- 24.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
1957 елны Апас урта мәктәбен тәмамлап, көз көне Совет Армиясе сафларына алындым. Армиягә киткәнче, бер генә папирос та авызыма капмадым, бер тапкыр да тәмәке төтене татып карамадым.
Башта кече командирлар хәзерләү курсында укыдым һәм бүлек командиры булдым. Безнең хезмәт сакта тору иде. Солдатларны сакка куябыз да каравыл бүлмәсендә төрле эш белән шөгыльләнәбез. Вакытны үткәрергә кирәк бит. Сакка барганда кеше саен берәр кап төелгән тәмәке бирәләр. Йөткерә-йөткерә шуны тартырга өйрәндек. Яңа состав килеп безне алыштырганчы, ул җитми дә иде әле. Алар – безнең, без алар килүен түземсезлек белән көтеп ала идек. Шулай тартырга өйрәндек. Егет чакта тәмәке исен дә чыгарасы килә бит. Әле шуның өстенә кызлар белән дә сөйләшәсең. Кызлар синең егетлекне белсен, күрсен, янәсе.
Армия хезмәте тәмам. Өйгә кайткач, китапханәгә эшкә урнаштым. Бер ияләшкән гадәтне ташлап булмады – 25 ел тарттым. Ә яшь бара. Бик ябыктым. Берәр иптәшем тәмәке кабызган саен, мин дә тәмләп көйрәтәм. Артыкка китеп укшыткан чаклар да ешайды. Күпме чыдарга мөмкин инде?!
Көннәрнең берсендә улыма да армиягә китәр вакыт килеп җитте. Озату мәҗлесе ясадык. Икенче көнне иртүк военкоматка тиешле вакытка илтеп җиткердек. Шулай илтмәсәң, малайга штраф салалар.
Армиягә озаткан көнне улыма башка тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә сүз бирдем. Сүз бирдеңме – аны үтәргә кирәк. Башта тәмәке чиреннән арыну бик читен булды. Тартасы килә бит. Әйткән сүземдә нык тордым. Өч ай чыдадым. Бер көнне район үзәгенә бардым. Кайтыр вакыт җиткәч, тартасы килә генә бит.
– Әй, мине монда кем белә соң, бер рәхәтләнеп тартыйм әле, – дип, кунакханә астындагы кибеттән бер кап “Беломор” папиросы алып чыктым. Бәясе дә кыйммәт түгел. Элек аны райком секретарьлары гына тарткан бит. Тау башына менеп җиткәнче бер-бер артлы берничә тәмәке тарттым. Тагын калды бит, анысын нишләтергә? Күп уйлап тормадым, төтен суырып тәмам туйган идем, калган папиросны тоттым да шул тау башындагы чокырга ташладым.
Хәзер миңа 71 яшь. Әнә шул көннән бирле үземне сау-сәламәт хис итәм. Тәмәке тартмас өчен үзеңдә ихтыяр көчен булдырырга, әйткән сүзеңдә нык тора белергә кирәк. Үзеңне сынап кара! Һичшиксез, зур уңышка ирешерсең.
Әсрар ҺИДИЯТОВ.
Апас районы, Дүртиле авылы.
Рәхмәт югалмый ул
Җәен Мамадыш больницасында 10 көн ятып кайттым. Безне табиб Илшат Сөнгат улы дәвалады. Ул неврология бүлегендә эшли.
Аллаһы Тәгалә бу табибны ачык йөзле, йомшак сүзле, шәфкатьле итеп яраткан. Ул һәркөн иртән палатага кергәндә “Бисмилла” әйтеп ишек ача, әкрен генә керә, йомшак, ягымлы тавышы белән исәнләшә, хәлләребезне сорый. Ул пәйда булгач, палатабыз яктырып киткәндәй була. Табиб һәр дару үзенчәлеген аңлатып бирә.
Без 7 кеше яттык. Илшат Сөнгат улы сабырлыгы, тыйнаклыгы белән һәрберебез күңеленә кереп калды. Гомеребез азагына тикле аңа хәер-догада, изге теләктә калачакбыз. Дарулар гына түгел шул, еш кына табибның йомшак сүзе дә дәвалый ала.
Минем белән ятучылар – Фәүзия Корбанова, Шәмсөгел Шакирова, Фәния Ярмалаева, Нурзилә Һадиева, Миңниса, Гайшә Гаязова – Илшат Сөнгат улы ярдәме белән аякка басып, сәламәтләнеп, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттек. Шәхсән үзем, кайткач Ходайдан аңа исәнлек-саулык бирүен сорап, Коръән укып дога кылдым. Авырулар аларга гомере буе рәхмәт әйтә. Ә рәхмәт, иншалла, югалмый диләр, барып ирешер.
Рәхимә ДАУТОВА.
Мамадыш районы, Югары Козгынчы авылы.
Ипекәйле әбекәй
Байлар ачкан кибетләргә
Ярлылар йөри кереп.
Нәрсә алсыннар соң анда?
Ә-ә, әнә ипекәй тора “көлеп”.
Ипекәй алды әбекәй
Сөткә акчасы җитми.
Ярар, бүгенгә чәйне
Сөтсез дә эчәрмен, ди.
Аннан бераз басып торды.
Байлар чиратта тора.
Акчалары күп аларның
Сумкаларын тутыра.
“Бүгенгә ипекәем бар”, дип,
Әбекәй шөкер итте.
Ә бит күпме гомере аның
Ипекәйсез дә үтте.
Ипекәен күкрәгенә кысып,
Әбекәй чыгып китте.
Хәле дә беткән инде
Көч-хәл белән ул
Өенә кайтып җитте.
Әнә шулай, безнең халык
Азга да шөкер итте.
Төрле-төрле заман аша,
Бик күп сынаулар аша
Безнең дә гомер үтте.
Шушы “рәхәт” заман белән
Хушлашыр вакыт җитте.
Нәсимә ГАЛИӘХМӘТОВА.
Башкортстан, Октябрьск шәһәре.
Комментарии