Алай түгел! Сез ялгышасыз!

Биектау район больницасында 40 елдан артык терапевт булып эшләүче Бариев Рәдиф Рәкыйп улы белән безгә 2023нче елның август аенда очрашырга туры килде. Кинәт кенә кайнанам Баһавиева Галимә Җамали кызы авырып китте. Биектаудан ары китәрлек хәле калмады. Биектау больницасының Ашыгыч ярдәм бүлегенә тукталдык. 
Җомга көн булса да, табиблар кайтып китмәгәннәр иде әле. Яхшылыгы йөзенә чыккан хирург Ямалетдинова Эльмира Зиннәтҗан кызы, безне тикшереп, хирургия бүлегенә салды. 
Әйбәт кенә дәваланганда, дүшәмбе кичке биштә кайнанам кинәт кенә начарлана башлады. Минем палатада ачыргаланып кычкырган тавышыма коридордан Рәдиф Рәкыйп улы чабып керде. Реанимация бүлегендә төнге дежурда иде ул бу көнне. Менә шунда мин табибларның эшләренә чын-чынлап таң калдым. Кеше гомере өчен көрәшкәндә һәр секундның никадәр әһәмиятле булуын аңладым. Шул минуттан төн уртасына кадәр кайнанамның гомере өчен көрәш башланды. УЗИ, флюорография, КТ ясый торган бүлмәләр күптән ябык иде инде. Ашыгыч ярдәм машинасы барлык табибларны өйләреннән алып килде. Кайнанама яңадан тикшерү уздырдылар. Диагноз куелды. Хәле авыр, Казандагы 7нче больницага илтергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Ә Казан кабул итми. Хәле начар, барып җитә алмас, диләр. Шул төнне Рәдиф Рәкыйп улы реанимация бүлегендә яткан әни яныннан китмичә, төн буе үз күзәтүе астында тотып, аның гомерен саклап калды. 
– Галимә апа, тырыш, син яшәргә тиеш! – дигән сүзләре әнинең бүген дә колагында яңгырый. Аллаһтан ашыйсы ризыгы бетмәгән, дияр күпләр. 
Больницада эшләүче табиблар турында «Карамыйлар, белмиләр, телефоннан гына карап дәва бирәләр», – дигән кешеләргә, «Юк! Алай түгел! Сез ялгышасыз!» – дип әйтәсем килә. 
Реанимациядә өч көн булдык. Аннан соң безне терапия бүлегенә күчерделәр. Анда Галиева Эльмира Рифкать кызы күзәтүендә булдык. Ул да үз эшенең остасы. Игътибар белән тыңлый. Җылы, матур сүзләре белән яшәргә көч бирә. Кислород белән генә сулый алган әнием 14 көн дигәндә үзе сулап, Биектау районы Олы Битаман авылына үз аяклары белән кайтып керде. Биектау районы больницасында эшләгән һәр табибка, шәфкать туташларына, җыештыручыларга, ашарга өләшүчеләргә исәнлек-саулык телибез. Рәхмәт Сезгә!!!
Галимә апагыз исеменнән, без – аның улы Баһавиев Раил белән килене Баһавиева Нурания зур рәхмәт белдерәбез. 
Нурания БАҺАВИЕВА,
Биектау районы, Олы Битаман авылы

Комментарии