Күңеле якты иде

Сезгә бу хатны Нурихан Мәрхановның кече кызы Илсөяр яза. Әтием каты авырып, 4 операция кичерде. Тырыштык, ләкин алып кала алмадык. Ул безнең яннан мәңгелеккә китеп барды. Беркөнне “Безнең гәҗит”тә әтиемнең шигырен күреп алдым. Аны укыганда, тагын яраларым кузгалды. Әтиемне югалтканга ничә айлар үтте инде, әле без һаман шок хәлендә.

Әтиемнең шигырьләрен һәрдаим бастырып торган өчен, Илфат абый, сезгә зур рәхмәт. Ул миңа гел сезнең хакта сөйли иде. Аның язып утырганнары гел күз алдымда. Мин үзем дә җырларга, шигырьләр язарга (үзем өчен генә) яратам. Минем “Безнең гәҗит”кә язылганым юк иде. Әтием миңа сез җибәргәнне бирә иде. Хәзер әтием истәлеге итеп язылырмын инде. Сезгә мин әнинең җиңгәсе чыгарган бәетне җибәрәм. Мөмкин булса, бастырып чыгарыгызчы. Әтием рухына булыр.

Бисмилла дип башладым
Бу бәетнең башларын.

72 яшемә җиткәч,
Күрде минем башларым.

Тормыш иптәшем Фәния,
Мин сиңа бик рәхмәтле,

Мине нык тәрбияләдең
Соңгы көнемә хәтле.

Без синең белән бергә
Дүрт бала тәрбияләдек.

Бик тәүфыйклы булдылар,
Авыр сүз ишетмәдек.

Балаларым, күз нурларым,
Мине гафу итегез,

Гаиләләрегез белән бергә
Тигез гомер итегез.

Кече кызым Илсөяр,
Моңлы бала булдың син.

Синең сузып җырлавыңны
Бик ярата идем мин.

Бик яшьли ятим калып,
Тилмерепләр үстем мин,

Тормыш рәхәт чагында
Бакыйлыкка күчтем мин.

Үләселәрем килмәде
Дөнья матур чагында.

Балаларым, Фәниям,
Гел булдыгыз янымда.

Тугыз онык, тугыз сабый,
Мине дә онытмагыз.

“Бу бабайның кабере”, – дип,
Чәчәкләр үстерегез.

Төрле чакларым булгандыр
Яшәгән елларымда,

Мине искә алыгыз
Матур итеп тагын да.

Авылдашлар, туганнар,
Мин сезгә зур рәхмәтле

Соңгы юлга озаттыгыз
Бик кадерләп, хөрмәтләп.

Илсөяр КӘЛИМУЛЛИНА,
Сарман районы.

Редакциядән:Нурихан абый газетабыз ачылган көннәрдән безнең белән хезмәттәшлек итте. Аның гыйбрәтле язмалары да, фәлсәфи шигырьләре дә, көлеп туймаслык мәзәк хәлләре дә укучыларыбыз күңеленә хуш килгәндер. Редакция хезмәткәрләренә атап язган шигырьләре дә нинди тирән мәгънәле иде бит аның. Матур итеп язылган, чит-читләре төрле төсләрдәге бизәкләр белән бизәлгән шакмаклы дәфтәр битләре аның нинди пөхтә, тырыш, үз эшен сөеп башкаручы кеше икәнлеген күрсәтеп тора иде. Без Сезне бик юксынабыз, Нурихан абый. Урыныгыз җәннәттә булсын! Ә редакция архивында аның уйландыра торган шигъри юллары әле бар. Акрынлап аларны укучыларыбызга тәкъдим итәрбез.

“Шахта көе” чакыруы

1972 елның май аенда Хәбибулла абзыйның уртанчы улы Камилне армиягә алдылар. Амур өлкәсендәге хәрби аэродромнарның берсендә шофер булып хезмәт итте ул. Солдат тормышына ияләнүләре баштарак бик авыр була, бигрәк тә туган ил, туган җир, газиз әнкәсе сагындыра. Беркөнне частька йөк алып кайткан вакытта, бер авыл читендәге елга ярына ял итәргә туктый. Һәм, ни хикмәт, моңы “Шахта көе”н ишетә. Солдатның аяклары үзләреннән-үзләре моң агылган тарафка – каршыдагы кечкенә генә авылга таба атлый. Бер өйнең капка төбендәге эскәмиядә карт белән карчык утыра. Бабайның башында кәләпүш, әби татарча озын итеп ап-ак яулык бәйләгән. Бабай башын кыңгыр салган да онытылып, тальян гармунда уйный, әбинең дә күз карашы каядыр еракка төбәлгән. Алар яннарына солдат килеп басканын сизми дә.

– Исәнмесез, сау-сәламәт ятасызмы? – дип эндәшүгә, икесе дә бермәл сүз әйтә алмый тора.

40 еллап татар кешесен күрми, татарча сүз ишетми яшәгәннәр икән. Бабай белән әби кайнар күз яшьләрен түгә-түгә солдатны зурлап өйгә чакыра. Татарстанда Сабантуйлар барган көннәр була бу.

Әби чиккән сөлге өстенә буялган йомыркалар тәгәрәткән. Мичтә хуш исләрен аңкытып, солдат ашказанын сулкылдатып, бәлеш пешеп утыра. Өстәлдә, әнкәйне искә төшереп, җиз самавыр шаулый.

– Әйдә, уз улым, бәхетле аякларың белән уз. Төшемдә бүген Татарстаннан кыңгыраулы, бизәлгән атлар белән кунаклар килеп төшкәнен күргән идем. Аллага шөкер, төшем рас килгән бит, бәбкәм, – дип, әби солдатны киез җәелгән урындыкка утырта.

Карт белән карчык үзләренең күргәннәрен, башларыннан кичкәнне сөйлиләр, эчләрендә 40 ел буе төйнәлеп торган төенне солдатка чишәләр.

Галия белән Хафиз икесе бер авылда туып үсә. Хафизның атасы бик тырыш крестьян була. Хафизга да яшьли эшләп үсәргә туры килә. Ат җигәргә, сука башын тотарга бик кечкенәдән өйрәнә. Колхозлашу еллары башлангач, Хафизның атасы колхозга беренчеләрдән булып языла. Сөргенгә сөрү давылларын баш өстеннән үткәреп җибәрә. Бу вакытта Хафиз да Галиягә өйләнеп, башка чыккан була. Тырышлык ягыннан Хафиз атасын уздырып җибәрә. Яхшы йорт җиткезә, көнен төнгә, төнен көнгә ялгап эшли. Галия дә тырыш хуҗабикә булып чыга, кулыннан килмәгән эш юк. Уллары дөньяга килә, тормышлары түгәрәкләнә.

Тик бәхетсезлек янәшәдә генә бит ул: урман кискәндә Хафизның өстенә агач ава, бәхете булып кына исән кала. Аягы аксак булып калса да, Хафиз бирешә торганнардан түгел. Бал кортлары асрый башлый. Ләкин коточкыч авыр репрессия еллары бит бу. Атасы киңәше белән ул умарталыкларны колхозга тапшырырга мәҗбүр була, үзе колхоз умартачысы булып китә. Ләкин кемнеңдер кара нияте белән аларга да тентү белән киләләр. Идән асларыннан бер бидон бал да табыла, җитмәсә. Бу исә йорт-җирләрен конфискацияләп, үзләрен Ерак Көнчыгышка сөрергә сәбәп була.

Юлда күргәннәрен сөйләргә бернинди кәгазь дә чыдамас, каләм астыннан ялкын күтәрелер кебек. Ә адәм баласы бу газап, бу хурлыкларга ничек чыдагандыр?! Яңа урынга барып төпләнгәч, Хафиз белән Галия бернинди авырлыкларга да бирешмичә, тырышып гомер итәләр. Әмма чирләп китеп уллары үлә. Аның каберен чит-ят җирләрдә калдырып, ничек китәсең?! Шулай итеп, Амур өлкәсендәге шушы кечкенә генә авыл аларның икенче ватанына әйләнә. Тырышып колхозда хезмәт итәләр. Авыл халкы Галиянең йорт җирен чиста-пөхтә тотуына игътибар итә, аның тәмле өчпочмак, кыстыбый, бәлешләрен авыз итеп таң кала. Хафизның оста кулы белән авылның керфексез күз сыман тәрәзәләре балкып китә. Тәрәзә өсләрендә ерак күгәрченнәре кунып балкый башлый.

Татар халкын җир читенә олактыру түгел, җир астына төшерсәң дә, үз йөзен югалтмый. Халык намусына тап төшерми, туган җиренең матур гореф-гадәтләрен торган җиренә күчереп, башка халыкларга да күрсәтә белүе белән дан тота.

…Менә шундый кыйсса сөйләде безгә ирем Камил. Хафиз абый белән Галия апа дөньяда юктыр инде. Бу язмам алар рухына дога булып барсын.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Сыер тавышы

Рабига әби сыер тавышына куркып уянды. Баштан күрәм, саташам дип уйлады. Тик тавыш тагын кабатланды. Үткән ел колхозга биргән Иркәсе кычкыра түгелме соң! Ул аның мөгрәвен мең сыер арасыннан да аерып ала. Әби бисмилласын әйтеп, әкрен генә киенде, аягына галошларын элеп, капка төбенә чыкты.

Анда, чыннан да, аның Иркәсе басып тора иде. Ул әбине күреп, кабат әкрен генә мөгрәп куйды, сузган кулын ялап алды.

“Онытмаган икән, бахыр, хәзер-хәзер алып чыгам”, – дип, әби ипигә кереп китте. Ул бит аны элек көтүдән кайтуын шулай ипи тотып каршылый иде. Әллә шуңа сыер да бик тыңлаучан булды, һәрчак вакытында кайтты.

Әби чиләккә җылымса су салды, аңа он кушып болгатты. Зур гына кисәк ипи кисеп алды. Капканы ачканда сыеры йортка кермәкче иде дә, тик әби моңа юл куймады. Аннан гел кайтып йөреп, көтүчеләргә эш ясар, дип уйлады. Сыер ашны-суны бик тансыклаган иде, ашыга-кабалана ашап бетерде. Ипине ашыкмыйча гына чәйнәргә кереште, гүя ул бу очрашу минутларын озаккарак сузарга тели. Әби аның муеныннан сыпырды, кабыргаларын капшап карады, үзе исә малкаен кире китәргә үгетли башлады. Иркәсе генә китәргә теләмәде. Ул үз абзарын, әбинең иркәләвен, җылы сүзләрен сагынып кайтты шул.

Әби сыеры белән сөйләшеп, капка төбендә шактый утырды. Иркәсен елап та китәргә үгетләп карады ул, тегесе генә һаман да шунда басып тора бирде. Ни генә булмасын, әби дә сыерын сагынган икән бит. Ул аңа карап, гөрләп яшәгән чакларын исенә төшерде. Бар да үтте дә китте шул. Балалары да шәһәрдә төпләнде. Алар әниләрен үзләре янына чакырып караган иделәр дә, әмма ул риза булмады. Ничек инде гомер иткән нигезеңне, картыңны ташлап китәсең, ди. Зиратта булса ни, бик еш төшенә керә ул аның. Әле беркөнне зиратны карап торучы Фәһимгә карты кырында урын калдырырга кушты. Калдырыр, безнең авыл кешеләре бик әйбәтләр. Әби өчен бу як хәзер туган авылыннан да кадерлерәк инде. Хәер, анда гомернең 9 елы гына үтте бит. Анысы да ачлык-ялангачлык, хәер сорашып узды. Өч яшеннән – әнисез, 7 яшеннән әтисез дә калды бит ул. Әтисен ике ат тоткан өчен кулак дип атап, ниндидер канал төзергә җибәрделәр. Үги ана исә артык кашык дип, гел кимсетергә генә торды. Әтисе 4 елдан кайтты үзе, әмма тәмам эштән чыккан иде. Озак яши алмады, җан тәслим кылды.

Әби, үзе дә сизмәстән, сыерын сыйпый-сыйпый бу авыр вакытларны күз алдыннан уздырды. “Әй, гомерләр, күрдек инде барын да”, – дип кабат авыр сулап куйды ул.

Әби сыерын соңгы кат кочаклап алды да акрын гына өенә таба атлады. Ә сыер көтүче Галимҗан чыбыркылап куып алып киткәнче, шунда басып торуын белде…

Фазыл ЮЛДАШЕВ.
Минзәлә районы, Түбән Тәкермән.

Әниләрне котлыйк!

Баланың әнисенә бәйлелеген Хак Тәгалә дөньяны яратканда ук булдырган, диләр. Тормышыбыз әниләргә шулкадәр нык бәйләнгән безнең. Ана мәхәббәте – дөньяда иң көчле, мәңге сүрелмәс хис бит ул. Кайчак, әниләр безнең шәхси тормышка артык күп кысыла кебек, күп өйрәтәләр, кирәкмәгәнне сорашалар сыман тоела. Әмма алар безне үз яннарында гына, күз алларында гына тотар иде дә, без алар янында гына тормыйбыз, каядыр ашкынабыз… Ананың куанычы, мактанычы, иң зур шатлыгы да – баласы. Бер кечкенә әйбер бүләк итсә дә, ул аның өчен таудан да зур күренә. Тормышта төрле хәлләр була. Ләкин шуңа карамастан, әни кеше баласын кеше алдында ачуланып, «менә шундый ялкау, тыңлаусыз инде» дип орышса да, чит кешегә баласы турында начар сүзне үлсә дә әйттерми. Һәр ана өчен баласы – иң акыллысы, иң чибәре, иң яхшысы. Бала дигәндә, әниләребез үзләрен сакламый, салкын буранда басып туңып торса, тора, ә баласын җил – давыл тидертми, соңгы күлмәген салып бирә.

Тиздән Әниләр көне дә килеп җитәчәк. Безнең 152нче гимназиябездә аңа багышлап зур бәйрәм уздырылачак. Концерт-конкурслар, күңел ачу программасы әзерләячәкбез. Анда югары сыйныфлар гына катнашмый, башлангычлар да әниләренә шигырьләр, җырлар, биюләр күрсәтәчәк.

Газиз әниләребез безне ничек яратып тәрбияләгән булса, без дә аларга зур хөрмәт, тәрбия күрсәтсәк, рәхмәтебезне җиткерә алсак иде. Аларга күп кирәкми бит. Яратып кочаклап үбү, матур итеп эндәшү, сөйләшеп утыру, көнгә бер хәлләрен белешү, бәйрәме белән котлау да җитә. Бер тамчы игътибарыбыз, вакытыбыз бик тыгыз булса да, бер шалтыратуыбыз йөз меңлек бүләктән дә кадерлерәк. Әниләрегезне бәйрәм белән котларга онытмагыз!

Айгөл МИНҺАҖЕВА.
шәһәре, 152нче гимназия.

Комментарии