- 25.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №7 (22 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
И, акча! Нишләттең син кешене? Нишләттең син дөньяны?!
Йөрәгемне бик каты телгәләгән бер хәл турында язам. Сентябрьдә хастаханәдә ятарга туры килде. Шунда ятканда, УЗИ үтәргә язу бирделәр. Шул язу белән УЗИ кабинеты ишек төбенә барып бастым. Минем белән тагын ике хатын бар иде. Бездән соң ике инвалид бала белән ике ана килде. Ул балалар бик борчылгач, аларны алдан кертеп җибәрдек. Ул көнне УЗИдан караучы Нәҗип Нурбиевич иде. Мин кергәч, язып утыручы шәфкать туташына ул: «Түләүлеме?» – диде. Шәфкать туташы: «Юк, ул палатадан», – диде. Шуннан соң УЗИдан караучы Нәҗип Нурбиевич язуны кире үземә тоттырды да, мине чыгарып җибәрде. «Мин бит инде ике сәгать көттем, иң беренче килгән идем», – диюемә, ул: «Миңа калса, ишек төбендә төн кун», – дип җавап бирде. Коридорны күзләре белән айкады да, ике зур гәүдәле егетне алып кереп китте. Алардан соң теге хатыннар кергән иде, аларга да миңа әйткән сүз булды.
Хастаханәдә яткан вакытта да УЗИ үтә алмагач, безнең кебекләргә нишләргә? Әле авырып баргач та, чиратка язылып куярга, чират җиткәнен бер ай чамасы көтәргә кирәк. Ярый да тәндәге авыру шул чиратны көтеп торса… Җирле хастаханәне дә бетерделәр. Тәкәнеш авылы хастаханәсе 40лап авылга хезмәт күрсәтә иде, гомер буе гөрләп эшләп килде. Анда бала тудыру бүлекләренә кадәр бар иде. Их, шул вакытларда хөрмәтле кешеләр булганбыз икән, дип офтанабыз, ишетүче генә юк.
Авыл халкы – сарык, аңламый, дип көлмәсеннәр, ичмаса. Үзләренең ни кыланганнарын гәҗиттән булса да укысыннар.
Бу язмам басылса, йөрәгем сыкравына бераз дәва табар иде. Без авылыбыз белән шушы моң-зарда яшибез. Күп сәламнәр белән,
Тәскирә апагыз.
Мамадыш районы, Түбән Козгынчы авылы.

Комментарии