Яхшы кәеф өчен күп кирәкми

Үткән ялларда яңа елга да бераз әйберләр алырбыз, кием-салымы да кирәк дигән булып, күрше шәһәргә юл алдык. Көне шактый салкынча булуга карамастан, күңелләрдә Яңа ел рухы, күтәренке кәеф хөкем сөрә. Базарда йөри-йөри кесә ягы да шактый гына «юкарырга» өлгерде. Шулай да, беткән баш беткән, дип, азык-төлек, җиләк-җимеш бүлегенә дә сугылырга уйладык.

Шулчак кесә телефоныма ниндидер смс килеп төште. Кызыксынып, карыйсы иттем дә, тыела алмый көлеп җибәрдем! Ниндидер бер чит номердан шундыйрак хәбәр килгән: «Квартплата кәгазьләреңне җибәр, үзем түлим!» Кемнеңдер буталып язганын аңласам да, күңелгә рәхәт булып китте, чукынмыш! Менә бит, минәйтәм, арабызда нинди изге күңелле бәндәләр бар икән әле! Күңелне күтәрер өчен бер җылы сүз дә җитә икән бит кайчак! Мин дә аптырап тормадым: «И-и-и рәхмәт яугыры, Путин әфәнде, синме әллә бу?» – дип язып җибәрдем. Теге кеше дә минем язганга каршы көлеп «смайлик»лар юллаган. Шулай итеп, бер-беребезгә таныш түгел кешеләр булсак та, һич көтмәгәндә аралашудан ләззәт алдык.

Яңа ел – могҗизалар чоры. Бу ел шулай бары тик яхшы рухта гына тәмамланып, инде киләсе елга да матур итеп атлап керергә, сөенеп-шатланып яшәргә насыйп булсын иде барыбызга да! Алга куйган хыял-өметләребез аклансын, максат-теләкләребезгә ирешергә язсын!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии