- 25.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №7 (22 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Наил, монда кил», – дип дәшкән Йосыфның тавышына, казлар куган җирдән, әйләнеп карадым. Яр буендагы утлы көлдә бәрәңге пешереп маташкан Йосыфны күреп, аңа таба атладым. Наил исә, аның дәшүенә игътибар итмичә, инештән балык сөзүен дәвам итә, ятьмәсенә эләккән маймычларны яр өстенә селки.
Мин килеп җиткәндә, Йосыф әнисенең матурлап чиккән ашъяулыгына ипи телемнәрен, пешеп кызарган бәрәңгеләрне тезә иде. Үзенең балык сөзгән ятьмәсен, чыланган өс-башын сыга-сыга, Наил дә килеп җитте. Шул мизгелдә, гөнаһ шомлыгына, усаллыгы, шаянлыгы белән даны чыккан, бездән өлкән Әхмәтгариф килеп чыгып, безнең бәрәңгеләрне алып ашый башлады. Бер читкә ашъяулыкны алып атты да, калган бәрәңгеләрне кесәсенә тутырды. Ни дияргә дә белмичә, аптырашта калган Йосыф янына якынрак килдек, тегене күзәтәбез, авызыбыздан сулар килә, ләкин ачуыбыз килсә дә, түзәбез, дәшмибез, аннан ни файда… Теге бәдбәхет, утлы көлдәге калган бәрәңгеләрне суга, яр буена атты-атты да, авызын сөртә-сөртә, артын шартлата-шартлата авыз ерып китеп барды.
Без бу мәхшәрне карап торган арада, казларыбыз инештән чыгып, бодай басуына кергән. Йосыф, тегенең яр буена аткан бәрәңгеләрен җыеп, булган кадәрен утлы торф көленә салды. Без Фаил иптәшем белән басуга кергән казларны чыгарырга киттек. Казлар исә, безне күрүгә үк басудан чыгып, кайту юлына ашыктылар.
…Еллар үтте. Бу вакыйгадан соң күп сулар акты, Йосыф үсеп, белем алып, авылларда киномеханик булып эшли башлады, үз эшенең остасы булды, планнарын айдан-айга үтәп барды.
Шулай бервакыт, район киномеханиклары семинарыннан соң, болар иптәшләре белән премия «юарга» үзәк ашханәгә җыелыша. Дүрт-биш өстәлне бер итеп, банкет оештыралар. Хәйран гына кәефләнәләр. Ашханәдән чыгып, баскычтан төшкәндә, Донбасс шахталарыннан кайткан кунак – теге әдәпсез Әхмәтгариф Йосыфның каршысына очрый. Йосыф күп уйлап тормый, тегенең күкрәгенә аягы белән тибеп җибәрә, Әхмәтгариф, үзе аткан бәрәңгедәй атылып, бер читкә тәгәри… Погонлылар килгәнче, Йосыфлар ашханәдән чыгып сыза.
Шулай итеп, Әхмәтгарифның ашаган телемнәре, бәрәңгеләре кыйммәткә төшә. Кешегә начарлык кылма, үзеңә әйләнеп кайтачак, дип, халык белми генә әйтмәгән шул.
Нурислам ГАЛИЕВ.
Кукмара районы, Зур Кукмара авылы.
Комментарии