны армия сафларына озаткан булсак, оныкларыбызны озатып калып, исән-имин каршы алырга да насыйп булды.
Менә балаларның кайтканнарын көтеп алып, озатып торабыз инде зур улым Үрнәгем белән. Балалар гына түгел, оныклар да еш кайталар. Туруннарны да алып кайтып күрсәтеп торалар. Әле менә тагын ике оныкчыгым туарга тора, шуларны да күрергә насыйп итсен иде, дим. 2009нчы елны җан кисәгем бакыйлыкка китте. 2017нче елда улым Азат та безне калдырды. Улымны соңгы юлга озатканга да бер ел була инде 1 апрель көнне.
Җырларда җырланганча «үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да». Мин туган ягымның, туган илемнең балачагымдагы төсле матур, тыныч, имин һәм бәхетле булуын телим.
Зөлфия АХУНҖАНОВА,
Нурлат – Лениногорск

Комментарии